поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.08.2018 Дин

Сафаҗай шәкертләр җыйды

28 июльдә Сафаҗайда унынчы юбилейлы «Шәкертләр бәйрәме» күләмле булып үтте. Илдар хәзрәт Аляутдинов тырышлыгы белән булдырылган проект елдан-ел төрле авыллардан күпләгән яшьләрне дини юлга тартып килә.

Биредә төбәгебезнең татар авылларыннан гына түгел, хәтта Чуваш Республикасындагы Урмай авылыннан һәм Татарстанның Буа шәһәреннән дә катнашучылар булды.  Бихисап күп булган призлар арасында дини тема буенча җиңү яулаучылар өчен оештыручылар тарафыннан 60 велосипед кына әзерләнгән иде.  Бәйрәмне Ринат хәзрәт Аляутдинов изге Корьән сүрәләре белән башлап җибәрде, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының  Диния нәзарәте исеменнән тәбрикләү сүзләре белән Кызыл Октябрь районы мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмаилов чыкты. Сафаҗайның беренче мәчете имамы Илһам хәзрәт Алимов, җирле авыл администрациясе башлыгы Фәрит Каюмов һәм шушы проектның авторы Илдар хәзрәт тә сүз тоттылар. 

Сәхнә алдындагы жюрида катнашучыларның сәламләү чыгышларын, Корьән уку һәм башка дини темага бәйле бәйгеләрдә күрсәткән сәләтләрен билгеләү өчен Мәскәүдән һәм Татарстаннан махсус  килгән дин белгечләре утырды.
 
Бәйрәмнең беренче өлешендә 13 яшькәчә шәкертләр командалары сәламләү һәм викторина, Корьән уку, мөнәҗәтләр һәм дини темага шигырьләр сөйләү буенча ярыштылар. Дистә ярым авыллардан килгән шәкертләрнең чыгышлары тәмамланып, жюри нәтиҗәләр ясап утырган арада, шушы изге гамәлләрнең башында торган Илдар һәм Ринат Аляутдиновлар Сафаҗай авылы администрациясе, мәчетләр, авылның төрле иҗтимагый оешмалары һәм активистлары тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар, ә шәкертләрне махсус корылган чатырга чакы-рып, оештыручылар төшке аш белән сыйладылар. 
 
Жюри әгъзалары билгеләнгәч, Илдар хәзрәт һәм аның ярдәмчеләре балаларны бүләкләүгә керештеләр. 
 
 
Сәламләү һәм викторинада җиңүче дип Карга командасы табылды, ә Сафаҗай белән Пашат шәкертләре икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.  Корьән уку буенча уңыш малайлар арасында Пашат, Сафаҗай һәм Шөбиле, кызлар арасында Семочки, Пашат һәм Карга шәкертләренә елмайды.  Мөнәҗәтләр сөйләүдә Сафаҗай, Буа һәм Карга  шәкертләре билгеләнде, ә шигырьләр номинациясендә Кече Рбишча, Сафаҗай һәм Анды  призлы урыннарга лаек булдылар. Илдар хәзрәт шәкертләрне әзерләгән остазларны да читтә калдырмады, ул “Зәкят” фонды һәм Ислам институты исемнәреннән аларның барчасын да Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр, ә кече төркемдә катнашкан һәр шәкертне  меңәр сум булган “Спортмастер” карталары белән бүләкләде.
 
Өйлә намазы вакыты ирешү сәбәпле, Ринат хәзрәт Аляутдинов моңлы иттереп азан әйтте һәм теләкләре булган кунаклар көрәш мәрәсе янында махсус түшәлгән келәмнәрдә намаз укыдылар.
 
 
Спорт өлкәсендә бай тәҗрибә туплап өлгергән авыл мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Хайретдинов бәйрәм мәйданының бер почмагында балалар һәм яшүсмерләр белән милли уеннар һәм турникта тартылу буенча ярышлар уздырды. Милли уеннарда катнашучыларның һәркайсы шунда ук махсус призлар белән, ә турникта җиңү яулаучылар ахырда сәхнәдә медальләр белән бүләкләнделәр. 
 
Һава торышы бигрәк эссе булганга, оештыручылар  бәйрәм кунакларына суны көч-хәл белән ташып өлгерттеләр.
 
18 яшькәчә шәкертләр буенча авыллар саны күп һәм өстәвенә номинацияләр дә катлаулырак булганга күрә, бәйрәмнең икенче өлеше озаккарак сузылды. Биредә шәкертләр вәгазьләр сөйләп, тормыштан алынган төрле гыйбрәтле сәхнә күренешләре белән дә чыктылар. Бу юлы инде яшьләр бар талантларын куеп, үзләренең төптән үк яхшы дини белем алуларын ачык чагылдырдылар. Чыгышлар арасында тәнәфесләр эшләнгәндә Илдар хәзрәт үзе дә авыл һәвәскәрләре белән берлектә гарәп һәм татар телләрендә матур иттереп мөнәҗәтләр башкарды.
 
 
Өлкән төркемдә сәламләү һәм викторина буенча Сафаҗай, Пашат һәм Карга, сәхнә күренешләрендә Карга, Пашат һәм Зур Рбишча, вәгазь буенча Мәдәнә, Чүмбәли һәм Шөбиле призлы урыннарда чиратлаштылар. Үгет-нәсыйхәтләр номинациясендә Зур Рбишча алга чыкты, Карга белән Суыксу икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Биредә дә бүләкләү процессы кече төркемдәгеләрнекечә узды, ә өстәмә итеп аерым тагын бер велосипедка иң күп җиңүләр яулаган Карга шәкертләренең остазы Дамир хәзрәт Каюмов лаек булды.
 
Шул ук вакытта мәрәдә көрәш тә гөрләде. Бу милли спорт төрендә 10 үлчәм категорияләрендә  катнашырга 70 тән артык көрәшче язылган иде.
Көрәштә дә, башка төрләрдәгечә, баш судья итеп Рөстәм Хайретдинов билгеләнде, аның янында билбаулар белән көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Марат Усманов бил алышуларны күзәтеп утырды. Мәрәдә судьялыкны Илдар Мусин алып барды.
 
 
Оста алымнар белән кызу һәм озак иттереп көрәшүнең нәтиҗәсендә абсолют авырлыкта чемпион исеменә Сафаҗайның сабантуй батырлары династиясеннән булган Ришат Сәбитов лаек булды, ә аның авылдашы Азым Алимов белән Кече Рбишча егете Азат Усманов 2 һәм 3 урыннарны бүлделәр. 
 
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, җиңү һәм җиңелүгә дә карамастан, биредән беркем дә махсус бүләксез китмәде.
 
Ришат РАМАЗАНОВ.
 
«Шәкертләр бәйрәме»ндәге көрәштә призлы урыннарны алучылар исемлеге белән газетабызның  “Одноклассники” һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә таныша аласыз.
 

---
Туган як
№ --- | 02.08.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»