поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2018 Хәйрия

Кызымның тереләсенә ышанам

Чаллы шәһәрендә яшәүче Камилә Хәмидуллина турында “ВТ” битләрендә моннан бер ел элек ярдәм сораган язма дөнья күргән иде. Ул чакта кызчыкка дәвалану өчен шактый зур суммада акча кирәк булды. Җыю вакыты да аз иде. Әмма шуңа да карамастан, газета укучылар ярдәме белән сабыйга тиешле сумма җыелды. Инде тагын Камилә хакында язарга булдык.

Сабыйның язмышын исегезгә төшереп китәбез. “Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды. Вакытыннан алда тулгагым башлану сәбәпле, сабыйларымны иртә таптым. Ка­миләнең туганда ук диагнозлары күп иде. Бала тудыру йортыннан башка хастаханәгә җибәрделәр. Өйгә чыкканчы, шактый вакыт узды”, – дип  искә ала ул чакларны Айгөл.
 
Баштарак Камиләгә бил­ге­ләнгән инвалидлыкны да кабул итә алмый алар. Әмма тора-бара баланың авыру икәненә иялә­шәләр. Айгөл кызын аякка бастырыр өчен барысын да эшләргә тырыша. Аны табибларга йөртә, тер-нәкләндерү үзәк­ләренә алып бара. Вакытында тотынгач, дәвалау­ның нәти­җәсе дә күренә, сабый яшьтәшләрен куып җитә. Утырырга өйрәнә, шуыша, тотынып йөри  дә башлый. Баланың бу уңыш­ларын күреп, табиблар да шакката. 
 
– Логопедларга күрендек. Ка­миләнең баш миенә зыян кил­мәгән. Аң дәрәҗәсе бик яхшы сакланган. Ул бер дигән итеп сөйлә­шә ала, бик акыллы, башлы бала. Куллары да тыңлый, тик менә аяк­лары гына көчсезрәк. Шуңа карамастан,  Камилә үзе йөрергә өйрән­де. Ныклап басып китмәсә дә, аяк очларында йөри. Еш дәвалануның файдасы инде бу, – ди әнисе.
 
Камиләне 26 атнадан туган бала дип әйтеп тә булмый. Матур итеп сөйләшергә өйрәнгән. – Без хәзер өч ай саен Казанга килеп дәваланабыз. Биредәге тер­нәкләндерү үзәген ошаттык. Нәкъ безнең авыруны дәвалый торган табиблар эшли биредә. Әнә шуңа да, бер тотынгач, дә­валануны өз­мисе иде, – ди Айгөл. – Быел мәктәпкә барабыз. Шуңа да бик сөенеп тора әле кызым. Чаллыда  ДЦП авырулы балалар өчен махсус мәктәп бар. Шунда йө­рия­чәкбез. Тагын бер уңайлы ягы бар: бу мәктәптә баланы көн буена калдырып та була. Мондый мөм­кин­лек өчен,  авыру баланың әни­се буларак, җи­тәк­челәргә чиксез рәхмәтемне җит­керәм. Әмма укыр­га кердек дип кенә тукталып калырга җыен­мыйбыз. Күптән түгел йога белән шөгыльләнә башладык. ЛФК, массаж ясауны дәвам иттерәбез. Мин, туганда ук исән калгач, кызымның яшисенә бик ышандым. Инде хәзерге уңыш­ларына  сөенеп бетә алмыйм. Әниләр күңеле алдамый шул ул.
 
Август башында Камилә тагын дәваланырга тиеш. Әмма  табиб­лар сораган акчаны үзләре генә җыя алмыйлар. Шуңа да бар өметләре –  игелекле кешеләрдә.  “Акча җыю да начар баргач, кү­ңелем бик төште. Шулвакыт сезне искә төшердем. Инде күңелемдә өмет уянды. Бәлки, ярдәм кулы сузучылар табылыр?”– ди Айгөл.
 
Камиләгә булышучылар өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Саклык банкы картасы:  639002629000374743 
 
Билайн 89061230713 МТС 89172856082 
 
Qiwi-кошелек 9172856082 
 
Ярдәм төркеме https://vk.com/club48501884 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.07.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»