поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.08.2018 Әдәбият

"Җирдә яшәү үзе батырлык" - Шәрипова Гөлара шигырьләре

Мин, Шәрипова Гөлара Вәкил кызы Арча районы Иске Төрнәле авылында туып үстем. Гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әниебез безне - 6 баланы бер-беренә керсез мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Аларның олы йөрәкле, зирәк, һәрчак гадел, ихлас, мәрхәмәтле булулары минем күңелдә шигырь бөреләнүнең беренчел сәбәбедер дә.

Һөнәрем буенча мин -  укытучы. 1994 елда Арча педагогия училищесын тәмамладым,  югары белем алдым. 1995 елда тормыш иптәшем Ингел белән гаилә корып җибәрдек. Ата-ана булу бәхетен дә татыдык, 4 ул тәрбиялибез.

Ничек шигырьләр иҗат итә башладыммы?..  Яшьтән үк гашыйк мин шигърияткә.  Баштарак үзем өчен генә, яшереп кенә язгалый идем. 2014 елда төпчек улым дөньяга килгәч, үземне шулкадәр бәхетле итеп тойдым, хис-кичерешләрем күңелемә сыймыйча,  шигырь юллары булып агылды.  Бәхетемне башкалар белән дә бүлешәсем килде.  Баштарак куркып кына, әлбәттә... Соңарак, минем шигырьләремне якын итүчеләр, хисләремне бүлешүчеләр, “нәкъ мин күңелдә йөрткәнне язгансың бит, әй...”, дип, иҗатымны хуплап торучылар артуы, алга таба да бу эшне дәвам итәргә зур этәргеч булды.

2017 нче елның көзендә Ак бүре нәшриятында “Баллы көзләрем” исемле шигырь китабым басылып чыкты. 
 
БАЛЛЫ КӨЗЛӘРЕМ...
Чәчәк кебек чаклар үтеп бара,
Җимеш биргән баллы көздә мин.
Җимеше дә татлы, юк үкенмим,
Шау чәчәкле җәйне күзләмим.

Һәрбер чорның бары үзенә хас,
Матурлыгы була күрәмсең.
Җимешләрнең кабат орлык чәчеп
Яралганын килә күрәсем.

Чәчкәләрем- хәзер балаларым,
Яшьлек белән балкый йөзләре.
Шул түгелме дуслар, яз итүче,
Җимеш биргән баллы көзләрне.

Гомерләр бит зая үтелмәгән,
Җимешләрем күрче, өлгергән.
Оныкларны сөю насыйп ит, дип,
Теләк телим ихлас күңелдән.

Мин көзләрдә, балаларым бүген,
Яз ачылган матур чәчкәләр.
Көзләремне язлар итә алар,
" Әнием" дип назлап дәшсәләр! 

КӨЧЛЕМЕ МИН?
Көчлеме син, диеп сорау бирдең,
Авыр сорау, уйга калырлык...
Көчле булмый кая барасың, ди,
Җирдә яшәү үзе батырлык!

Яшәү өчен ниләр көч бирәме?
Тормыш сөям - шуңа көрәшәм.
Бар йөрәгем, яратуым кушым
Якыннарга җылы өләшәм.

Көч бирәләр миңа балаларым,
Сөйгән ярым - алар терәгем.
Соңгы сулышкача һич шикләнмим
Алар өчен тибәр йөрәгем.

Көчлеме мин, әйе көчледер дә,
Бирешәсе килми һич кенә.
Көчле булып калыр өчен җирдә,
Җитсен иде бары көч кенә!!! 

УЛЫМА

Миһербанлы ул үстердем диеп
Әйтә алсам иде, әй балам.
Бәхет-тәүфигыннан аермачы
Кадерлемне, газиз бер Аллам!

Тормыш дигәннәре шикәр түгел,
Авыр чакта, улым, бул түзем!
Өлкәннәрнең киңәшләрен тыңла,
Кирәктә бел әйтә үз сүзең!

Туры юлдан атла алга карап,
Хәвеф-хәтәрләргә юлыкма!
Пар канатың - әткәң-әнкәң барын,
Балакаем, зинһар онытма!

Ә  ӘНИЛӘР БЕЗНЕҢ БАШКА ИДЕ...
Без нишләптербиксабырсызхәзер,
Тигезҗирдәнтүмгәкэзлибез.
Кабыныргаторганкүкертдимме,
Уткүзләгәншырпытөсле без...

Канәгатьлекхисе кими бара,
Шокеритепяшәүбулганга...
Мин нишләптергелӘнинеуйлыйм,
Сабырсавытларымтулганда...

Бигрәкләрдәсабыр, тыйнакбулган,
Зирәкбулганбезнеңәниләр.
Югыйсә бит күрәсендәкүргән,
Кичмәгән бит баштан, эх, ниләр...

Зарлануныләкинбелмәделәр,
Сизмәдекдәтормышәчесен.
Биктәкилә, Әни, синеңкебек,
Гелканәгатьбулыпяшисем!

Синдәбулганбарлыксыйфатларны,
Туплар идем, Әнием, үземә!
Сабыр да син, тыйнак, акыллы да,
Бикзирәктә, чыдам, түземдә!

Без нишләптербиксабырсызкебек,
Әлләдөньяшулайүзгәрде!
Тулганчактасабырсавытларым,
ИскәтөшәӘникүзләре!
ИскәтөшәӘнисүзләре!

МЕҢ СЫНАУЛЫ ЯЗМЫШ 
Һәр адымны уйлап атлый белсәк, 
Абынмас та идек, ялгышмас та. 
Юк шул инде, кайчак һәрберебез, 
Чүгеп ала җиргә, ялгыш баса... 

Хаталана, аннан яшен сөртеп 
Төзәтә ул кылган һәр ялгышын. 
Кабул итә сынаулары белән 
Ходай язган шушы язмышын... 

Егыла да кабат торып баса, 
Күрсәтмәскә теләп яраларын. 
Эчтән генә тели, йөрәк аша: 
Бирмә, диеп, берүк, яңаларын. 

Шуның белән бәлки кадерле дә, 
Газиздер ул гомер дигәннәре. 
Юкка гына халык әймәгәндер, 
Сыный, диеп, Ходай, сөйгәннәрне. 

Тормышыңның һәрбер яңа көне 
Бүләк сыман кабул ителә. 
Ничә тапкыр көнгә елмаябыз, 
Ничә тапкыр күңел кителә... 

Шулай бара... артларыңа баккач, 
Ялгышны да көлеп искә алыш. 
Бик кадерле, газиз була икән, 
Ходай язган мең сынаулы язмыш! 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»