|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2010 Милләт
КАЗАН – ЛАТВИЯ TATAR КҮПЕРЕ!Латвия башкаласы Ригада һәм Балтыйк буе илләрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, танышу, элемтә ныгыту максатыннан 2010 елның май бәйрәмнәрендә татар яшьләренең Казаннан Рига шәһәренә баруы оештырыла. Программада – Ригадагы татар мәхәлләсендә кунак булу, шәһәрдәге тарихи урыннарны карау. Ә төп вакыйга – Казан, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләреннән килгән татар җырчылары һәм төркемнәре катнашында җанлы концерт! Казаннан Alqanat, Mubai барачак. Концертны бөтен дөнья татарларына билгеле булган шәхес – Гамил Нур алып барачак! Ригада 3 төн кунабыз. Кемнәр тели, 89173930962 телефоны буенча язылыгыз (Алсу Исмәгыйлева). Барырга теләүчеләр өчен төп шарт – манкорт булмау!
Сорауларны jimesh79@mail.ru адресына да юлларга була
1
2
3
4
|
Иң күп укылган
|