поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.07.2018 Авыл

Рушан Гильманов: «Авылда да яшәп була, теләк кенә кирәк»

Билгеле булганча, бүгенге көндә авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими. Эш юклык яисә хезмәт хакы аз булу яшьләрне яхшы тормыш эзләп шәһәргә китәргә мәҗбүр итә. Өлкәбезнең башка районнары белән чагыштырганда, Пильна районы татар авылларында бу ситуация башкарак. “Авылда да шәп яшәп була” дип фикер йөртүчеләрнең саны биредә елдан-ел арта бара һәм бу куанычлы күренеш.

Петрякста  яшәүче  Рушан  Гильмановны  без  җирле  күмәк  хуҗалык  кырында  очраттык.  Ул  берничә  ел  инде туган авылы СПКсында йөртүче булып хезмәт итә.
 
- Авылда яшәү беркайчан да җиңел булмаган,  бүген  дә  шулай  ук.  Тырышкан  кеше  кая  да  югалмас,  миңа калса.  Шәһәр  тормышы  күпләрне кызыксындырса да, анда яшәү тагын да  катлаулырак,  бәярәк,  дип  әйтер идем.
 
Бүгенге  заманда  авылда  да  яшәп була,  теләк  кенә  кирәк.  Авылда яшәүчеләрнең  күбесенең  хәл  торышы  шәһәрнекеләрдән  ким  түгел  бүген, хәтта  яхшырак  та,  -  дип  сүз  башлады Рушан. 
 
Мәктәпне  тәмамлап,  Ватан  каршындагы хәрби бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң, Рушан да яшьтәшләре кебек  кала  тормышын  татып  карый, әмма  ләкин  шәһәрнең  көндәлек  ыгы-зыгысын кабул итә алмый һәм ул туган якларына кайта.
 
Моннан  дүрт  ел  элек  ул  сөйгән  яры Диляра  белән  матур  гаилә  корып җибәрә.  Алар  әле  мәктәптә  укыганда ук  бер-берсен  ошатып  йөриләр.  Ике йөрәк  арасында  мәхәббәт  уты  кабын-ганны үзләре дә сизми калалар. Шулай өч ел хисләрен сынаганнан соң, яшьләр өйләнешергә  карар  кыла.  Бүгенге көндә  бәхетләрен  тутырып  мәхәббәт җимешләре – ягымлы ике кызлары үсеп килә.  Өч  яшьлек  Мадина  балалар  бакчасына  йөри,   Саминага  әлегә  ике  ай гына.
 
 
Кыр  эшләре  башлангач,  Рушан җирле  хуҗалыкта  йөртүче  булып  хезмәт  итә,  ә  гаиләнең  төп  табышы  –  күпләп  терлек  асрау.  Кайвакыт аларның  мал-туар  саны  15-20не  уза икән.
 
Авыл администрациясе билгеләвенчә, шактый  яшь  булуларына  карамастан, Гильмановлар  бик  эшчән,  тырыш гаилә, ә иң мөһиме – авыл җанлылар. Киләсе  елга  “Яшь  гаиләләргә  ярдәм” максатчан программасында катнашып, яңа  йорт  төзү  эшен  башларга  планлаштыралар.“Тырышкан  табар,  ташка  кадак  кагар”, -  ди  халык.  Бу  нәкъ  менә  Гильмановлар гаиләсе турында. Аларга бәхетле киләчәк,  парлы  матур  тормыш  теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 27.07.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»