|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2018 Матбугат
32 ел "Татарстан" радиосында эшләгән Тәлгать Хәмәтшин диктор карьерасын тәмамлый"Татарстан" радиосы сөйли". Тәлгать Хәмәтшин тавышы белән әйтелгән әлеге сүзләр бик күп буын татарның колакларында әле озак чыңлар. Бераз күңелсез яңалык: Тәлгать Хәмәтшин бүген "Татарстан" радиосында соңгы көнен эшли һәм диктор карьерасын тәмамлый. Бүгенге FM-радиолары ди-джейларына тәнкыйть күп әйтелә. Еш кына аларга "Татарстан" радиосы дикторларыны эталон итеп куялар. Чыннан да, элеккеге чор дикторларның сөйләме бүгенге радио теленнән бик аерыла. Тәлгать Хәмәтшинны бу нисбәттән легендар диктор дисәк тә буладыр. Тәлгать абыйны төс-кыяфәте буенча күпләр белмидер, әмма аның тавышы һәр татарның күңелендә.
"Тәлгать абыйның эшчәнлеге зур хөрмәткә лаек, - диде "Матбугат.ру" сайтына "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов, - диктор буларак Тәлгать Хәмәтшин ул тулы бер эпоха".
Белүебезчә, Тәлгать әфәнде эшеннән генә түгел, ә Казаннан да китә. Туган ягы Башкортстанга яшәргә күчмәкче ул. Радиодан тавышын ишетеп тормасак та, аңа алга таба зур иҗади уңышлар телибез.
--- |
Иң күп укылган
|