|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2018 Дин
Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә5 майдан 8 августка кадәр намаз вакытлары , җирле үзенчәлекләрне истә тотып, сәгать ярдәмендә билгеләнде. 9 августтан Татарстан Диния нәзарәте ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар итүне сорый. Нәзарәтнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, май ае башыннан алып (Казан өчен - 5 майдан башлап 8 августка кадәр), безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле, ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый иде. Шул сәбәпле, ислам галимнәре фикерләренә нигезләнеп, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү карарына киленгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.
Билгеләнгән вакыт чыгу сәбәпле, 9 августтан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, дип хәбәр итә нәзарәт.
--- |
Иң күп укылган
|