|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2018 Җәмгыять
“Алар безне карарга тиеш - эшләре шул”Балалар уйный торган ишегалдыбыздагы мәйданчыкта кечкенә оныгым белән утырам. Аны гел карап бетерә торган түгел, әле тегендә, әле монда чаба. Әле тауга менеп китә дә “выжт” итеп шуып төшә, әле атынгычта әйләндерергә куша. Каршыбызда гына балалар бакчасы. Әниләр кызларын-малайларын аннан алып чыгалар да, безнең янда тукталалар. Сабыйларның өйләренә кайтасылары килми, уйнап туймаганнар. Танышым Равия дә безнең янда тукталды. Кызы Люзия атынгычка чапты. Без сөйләшеп киттек. Равия бакча тәрбиячесеннән зарланырга тотынды. Имештер, балаларны начар карыйлар, хәзерге яшьләр сабыйларны яратмыйлар. Менә аның әнисе эшли торган балалар бакчасында бүтән мохит, чөнки анда өлкән тәрбиячеләр балаларга бүтәнчә карыйлар. Кыш көне киемнәрен дә кибәргә куймадылар дип зарланды танышым. “Ә алар тиешме соң?” – мин әйтәм. Дәшмәде.
Ул арада Люзия дә безнең янга килеп утырды. Зур үскән инде ул. Алтынчы яше белән бара. “Менә кара, – диде Равия, – баланың чәчендә никадәр ком. Ничек чистартып бетерергә кирәк? Бантикларына кадәр ком кереп тулган. Әйттем әле тәрбияче кызларга, урамда гел симәнке ашыйсыз, йә телефоннан сөйләшәсез дип”. “Булмас, – мин әйтәм. – Кесә төпләрендә бер-ике симәнке калгандыр да, шуны капканнардыр. Әниләре борчылып чылтыраткандыр да, берничә сүз әйтер өчен генә телефоннарын алганнардыр. Алар да кеше ич”. Без сөйләшкәндә Равиянең кызы йөгереп китеп, тагын уйнап килде. Мин аның башыннан сыйпадым да: “Балам, башыңа ник панамка кимисең яки яулык бәйләмисең соң син? Аның өчен тәрбияче апаң кирәкми бит. Син бит инде зур кыз”, – дидем. Беләсезме, бу бала миңа нәрсә дип җавап бирде?
– Кимим! Тәрбияче апа үзе кидертсен, алар балаларны карарга тиеш.
Мин сүзсез калдым. “Эшләре шул”, – дип кенә өстәмәде...
Сәрия ЮНЫСОВА, Казан |
Иң күп укылган
|