|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда исерек йөртүче идарә иткән автобуста 20 пассажир булганТатарстанда Тукай районында юл инспекторлары рейс автобусында барган исерек йөртүчене тоткарлаганнар. Бу турыда Автоинспекция матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. "Татар-информ" язуынча, узган сишәмбедә иртән-иртүк Чаллы-Новый бистәсе юлында полицейскийлар тикшерү өчен егерме пассажир утырган "Хендэ" рейс автобусын туктаткан.
Тикшергәндә автобус йөртүчедән спирт исе килүе ачыкланган. Йөртүче медицина тикшерүенән баш тарткан.
Бу факт буенча "Транспорт чарасын йөртүче исереклекне ачыклау буенча медицина тикшерүеннән баш тарту" маддәсе буенча эш ачылган.
Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр. Бу йөртүчене ике елга машина йөртү хокукын чикләргә йә 30 штрафка тартулары ихтимал.
--- |
Иң күп укылган
|