|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2018 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов яңа министрлыклар һәм комитет штатын расладыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Спорт һәм Яшьләр эшләре министрлыклары, шулай ук ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының штатын раслады. Ул республика дәүләт органнарында вазифалар санына төзәтмәләр кертү турындагы указны имзалады. Владимир Леонов җитәкләгән Татарстан Спорт министрлыгында 47 түрә эшләячәк. Дамир Фәттахов җитәкчелек итә торган Яшьләр эшләре министрлыгы штаты 39 хезмәткәрне үз эченә алачак, дип хәбәр итә Татар-информ.
Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленгәнче, ике ведомствода 56 кеше эшләгән.
Иван Гущин җитәкләгән ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында элеккеге 23 урынына 21 кеше хезмәт куячак.
Татарстан Мәдәният министрлыгы штаты исә 57 түрәне (моңа кадәр 66 иде) үз эченә алачак.
--- |
Иң күп укылган
|