|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2018 Бәйрәм
Энгель Фәттахов Актанышта гармунчылар парадын җитәкли (ВИДЕО)Кичә "Актаныш гармуннары" фестиваленең ачылыш тантанасындагы гармунчылар парадын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде. Әлеге парадта танылган гармунчылар - Ринат Валиев, Инсаф Хабибуллин, Мирзанур Фарукшин, Илгиз Закиров һәм башкалар катнашты. Бәйрәм парадында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар чыгыш ясады, дип яза Татар-информ.
Фестивальдә катнашучылар күп булу сәбәпле, алар бүлеп бирелгән вакытка сыеша алмадылар. Шуңа күрә бәйрәм концерты 18.00дә башланасы урынга, кичке җиделәр тулып киткәч кенә башланды. Бәйрәмне гармунчылар парады ачып җибәрде.
"Актаныш гармуннары" фестивале 27-28 июль көннәрендә район үзәгендә уза. Бәйрәмгә бүген кич йомгак ясалачак, иң яхшы гармунчыларга махсус бүләкләр биреләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|