|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2010 Юмор
СТУДЕНТ СҮЗЛЕГЕБүген Матбугат.руга КДУның татар студентлары чыгара торган “Тәрәзә” газетасы да кушылды.
Югары уку йортында уку – “Үзебез сайлаган язмыш”
Татфак егете – “Назлы кияү”
Имтихан алды - “Йәгез, бер дога”
Авылга сызабыз! - “Җомга көн кич белән”
ДОПка калган студент – “Соңгы сәлам”
Зачет кенәгәсендәге “5”леләр – “Бүләк өчен”
Стипендия беткәч – “Тормышмы бу?”
Имтиханда дуслардан смс-ярдәм – “Рәхмәт, иптәшләр!”
Имтихан соравына ике сүз белән җавап бирү – “Исемдә калганнар”
Татфак шагыйрь-шагыйрәләре – “Оча торган кешеләр”
Укытучыларның студентларны ДОПка калдырулары – “Зур гөнаһлар”
Шпаргалкадан кирәкле җавапны эзләү – “Бәхет эзләгәндә”
Соңгы имтиханны биргәч – “Тынычлану”
Студент лекциядә – “Итил суы ака торур”
Соңгы парада – “Сүнгән йолдызлар”
Әллүкичеләр – “Монда тудык, монда үстек”
Татфак статистикасы – “Алты кызга бер кияү”
Укытучылар белән контактта аралашу – “Дуслар җыелган җирдә”
Студент имтиханда – “Телсез күке”
Таһир абыйга дүртенче мәртәбә зачетка бару – “Өзелгән өмет”
Имтиханны бирә алмагач - “Әни килде”
V курс студентлары - “Без китәбез, сез каласыз”
|
Иң күп укылган
|