|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2010 Юмор
КӨЗГЕҢ КЫЕК БУЛСА, АВЫЗЫҢА ҮПКӘЛӘМӘХалык мәкален астын-өскә әйләндереп, шулай дип әйтергә ярата иде олуг шагыйребез Илдар Юзеев. Сагындыра. Аның көтмәгәндә әйтеп куя торган мут-елгыр сүзләре җитми. Тел хасиятеннән тартып чыгара белә иде ул көтелмәгән хикмәтле сүзләрне. Җорлыгы, шаянлыгы бу кырыс дөньяны азга гына булса да йомшату өчен үзе бер шифа иде. Үз юморына башкалар белән бергә үзе дә кушылып, рәхәтләнеп көлә иде. Бер кызып китсә, туктатам димә, йомры сүзләрне сибә генә; без ваемсызлар, аның канатлы гыйбарәләрен язып та бармый идек шул. Менә, хәтердә сакланган мәзәкләрнең кайберләрен искә төшереп китим әле. Ни бит…
Илдар Юзеев белән җырчы Рафаэль Сәхәбиев урамнан баралар икән. Каршыларына композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп чыккан. Күрешкәч, ул, Сәхәбиевнен җиңеннән тотып:
– Ниме?.. Ни бит син, чукынчык! Бик нитеп тордылар әле сине радиода. Мин дә ниттем. Минем теге нине нитәрсең инде. Нитмә, яме! Нитеп бетергәч, миңа нитәрсең дә... Нитеп нитәрбез. Тизрәк нитәргә иде бит! – дигән.
– Ярар. Ниткәчтеннән нитәрмен, Зиннур абый, – дигән Рафаэль Сәхәбиев. Икесе генә калгач, Илдар Юзеев:
– Ни хакында сөйләштегез сез, Рафаэль, берни аңламадым, – дигән.
– Бик гади ул, Илдар абый. Аңа бераз күнегергә генә кирәк. Зиннур Гыйбадуллин: "Хәлләрең әйбәтме? Шәп җырчы бит син, чукынчык! Бик мактап тордылар әле сине радиода. Мин дә макташтым. Минем теге җырны өйрәнерсең иңде. Сузма, яме! Өйрәнеп бетергәч, миңа шылтыратырсың да... очрашып алырбыз. Радиога тизрәк яздырырга иде бит!" – диде. Ә мин: "Ярар, өйрәнгәч хәбәр итәрмен, Зиннур абый", – дип җавап бирдем, – дип шәрехләп чыккан Рафаэль Сәхәбиев. – Кызык бу, – дип баш чайкап куйган Илдар Юзеев, – өч сүз белән никадәр мәгънә... Хәер, егерме биш сүз белән калын роман язучылар бар безнең язучылар арасында да...
* * *
Бер тарафтарак яшәгәнлектән, Илдар Юзеев белән композитор Зиннур Гыйбадуллин күпер төбендәге азык-төлек кибетендә очрашкалыйлар икән. Бу кибеттә йөк ташучы булып телсезләр эшли. Берсеннән-берсе таза, чибәр егетләр. Алар, Зиннур Гыйбадуллинны күрүгә, елмая-елмая килеп җитеп, аны уратып алалар. Ә тегесе, егетләрнең җилкәсеннән кага-кага, нидер сөйли башлый. Авызын очлайта, башын селкеп куя, кашын сикертә, бот чаба, аягын күтәреп ала, йодрыгы белән маңгаена суга, күзен кыса, көзән җыергандагы кебек бармакларын селкетә – егетләр исә бөгелеп-бөгелеп көләләр, рәхәтләнәләр генә.
Беркөнне Илдар Юзеев ярты сәгать буе кәнфиткә чират тора. Зиннур Гыйбадуллин исә ярты сәгать буе теге егетләр белән бер читтә тавышсыз гына сөйләшә. Әлеге дә баягы бөтен әгъзаларын хәрәкәттә тота.
Соңыннан Илдар Юзеев аңардан:
– Шулкадәр озак ни сөйләдең, син аларның телен беләсеңмени? – дип сораган.
– Ни бит, – дигән Зиннур Гыйбадуллин. – Ниткән бит инде... Нитәм дә... Нитәләр... Нигә нитмәсеннәр, мин бит ни!..
Берни аңламаган Илдар Юзеев:
– Зиннур, миңа да шул кул-аякларың белән телсезләр телендә генә сөйлә әле, – дигән.
Мин дә мин
Язучылар Берлегенең Яшьләр белән эшләү бүлегендә телефон шылтырый. Илдар Юзеев, трубканы күтәрүгә үк, ерактан килгән нәзек тавышның хуҗасы Нәҗип Мадьяров икәнен танып ала.
– Әл-үүү, кем әле бу? – ди Казан артындагы авыш баганалардан сузылган чыбык аша килгән калтырча тавыш.
– Нәҗип Мадьяров тыңлый, – ди Илдар Юзеев.
Трубкада өй түбәсеннән ташка мыйк итеп егылып төшкән тычкан тавышы ишетелә, аннары бераз тынлыктан соң аңга килү сизелә:
– Ничек сез?.. Мин бит Нәҗип Мадьяров, - ди Нәҗип Мадьяров, икеләнеп кенә. – Юк, Нәҗип Мадьяров мин, – ди Илдар Юзеев.
– Шаярмагыз әле! Язучылар союзымы бу? Нәҗип Мадьяров мин үзем бит...
– Мин шагыйрь Нәҗип Мадьяров. Балтачта яшим. Менә Казанга килдем дә...
Редакторларга бүләккә дип алган куян бүрекләрем дә барые... Яңа китабым чыгып килә. Ә сез нинди Нәҗип Мадьяров? - ди Илдар Юзеев.
– Туктагыз әле, мин дә Балтачта яшим бит, минем дә китабым чыгып килә. Мин дә Нәҗип Мадьяров.
– Знать не знаю! – ди Юзеев. – Мин – Нәҗип Мадьяров!
Шулчак телефон өзелә. Илдар Юзеев эчен тота-тота көлеп бетерергә дә өлгерми, телефон тагын телгә килә.
– Әл-үүү! Язучылар союзымы бу? Миңа Фәрваз Миңнуллин кирәк! – ди калын тавыш.
– Обкомнан, ахры... – дип, Илдар Юзеев күрше кабинетка йөгерә-атлый кереп китә.
Михалковка бик мөһим хат язып утырган җиреннән Фәрваз Миңнуллин, җәһәт кубып, күрше бүлмәгә керә.
– Тыңлыйм сезне...
– Әл-үүү! Миңнуллинмы бу? Фәрваз Миңнуллин, әйеме? Бик әйбәт. Мина Илдар Юзеев кирәк иде.
– Тфү, черт! – дип, Фәрваз Миңнуллин, ачулы кыяфәт белән иренен чалшайтып, трубканы Илдар Юзеевка тоттыра.
– Әл-үүү! Илдар Юзеевмы? Менә бу мин инде – Нәҗип Мадьяров! – ди үтә дә шат тавыш.
– Үзеңне таптыңмы? Ничья, – ди Илдар Юзеев, Нәҗип Мадьяровның гомерендә бер шаяртырга азаплануына аптырап.
Күктән төшкән
Күз алдында авыруларның йөрәкләрен алыштыручы, сүз белән операцияләр ясаучы, ерак океаннарда холыксызланган цунамиларның коерыгын борып туктатучы, кайчакларда күкнең җиденче катына менеп, Аллаһының үзенә киңәшләр бирүче, атаклы замандашыбыз – Халык табибын күпләр беләдер. Бер көнне редакциягә, Илдар Юзеев кабинетына, әнә шул табибны халыкка мактап йөрүче, аз-маз шигырьләр сипләүче Агай килеп керә.
– Шигырьләр китердем сезгә, – ди ул. – Беләсезме кемнеке? Атаклы халык табибыбызның ассистенты, һәр чак уң ягында утыручы фәрештә ханымны беләсез булыр – шуның шигырьләре... Бик сак килсәгез иде... Илдар энем, Күктән төшкән шигырьләр бит бу, Күктән төшкән...
– Күктән дисез инде... Алайса, бер атнадан килерсез, укып чыгармын, - ди үз гомеремдә күп мәзәк хәлләргә тарыган Илдар Юзеев.
Нәкъ сөйләшкәнчә, бер атнадан Агай килеп керә.
– Мин Күкләр белән сөйләштем, – ди Илдар Юзеев.– Бу шигырьләр күктән түгел, күттән төшкән булып чыкты.
Марсель ГАЛИЕВ |
Иң күп укылган
|