|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2018 Мәдәният
Флера Тарханова: "80нән артык җырымның берсен дә сатып биргәнем юк. Рәхмәт тә ишеткәнем юк бер дуэттан кала" (ВИДЕО)Бүген шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Флера Тарханова туган ягында - Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк. Игътибарыгызга шагыйрәнең узган ел ТНВда "Ком сәгате" тапшыруында катнашкан видеоязма. Анда ул үзенең иҗаты, тормышы, нәселе турында сөйләгән иде. "Зөләйха күзләрен ача" романын тәрҗемә иткәндә булган басым турында да булды сөйләшү. Аерым тема - шигырь урлашулар. Интернетка шигырьләрне үзенеке дип элеп куйган бер "авторга" хәтта суд белән янарга туры килгән.
--- |
Иң күп укылган
|