поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.03.2010 Җәмгыять

ЯЛ ИТЕГЕЗ, ЕГЕТЛӘР!

Япония хөкүмәте, ил халкын ял иттерү өчен, махсус чаралар күрергә мәҗбүр булды. Бүген әлеге дәүләттә эшчеләр 18 көнлек отпуск урынына уртача 8-9 көнен генә ала, калганы “янып” кала. Аннан, кичке алтыдан соң тагын 4-5 сәгатькә офиста калып, кәгазьләрдә казыну да японнарда әйбәт гадәт санала икән. Тулы отпуск алучыларга исә акаеп карыйлар. Янәсе, моның вазифаларын башкарып чыгу минем җилкәгә төшә бит. Хәер, үзләре үк ялга китәргә кыенсыналар, коллегаларга авырлык килер, яхшы түгел дип яшиләр.

 Менә шул хәлне тамырдан үзгәртү өчен, Япония хөкүмәте компанияләргә әмер биргән – хезмәткәрләрне көчләп ялга җибәрергә һәм законлы көннәрен тулысы белән алып бетерүне таләп итәргә. Алай итмәсләр иде, халык эшләп үлә, ди. Кешеләр үз-үзенә кул сала. Төп сәбәп – эшкә өлгерә алмау, үзләрен булдыксыз дип санау. Эш белән “чирләүчеләрне” дәвалау өчен, махсус клиникалар да ачарга туры килгән. Менә шундый хәлләр көнчыгышта.

 

Безнең илдә көчләп ял иттерү кирәкме икән дип уйлап куйдым әле. Кирәктер ул, ләкин аерым кешеләргә генә. Чөнки эш белән “чирлеләр” бездә дә бик күп. Алар җилкәсендә барлык авыр хезмәт. Андыйлар шул урынын, кечкенә булса да акчасын югалтудан куркып, көне-төне берничә кешегә җитәрлек йөк тарта. Һәрбер оешмада бар алар. Япониядән бер генә аерма: бездә андыйларга хөрмәт белән карамыйлар. Киресенчә, тарта бу дип, өяләр дә өяләр. Үзләре өлгермәсә, шундый “чирлеләргә” аударып калдыралар, чөнки эшсезнең җитәкчелеккә ялагайланып йөрергә вакыты күп, ә тегенең бөтенләй дә юк. Ул кешене эшкә карап бәялиләр дип уйлый. Япониядә, чыннан да, көне-төне офиста яту – карьера буенча үрмәләү чарасы, андыйларны күрәләр, үстерәләр. Бездә киресенчә. Ялагайлар үстерелә. Әле ул күп эшләгән кеше җитәкчегә конкуренция дә бит. Алла сакласын, тагын да зуррак түрәләр булдыклы хезмәткәрне күреп алса, әлеге оешма җитәкчесе кәнәфиеннән колак кага ала...

 

Бер абзый кызык һәм кызганыч мәзәк, дөресрәге, тормышчан мәсәл сөйләгән иде. Аны һаман искә төшерәм. “Менә, Сәйдулла, теләсә нинди дәүләт оешмасында кулыннан эш килмәгән кешеләр карьера буенча тизрәк үсә. Ник дисеңме? Әйтик, квалификацияне күтәрү курсларына хезмәткәрегезне җибәрегез дип фәрман килә. Бүлек башлыгы үз кул астындагыларны күздән кичерә. Әһә, Сәлимов, Хәлимов, Фәһимовны җибәреп булмый. Аларның берсе генә китсә дә, эш тукталачак, чөнки иң белдекле, иң тырышлар шулар. Бу җитәкче курсларга юллау өчен иң булдыксыз, надан хезмәткәрен сайлый. Чөнки бар ни ул, юк ни – эшкә йогынтысы юк. Китә теге, укып кайта. Берничә курста шулай ыштан туздырып йөри. Аннан соң берәр урынга җитәкче эзли башласалар, кадрлар бүлегеннән шәхси эшләрне алып карыйлар. Теге булдыксызның кемлеген белмиләр, ләкин берничә курста һөнәри белемен күтәрде дигән язуны күрәләр. Нәтиҗәдә, җитәкчелеккә аны алалар, ә булдыклылар сабыр гына язмыш йөген тартуны дәвам итә...” Илебездәге хәлләрне гади, ләкин аңлаешлы итеп тасвирлап бирде ул абзый.

 

Без Япония түгел бит. Юкса тырыш кешеләр дә җитәрлек. Аларны үстермиләр генә. Шуңа күрә кечкенә утрау дәүләте акыл-кул көче белән җитештерелгән машиналарда йөрибез, телевизор карыйбыз, телефоннары аша аралашып-күрешеп торабыз...

 

Безнең илдә күпчелек халыкның тормышы эштә үтә. Өйгә кайтып ашап-эчеп йокларга ятабыз да иртән күзне тырнап тагын чыгып йөгерәбез. Отпускка чыгып торудан да мәгънә әллә ни юк – барыбер эшләп үтә бит. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, 75 процент халык чит илгә чыгып китү турында хыяллана да алмый – тамак ач, өс ялангач. Ләкин матур итеп яшәүчеләр дә җитәрлек. Узган ел Мисырга барып диңгездә коенып рәхәт күреп кайтучы русиялеләр саны 13 процентка арткан. Ә сез кризис дисез...

 

Японнар ничек ял итәдер, белмим. Ләкин бездә ял итә белү дә – зур проблема. Әле күптән түгел бер репортаж карадым. Ханты-Манси округында болан көтүчеләргә шәһәрдә фатирлар биргәннәр. Болар бушка кергән малга атнага бер киләләр икән. Эчеп, сугышып, стеналарны, унитазларны, җиһазларны ватып бетергәннәр, тәрәзә пыялаларын әйткән дә юк. Берсе фатирга кар мотоциклы белән дә керергә маташкан. Шунда бер болан көтүче интервьюсы истә калган. Журналист: “Ник болай кыланасыз?” – дип сорагач, тегесе:

 

– Менә сез, шәһәр халкы, дачага барып ял итәсез бит? Бу да безгә дача кебек, тундрадан кайткач, күңел ачабыз, – дип җаваплады...

 

Тормышы нинди, ялы да шундый. Кемгәдер бер йотым Мисыр һавасы, кемгәдер бер шешә аракы. Бер генә нәрсәгә иманым камил: японнар кебек, хәтта алардан уздырып эшләсәк тә, без Япония дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз. Ник дигәндә, бөтенләй башка карашлы илдә яшибез. Безнең карашлар дөрес кебек тә, түрәләрнеке үзенчәлекле...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ 11 | 24.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»