поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.08.2018 Ана теле

Сөйләмне тәэсирле итү чараларыннан синтаксик фигуралар. Кабатлау уңаймы, тискәреме чара?

Кабатлау. Бу күренеш яшәештә, фикерләүдә булганга, ул сөйләмдә чагыла (кенә-керә сөйләнде...). Бөтен милләттә көндәлек сөйләмдә даими булганга күрә, тел күренешенә, димәк ки, фән категориясенә дә дә әйләнгән.Психолингвистик күренеш буларак ул әле җитәрлек өйрәнелмәгән, уңаймы, тискәреме дип бәяләү критерийлары да ачыкланып бетмәгән.

Әйтик, шәхсән үзем кайбер укытучы, вәгазьче, артист,  хәтта тел белгече-галимнәрнең (Хатыйп Миңнеголов, Рифат Фәттахов һ.б.) фразаның соңгы сүз, тезмәсен кабатлавына игьтибар иткәнем бар, әмма моның тыңлаучыга ничек тәэсир ясаганын ачыклый алганым булмады әле. Гәрчә   урынлы кулланылган кабатлаулардан канәгатьлек кичерелә: – Әниләр, рәхмәт, мең рәхмәт сезгә... (Кәүсәрия Шәфыйкова); Фәрештә дә фәрештә, ул да фәрештә (Җәмит Рәхимов).
   
Кабатлау да авазлардан башлана. Була урынлы кабатлау, була урынсыз. Сүз бирдек ташлашмаска (җыр). Икәү булгач, монда морфеманың  кабатлануы – урынлы. Шул ук вакытта бирештек булырга тиеш иде; шөкер, ялгышмаганнар – җөмләдә уртаклык төсмерле бер чара булгач, бүтәне  – артык. Бу инде кабатлаудан котылу чарасы.
   
Тик котылу җае булып та, телнең шул мөмкинлегеннән файдаланмаган очраклар бихисап: Көне әйбәт. Иләс-миләс кенә җиле дә исеп куйгандай итә (Т.я., 1981, 16 май); Урынсыз синоним мәгънә тәкърарлавына сәбәп була: Быелгы ел дәверендә  (Татарстан радиосы, 1999, 26 сент.);
       
Кимчелеклђрдђн янђ еш очрый торганнардан берсе – ул мљнђсђбђтлеклђрнећ мљстђкыйль сњзлђр белђн дђ, бер-берсе белђн дђ бергә килеп, кирђксезгђ мәгънә кабатлануы: Бары тик шуныћ аркасында гына. Бары, тик, гына – љч мљнђсђбђтлекнећ берсе бик ќиткђн. Еш кына бит, ич, лђсђ, лабаса параллельлђре дђ кабатлана.    Ђмма лђкин бђйлђгеченећ урынсыз кабатлау икђнен тоймаган иќатчыларыбыз да артканнан-арта бара. Фикердә каршы кую булмаса да ләкин диелә; Кайда яши икђн  урынына, яши микђн, дип, сорау сњзгђ сорау кушымчасын да љстђп кабатлау да бњген тупас хатага саналмый, ахрысы.  Дәрәҗәдә, рәвештә, төстә берәмлекләре мөстәкыйль сүзме әллә мөнәсәбәтлекме икәнлеге ачыкланмыйча, бутала. Күп очракта алар кирәкми. Фигыльләр арасында булса гына   урынлы: Оешкан төстә башкардык; Бөҗәкләр белән көрәш җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмый;
   
Җырда кабатлау – үзе бер мәсьәлә. Элекке җырларда төп эчтәлеккә йомгак сыйфатында кушымта (куплет) була торган иде. Бер төрле әйтелә (җырлана) торган, ягъни махсус кабатлана торган өлеш. Хәзер җырның башында да, уртасында да сүз, тезмә кабатлана: 3–4 тапкыр, аннан да күбрәк  кабатлыйлар: Кашларың кара гына...; Шулай шул, шулай шул // Яратабыз бугай шул;  Ун тапкырдан да ким  кабатланмый. Җыр азагында, кушымтада тәкърарлауны әйтеп тә торасы юк: Азнакай-накай, накай; ...лайла, ла, ла, ла;   Кабатлауның рәвешләре дә яңарып тора: Җанымда тик син генә, тик син генә җанымда (Зөлфәт җырлый).
 
 Җырлардагы мондый – еш очракта мђгънђсез –тавтология  (Тик торган ќирдђ генђ...) теңкәгә тими калмый, әлбәттә. Моңа борчылып, “Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тапшыруында махсус дәрес бирелде. Мондыерак эчтәлекле: Гомумән сөйләмдә кирәкле чара буларак кулланыла торган кабатлауның җырда да  урынлы файдаланылуы уңай кабул ителә. Гөлсем Сөләйманова җырлый: Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы... Янә бер кабатлый. Бер мәртәбә!!! Юк, бу гамәл артык, урынсыз тоелмый, ул фикерне, хисне көчәйтү максатын, ихтыяҗын үтәү. Фикер шулай шома, аһәңле агарга тиеш ки, шунда гына ул бүтәннәрнең күңеленә үтеп керә ала. Нәкъ вакытында, нәкъ урынында кабатланганга күрә.
 
 Әмма бүген җыр тыңлаганда аеруча еш ризасызлык тудыра торган кимчелек  – ул  кабатлау. Кайбер сүз җырдан җырга даими күчә килә. Бу хакта борчылып уйланган булсагыз, һич тә “йөрәк” сүзенә игътибар бирми калмагансыздыр. Бүген татарда “йөрәк” сүзе кермәгән җыр бар микән!?  Моңа борчылып, махсус мәкалә язып бастырган идем, нәтиҗәсе әлләни сизелмәде. Урынсыз кабатлау, дөресрәге, исрафлы тәкърарлау дәвам итә. Менә шушы юлларны язып утырганда Болгар радиосында ишетелеп торган өр-яңалардан берничәсе: “Җансыз түшәк кебек бу йөрәк”; Йөрәгем белән яратам...”; “Наз тулы йөрәгемдә”. Барганы бара тора, калганы кала тора, йөрәгем яна тора;
   
Мондый фактларга  битараф калырга һич ярамый!  Сүз язмышы хәл ителүе бар! Аннары, иң хәвефлесе; еш кабатлап мәгънә төсмерен тоныкландыруга, бәясен төшерүгә китергән мисаллар “йөрәк” кенә түгел бит. Безгә “Кызыл китап” ачарга вакыт җиткәндер: бәхет, кояш, йолдыз, бәгырь, җан, күңел, күз, караш, иркә, сөю, чишмә, авыл, сагыну, яшьлек, гөл, чәчәк, җил; Бездә бу исемлек бик тә озын, үзенә бер газет бите кирәк; үзегез дә махсус куен дәфтәре булдырып, бу исемлекне дәвам иттереп карагыз.  “Кил”, “Көтү”, “Матур” дөньяны басты.  “Кил” турында күпме сукранып яздык инде, арта гына бара. Менә мин язып утырам, радио җырлап утыра: “Очып кил аккошым...”:   
   
Конкрет берни аңлатмаган “матур” җырда нинди генә күренешкә тагылмый: матур сөю, ...хис, ... ай нуры, ... сары яфрак һ.б. Бәла шунда ки, җырдан ул көндәлек сөйләмгә күчә: матур эш, ...нәтиҗә, ...җиңү һ.б.; Бер җитәкче “без быел колорадо коңгызы белән матур гына көрәштек”, ди. Радиоларда, телевидениедә һәр алып баручының сөйләме шул сүз белән изгән, шуның белән баскан. Аларга ияреп, гади кеше әйтсә дә аптырамыйсың. 
   
Аерым сүзләр генә түгел, бөтен бер тезмәләр, куплетлар кабатлана. Бөтен композициясе кабатлауга корылган җырлар бар:  Елмай, елмай, елмай ... (Ун тапкырдан да күбрәк әйтелә); Тормыш бит ул, тормыш бит ул. Тормыш бит ул үзгәрә / Тормышның рәхәт көннәре килер әле безгә дә; Ак каеннар безне көтә-көтә, көтә безне көтә якташлар; Картайгачтын соң була; Картайгачтын соң була; Картайгачтын соң була... (Әллә бер егерме тапкыр кабатлый инде!). Элекке заманда  иске патефонның тәлинкәсе әйләнгәндә  төртелеп кала  да бертуктаусыз шулай кабатлап тора иде...;
   
Балалар җырында да “Җирдә миңа ни кирәк / Әллүкиле көй кирәк“ дип кабатлана. Яисә “Көзге җил.../ яфраклар җиргә коела...” Туктаусыз шушы сүзләр кабатлангач, бүленеп, “нигә кабатлыйлар?” дип уйлыйсың. “Җиргә” сүзе нигә кабатлана?  Бу җырда ул бит гомумән дә кирәкми, яфрак җиргә коелмыйча кая коелсын... Сүзче (шагыйрь дияргә тел әйләнми), урысча уйлап шулай хаталы язган, татар алай исрафлык ясамый.
   
“Ничә тапкыр кабатлануын санап утырдыңмы?” диярсез. Санадым шул. Ә нишлисең, җыр рухый ризык буларак  берәр тәм, ямь (ачыш ясау, сөенү, көенү һ.б). бирә  алмагач    –Көт, көт, көт – бер юлда 6 сүз; кушымта-строфада дүрт юл (4±6). Шул строфа ун тапкыр кабатлана. “Миңа барыбер” дигән җыр “Барыбер”не утыз тапкырлап кабатлый.
   
Түзәлмичә,  “Тәртип ФМ” радиосына фаразый шылтыратам:  3 дек. 2016 ел. Хәрмәтле журналистларыбыз! “Хуҗа Насретдин” дигән туктаусыз кабатланып  торган  нәрсәкәйне (җыр дип әйтергә тел бармый) тыңлаганда Насретдин дигән саен аның мәгънәсезлегеннән  аптырап, көләсе килә башлый, шулай бер йөз тапкыр кабатлаганнан соң көлә-көлә эч катып, тәгәрәшеп китә яздык. Физзарядкагыз өчен рәхмәт сезләргә!”
   
Ярый әле андый вакытта чын җырчыларның чын җырлары искә төшеп җанны тынычландыра. Хәйдәр Бигичев Муса Җәлилнең “Җырларым”ын җырлый (Салих Сәйдәшев көе). Җыр язмышы, автор-кеше-тоткын язмышы, ачы язмыш бер хәсрәт төере булып тамакка төелә бара, шул ук вакытта ул өмет суты белән дә сугарылган, йотыла... Ник бер сүзе кабатлансын! Хәтта иң  хисле фикер, хәтергә уйдырылып калыр өчен кабатлансын иде, дип куясың, юк, кабатланмый, җырны күңелгә сеңдерер өчен вакыт әрәм итми...
 
 Кабатлау ул табигать күренеше, яшәеш ихтыяҗы, диярсез. Килешәм, әйтик, биегәндә, көе, хәрәкәте табигый  кабатланганга, сүзләре дә кабатланмый мөмкин түгел. Әгәр такмаза (аны җыр дию дөрес булмас) көне-төне туктаусыз калтырап, дерелдәп, селкенеп, сикергәләп, тыпырдап торган дискотека өчен, сәхнәдән боргаланып-сыргаланып үзеңне, яки кемнедер бүтәнне, булган бөтен нәрсәңне күрсәтү максатында язылган икән, анда мәгънәсен уйламыйча тавыш белән миңрәүләтү өчен генә кабатлау зарури гына түгел, мәҗбүри дә шарт, ничек инде сәгатьләр буена тибенергә мәгънәле сүз табып бетерәсең.  Тик такмазаны чын җыр белән бутамаска иде...
   
Һәрхәлдә кабатлау фигурасының иҗатчыга әһәмиятле чара икәненә инанырлык нигез бирә алдык кебек. Алда безне бүтән чараларны үзләштерү бурычы көтә.
                                        Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»