поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
10.08.2018 Спорт

Рамазан һаман велосипедта әле

Быел мартта күренекле якташыбыз - велосипед буенча Советлар Союзының халыкара спорт мастеры, биш тапкыр СССР чемпионы исемен яулаган, Тур де ЛАвенир, Милк Рейс, Джиро де Реджиони, Тур Славами, Югославия, Тачира һәм башка күп халыкара бәйгеләр призеры һәм җиңүчесе, 1979 елда Дөнья велосипед ярышларында Советлар Союзының җыелма командасы составында шулай ук җиңүгә ирешкән Рамазан Миргарифан улы Галәлетдиновка 60 яшь тулган икән инде.

Без аның белән “Бер¬дәмлек” өлкә татар газетасы редакциясендә очраштык. Бу минем күренекле якташым белән икенче мәртәбә якыннан күрешүем иде. Ә беренчесе моннан 38 ел элек, 1980 елның көзендә, Кырымда булды. 

Ул чакта мин Ялтада санаторийда ял итә идем. Нәкъ шул көннәрдә Кырымда унбер көн дәвамында Советлар Сою¬зы составына кергән 15 республика, Мәскәү, Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург), Куй-бышев (Самара), Омск шә¬һәрләре командалары 27нче тапкыр үткәрелүче СССР  чем¬пионатының җиңүчесе исеменә һәм “Социалистическая индустрия” газетасы призына ия булу өчен күп көнлек ярышларда катнашканнар иде. Шул 105 велосипедчы арасында Куйбышев егете 22 яшьлек Рамазан Галәлетдинов та булып, нәкъ менә ул Кырымның 1500 километрга сузылган таулы юлларын үтеп, шәхси зачетта СССР чемпионы исемен яулады да инде. Ә моңа кадәр 1978 - 1979 елларда Рамазан команда зачеты буенча ил чемпионы исеменә лаек булган.

Менә без аның белән 1980 елның 9 октябрендә “Волжская коммуна” өлкә газетасында басылган (ул чакта мин бу басманың үз хәбәрчесе булып эшли идем) минем Кырым¬да үткәрелгән шул күп көн¬лек вело-ярышлар турындагы кү¬ләмле язмамны укып утырабыз.
Рамазанның йөз чалымнары бер дә үзгәрмәгән кебек, тик башындагы куе кара чәчләре генә юкка чыккан. Ул минем язмамны укый да барсын да, кабат хәтеренә төшереп, барлый башлый.
 
 
- 1980 елда Кырым чемпионатына мин Франциядә “Тур де Л,Авенир” халыкара ярышында Совет командасы составында Сергей Морозов, Сергей Сухореченков, Юрий Каширин, Александр Аверин, Юрий Баринов кебек инде танылган велосипедчылар белән уңышлы чыгыш ясап, команда зачетында беренче урын яулап кайтканнан соң килдем, - дип искә алды Рамазан Миргарифан улы. - Кырым юллары да таныш булып, мин монда дүртенче мәртәбә ярыштым. 1977 елда шәхси зачетта бары 30нчы, 1978 елда - 7нче генә булсам, 1979 елда инде 4нче урынга күтәрелә алган идем. Ә менә 1980 елда, миңа бәхет елмаеп, беренчелекне яулый алдым.
 
Рамазан үзенең бу уңышка ничек ирешүе турында сөйли дә, аның күз карашында яңа очкыннар кабынып китә төсле.
 
- Ярышларның җиденче этабына кадәр мин бары өченче урында гына идем. Алтынчы этаптан соң якташыбыз Андрей Ведерников беренче урында баручы Үзбәкстан спортчысы Шаһит Заһретдиновтан 3 секундка калышса, минем аның белән арам 9 секунд иде. Барсы да 118 километрга сузылган җиденче Севастополь - Ялта этабында  ачыкланды. Мин шактый текә юлдан озак кына өскә күтәрелгәндә, төп төркемнән ычкынып китә алдым һәм секундлардан башланган өстенлек тиздән бер минутка кадәр җитте. Ә Ялта читендәге 11 километр озынлыктагы әйләнешле юл буйлап ун тапкыр үтәргә тиеш булган сигезенче һәм тугызынчы этаплардан соң мин эстонияле Авво Пиккусны 1 минут 40 секундка артта калдырып, финишка иң беренче булып килдем. Шуннан соң беренче урынга ныклап урнашып, бәйгенең ахырына кадәр лидерның сары майкасын беркемгә дә бирмәдем инде.
 
 
Мин якташыбызның бу уңы¬шын үз күзләрем белән күрә алуым белән әле дә горурланам, еш кына искә алам. Велосипед спорты буенча Куйбышев шәһәрендәге атаклы, югары спорт осталыгы мәктәбе җитәкчесе, СССРның атказанган тренеры Владимир Пет¬ровның алыштыргысыз урынбасары, СССРның атказанган тренеры Валерий Кравцов минем “Волжская коммуна” газетасы хәбәрчесе икәнемне белгәч, үзләренең автомашиналарында ярышлар трассасы буйлап, узышларның барышын карарга чакырды. Мин нәкъ шунда үзебезнең вело¬сипедчыларның да, тре¬нер¬ларның да җиңүгә ирешү өчен нинди зур көч куюларына, чын батырлыклар күрсәтүләренә инандым.
 
Ялта шәһәре читендәге әй¬ләнешле юлдан текә тауларга менүләр, шулай ук түбәнгә төшүләр, кискен борылышлар туктаусыз алышынып торалар. Шуның өстенә үтеп киткән көчле яңгырдан соң тайгалак¬лы асфальт трассаны тагын да катлау¬ландыра. Ярышчыларга гына түгел, аларның тренерларына һәм механикларга да нер¬выларын күпме сарыф итәргә, күпме хезмәт куярга туры килүен үзләреннән башка бер Аллаһы гына белгәндер, мөгаен. “Техничка” автомашиналарында баручы һәр команданың механик¬ларына спортчыларның егылуларыннан соң, ватылган велосипедларын шунда ук төзәтергә яисә алыштырырга туры килә иде. Безнең атаклы якташыбыз Александр Гусятниковның да (ул Россия Федерациясе командасы өчен чыгыш ясый иде) өч мәртәбә велосипедын алыштырдылар. 
 
Ә менә Рамазан Галә¬лет¬динов өчен бу юлы барсы да уңышлы булды. Команданың барлык әгъзалары аңа һәрь¬яклап ярдәм күрсәтеп, беренчелекне ахырына кадәр сак¬ларга булыштылар.
 
- Үземнең бу уңышымны мин команданың уртак казанышы дип саныйм. Бигрәк тә капитаныбыз Юрий Бариновның ярдәме зур иде, - дип исенә төшерә хәзер Рамазан Миргарифан улы.
 
1980 елның кө¬зендә Кырымда “Социалистическая ин¬дустрия” газетасы призына үт¬кәрелгән күп көнлек СССР чем¬пионаты ярышларында як¬та¬шыбызның уңышы турын¬да шулай искә төшереп, җен¬текләп язуымның сәбәбе минем бу бәйгене үз күзләрем белән күреп, вакыйганың үзәгендә кайнавымдадыр, мөгаен. Бо-ларның барысын да Рамазан белән күп дистә еллардан соң кабат очрашкач, “Волжская коммуна” газетасында басылган (ул чакларда бу басма иң дәрәҗәлеләрнең берсе иде) күләмле язмамны укып чыккач, шул мизгелләр кылт итеп хәтердә яңарды. 
 
Ә Рамазан Галәлетдинов турында, аның велосипед спортында ирешкән казанышлары, тренерлары Владимир Пет¬ров, Валерий  Кравцов, спортташ дуслары-якташлары Александр Аверин, Сергей Сухореченков, Сәед Гусейнов һәм башкалар турында бик күп язарга булыр иде. Бу хакта матбугатта шактый гына мәгълүмат саклана. Аларга күренекле якташыбызның 60 еллык юбилеена махсус чыгарылган “Самарские судьбы” журналында да зур урын бирелгән. Анда тәҗрибәле велосипедчы, велоспорт буенча олимпия һәм Дөнья чемпионы Борис Шухов 1982 елда СССР җыелмасы составында Рамазан Галәлетдиновның Венесуэллада данлыклы “Тур Тачира” ярышларында катнашып, ничек җиңүгә ирешүе турында бик җылы сүзләр белән искә ала.
 
 
“Соңгы этапта алга ыргылган унбер спортчы төр¬кемендә, шуларның унысы венесуэльлеләр, ярышлар барышында лидер булып китеп, сары лидер майкасы кигән яшь совет велосипедчысы Рамазан Галәлетдинов та бар иде.
 
Соңгы утыз километр арадагы тауга менүдә җирле велосипедчылар (венесуэльлеләр) парлап та, берәм-берәм дә лидерга туктаусыз һөҗүм итеп тордылар. Ә Рамазан үргә таба салмак кына, көчен һәм тын алуын саклап, һәр мизгелдә теләсә кайсы көндәшенең алга чыгуына каршы торырга әзер булырга тырышты. 
 
Гадәттә, мондый очрак¬ларда ялгыз спортчы беренче урынны көндәшләренә оттыра - бу классика. Ә менә Куйбышев командасы велосипедчысы бу көнне ярыш барышында шоссе велоспортының барлык язылмаган законнарын чәлпәрәмә китерде. Ул һәр көндәше артыннан ыргылмыйча, барысының да хәлен тикшереп, чыннан да куркыныч конкурентлары артыннан күзәтеп, тауның башына берничә чакрым ара калып барганда, үзе кискен һөҗүмгә күчеп, көндәшләрен артта калдырды һәм җиңүгә иреште. Фиништан соң, гадәттә хисләрен күрсәтергә яратмаган тренерыбыз Валерий Андреевич Кравцов "Техничка" автомобиленнән сикереп чыгып, хәлсезләнгән Галәлетдиновны үбеп алуы әле дә күз алдында”, - дип яза ул үзенең “Тормыш озынлыгындагы юл” китабында.
 
Рамазан Галәлетдиновның бу җиңүе тарихка кереп кала. 18нче мәртәбә үткәрелүче бу турнирда моңа кадәр бер генә европалының да җиңгәне булмаган, һәрвакыт җиңүне бары җирле спортчылар гына яулаган. Шунысын да әйтергә кирәктер: әлегә кадәр дә шулай ук башканың ирешкәне юк әле.
 
Ә менә Рамазанга, кызганыч ки, олимпия чемпионы исемен алырга насыйп булмаган. Мәскәүдә үткәрелгән 1980 елгы олимпиадада, аны дөнья күләмендәге зур ярыш¬ларның җиңүчесенә, Советлар Союзының биш тапкыр чемпионына бу ярышларда катнашу өчен урын табылмаган. Аны бары запаска гына алганнар. Алтын медаль яуларга бөтен мөмкинлеге булса да, Куйбышев велосипедчылары тренеры Владимир Петровның уңышларына көнләшүчеләр табылып, аның тәрбияләнүчеләренә юл бир¬мәгәннәр.
 
 
1984 елдагы Лос-Анд¬же¬леста үтәчәк киләсе олимпия уеннарына Совет хөкүмәте, сәяси сәбәпләр аркасында, безнең җыелма командабыз¬ны җибәрмәскә карар чыгара. Нәтиҗәдә, Рамазан Галә¬летдинов олимпиада уеннарында катнаша алмыйча кала да инде. Бик жәл, әлбәттә.
Тик бар нәрсә дә дәрәҗәле исемнәр, медальләр, бүләкләр белән генә үлчәнми бит.
 
- Велосипед спорты миңа, беренче чиратта, бүләкләр генә дә түгел, көчле импульс та бирде (ә велосипед белән алтынчы сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башладым), якты хисләр һәм якты кичерешләр дә китерде.
 
Мин үземнең әле малай вакытымдагы беренче ачы тәҗрибәмне истә калдыр¬ганмын. Яшьтәшләрем бе¬лән ниндидер бер узышта катнашканда, тәҗрибәм җитешмәгәнлектән, велоси¬пе¬дым¬ның алдагы көп¬чәге белән икенче спорт¬чының арткы көпчәгенә эләккәнмен. Шунда үземнең тигезлекне югалтып, егыла башлавымны сизеп алдым да инде. Шлем белән сакланган бердәнбер урын - ул минем башым гына иде, һәм мин нәкъ башым белән каты асфальтка шартлап барып төшкәнмен. Ә велосипедчылар арасында шундыйрак көлдергеч тә бар икән бит: “Әле уңай, башың белән егылгансың, бер нәрсәңне дә ватмагансың, сындырмагансың, янәсе”.
 
Беләсезме, бу спортта, дө¬ресен әйткәндә, бөтенләй югалган оптимист булу ки¬рәк. Күп мәртәбәләр егылмый торып, син үзеңнең хаклы рәвештә тиеш бүләкләреңне ала алмаячаксың, - дип сөйләде Рамазан Миргарифан улы.
 
Аның тормышында әле алга таба да төрле узышларда ярышлар да, бүләкләр дә булган. Тик һәр нәрсәнең дә үз вакыты бар шул. Кинәт кенә авырый башлап, озак кына хас¬таханәдә дәваланып чыккач, ул үзенең, кайчан да булса, зур спорт белән хушлашачагы турында уйлана башлый һәм китәргә ди¬гән катгый фикергә килә.
 
 
Ә аңа хәзер яңадан яшәргә өйрәнергә кирәк. Ничек итеп ярышларсыз, күп сәгатьләргә сузылган көндәге күнегүләр¬дән, гадәткә кергән тормыш дәрәҗәсеннән башка һәм, дөресен әйткәндә, эшсез, үз-үзеңә яшеренеп, үзеңнән башка яшәргә? Тик ул тагын аягына торып баса һәм алга таба атлап китә ала. Күнегүләр вакытында велосипедтан күп егылулар аны моңа яхшы өйрәткәннәр, күрәсең.
 
Бу тормышта беркайчан да югалып калмаска гаиләдәге әти-әни тәрбиясе дә терәк булгандыр. Рамазанның әтисе Миргарифан Сәяр улы, әнисе Нурия Шиһап кызы Совет чорының хезмәт кешеләре булып, балаларын үзләре кебек тәрбияләргә тырышканнар. Шуңа да уллары Рафаил белән Рамазан да тырыш, намуслы, итагатьле һәм җаваплы булып үскәннәр.
 
Рамазан Галәлетдиновка зур спорт белән аерылуны кичерергә язмыш, гаилә җылысы һәм мәхәббәте бүләк итеп булышкандыр. Хас¬таха¬нәдән терелеп чыгып, тирә-якка күз салганнан соң, ул яшьтәшләренең барысы да диярлек өйләнгән һәм гаиләле булуларына игътибар итә һәм кайчандыр, әле моннан берничә ел элек очраткан бер кызны исенә төшерә. “Нәрсәсе беләндер ул шул чакта ук үзенә тартып тора иде кебек”. Ниһаять, алар яңа¬дан очрашалар һәм яратышып, мәңгелеккә дип кавышалар.
 
Шул көннән башлап, Наилә Рамазаннан башка, ә Рамазан Наиләсеннән башка яши алмас кебек, әйтерсең лә, алар бу дөньяга бер-берсе өчен яратылганнар. Гаиләдә бер-бер артлы ике кыз бала - Алия һәм Даяна туа. Алар икесе дә әтиләрен кечкенә чакларыннан ук үлеп яраталар, ә хәзер, үсеп җиткәч (Алия әтисе белән әнисенә кечкенә онык Эмильне дә бүләк итәргә өлгергән инде), алар аны үзләренең кумирлары итеп күрәләр. Дөньяда Рамазан әтиләреннән башка алар өчен якынрак беркем дә юк төследер кебек. Бу чын бәхет түгелмени?!
 
Без Рамазанның әт謬се Миргарифан абый белән үткән га¬сыр¬ның туксанынчы еллары ахырында Самараның Җә¬мигъ мәчетен төзү буенча оештырылган по¬печительләр советы уты¬¬¬рышында атна саен күрешә идек. Аңардан да активрак, гаделлерәк, мил¬ләт җанлырак, яр¬дәм¬чел кеше  тагын булдымы икән? Үзе кебек берничә олы яшьтәге агайлар белән Сама¬раның зур фирмалары, предприятиеләре, оешмалары буйлап Җәмигъ мәчете төзелешенә яр¬дәм итүләрен сорап, бик аз йөрмәде Миргарифан абый. Шул чакта ул мине олы улы Рамазан белән тагын очраштырырга да вәгъдә иткән иде, тик өлгерә генә алмады, вакытсыз, бик иртә тормыштан китеп барды. 
 
Рамазанның әнисе Нурия апа белән дә телефоннан сөйләшкәнебез булгалады. Шулай да, мин аның чын ана булуын сиздем һәм аңладым. Уллары Рамазанның велоспортта шундый зур үрләр яулавында Наилә апа белән Миргарифан абыйның өлешләре зурдан, әлбәттә.
 
... Тормыш һаман алга бара. Рамазанның беренче тапкыр велосипед спортына килүенә дә 45 елдан артык вакыт үтеп киткән икән инде. Ә ул үзе, ярышлардан китсә дә, велосипедтан аерыла алмыйча, тренерлык эшенә күчеп, директор буларак, Россиядә беренче “Динамо-Лада” ха¬тын-кызлар велоклу¬бын җитәкләргә алын¬ган һәм өч мәр¬тәбә аның тәр¬бияләнүчеләре команда зачетында җиңеп чыкканнар, башка зур вело¬узышларның приз¬ла¬рына ия булганнар. Ә менә тәрбиячесе Зөлфия Зә¬бирова иң зур уңышка ирешкән, Ат¬лантада олим¬пиада чемпионкасы исемен яулаган.
 
Рамазан Галә¬лет¬динов әле дә үзе¬нең велосипедын яныннан җи¬бәр¬ми. “Бердәмлек” газетасы редакциясенә очрашуга да ул велосипедына утырып килгән иде. Чөнки спортчы көн саен 100 километр араны велосипедта үтүне үзенә бурыч итеп куйган.
 
Аның яшьлек дуслары - чемпионнар да бер-берсен онытмыйлар. Тормыш кайсын кая - шәһәрләр, илләр буйлап таратса да, алар элеккечә һаман бер командада. Һәрвакыт элемтәдә яшиләр: көн саен булмаса да, телефон аша сөйләшүләр, интернетта видеоочрашулар булып тора. Алар бергә җыелып, әле дә яңа трассаларны яуларга чыгалар, чөнки тормышта юлларның башы да, ахыры да юк сыман. Бөтен дөнья буйлап үтү беркайчан да мөмкин булмаса да, алда яңа ачышлар һәм күңелдә сакланып калачак мизгелләр булачак. Син әле велосипедта утырасың икән, синең тормыш беркайчан да яр астына тәгәрәмәячәк. Син педальләрне әйләндереп һәм кулыңда рульне нык тотып, һәрвакыт дөрес юнәлешне сайлый алачаксың.
 
Менә шундый матур уйлар, фикерләр тудырды күренекле якташыбыз, велосипед спорты остасы Рамазан Галәлетдинов белән утыз сигез елдан соң безнең бу кабат очрашуыбыз.
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
“Бердәмлек” Самара 
өлкә татар газетасының 
баш мөхәррире,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 


---
Бердәмлек
№ --- | 10.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»