|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2018 Әдәбият
Бүген Равил Фәйзуллинга 75 яшьБүген Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 75 яшь. Журналистлар, язучылар, иҗат әһелләре Равил абыйны “Фәйзүллин йөзүләре” бәйрәмен оештыручы буларак та белә. Ел саен җәйнең иң җылы көннәренең берсендә үткәрелә торган чара, суда йөзү ярышыннан бигрәк, иҗади дусларның аралашу урыны буларак кыйммәт. Быел 40нчы тапкыр уздырылды. Википедиядән. Равил Фәйзуллин — күренекле татар шагыйре. 1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Әрмедә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан язучылар берлегенең җаваплы секретаре була. 1989 елдан —“Казан утлары” журналының баш мөхәррире. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дәнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары рус телендә басылып чыкты.
--- |
Иң күп укылган
|