поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.07.2018 Җәмгыять

Европада булып кайтты

Кнәгендәге Түбән Новгород дәүләт инженер-экономика университеты һәм Польшаның Калиш шәһәрендә урнашкан президент Станислав Войцеховский (1922-1926) исемендәге дәүләт югары профессиональ мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек килешүе төзелү нигезендә, Кнәген студентлары Польшада биш айлык стажировка уздылар.

Анда  престижлы  югары  уку  йортында  академик  стажировка узган җиде егет-кыз арасында милләттәшебез, Кочко-Пожардан Диана наил кызы Хәсәнованың булуы безне аеруча сөендерде.
 
Әле Кочко-Пожар мәктәбендә укыган чакта  Диана  яшьтәшләреннән  үзенең актив,  тырыш  булуы  белән  аерылып тора.  Бер  генә  мәдәни  чара,  спорт ярышы,  фәнни  олимпиада  аның  катнашыннан  башка  узмый.  Матур  итеп җырлаучы, оста итеп биюче бу якташ кызчыгыбыз  әле  кече  яшьтән   авыл, район хәтта өлкә сәхнәләрендә чыгыш ясап  үзен  танытты,  күптөрле  конкурслар  һәм  фестивальләрдә  җиңүче  исемен яулады. 
 
Авыл  мәктәбен  тәмамлап,  урта белемне  ул  Сергачның  өченче  номерлы  мәктәбендә  алды.  Биредә дә  алдынгы  укучыларның  берсе  булып,  яңа  үрләр  яуларга  омтылды. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, Диана Кнәгендәге  Түбән  Новгород  дәүләт инженер-экономика  университетында  тукталды.  Бүгенге  көндә  ул шушы  югары  уку  йортының  “Менеджмент”  факультетының  икенче  курс студенты.  Әйтергә  кирәк,  биредә дә  Кочко-Пожар  кызы  сынатмый, дүртле-бишле билгеләргә генә укый, университет тормышында актив катнаша,  ВУЗның  информацион  секторын уңышлы җитәкли. 
 
Әле  мәктәптә  укыганда  ук  Диана инглиз  телен  өйрәнүне  үзенә  максат итеп куя. Махсус сүзлекләр, интернет, өстәмә  әдәбият  ярдәмендә  ул  хыялына ирешә һәм бүгенге көндә бу телдә җиңел аралаша. Польшага баруында инглиз телен белү зур роль уйный. 
 
- Әлеге программага эләгергә теләүче студентлар  ике  этаптан  торган  сайлап  алу  конкурсын  узды.  Аңа  кадәр инглиз  теле  буенча  өстәмә  курсларга йөрдек.  Чит  ил  телләре  кафедрасы укытучылары  һәм  Европа  комиссиясе  вәкилләре  махсус  тестлар  уздырдылар.  Конкурсның  төп  этабы  булган  скайп-собеседованиены  онлайн формада  Президент  С.Войцеховский исемендәге  дәүләт  югары  профессиональ  мәктәп  белгечләре  үткәрде. Шуларның  нәтиҗәсендә  ике  дистә студент  арасыннан  җиде  кеше  сайлап  алынды.  Конкурсны  узучылар исемлегендә  үз  фамилиямне  күргәч аеруча шатландым.  
 
Биредә  белем  алган  бер  семестр дәвамында  үзем  өчен  бик  күп яңалыклар  ачтым,  төрле  юнәлешләр үзләштердем.  Бу  уку  йортында  студент  белән  педагог  арасындагы  диалогка зур игътибар бирелә. Дәресләр инглиз  телендә  уздырыла.  Аерым дәрес буларак поляк телен өйрәндек. Барысы  да  җиңел  бирелде  дип  әйтә алмыйм, өйгә эшләр, зачетлар... Шуңа да карамастан, Аллаһы рәхмәте белән сессияне  дүртле-бишле  билгеләргә тапшырдым, - ди Диана. 
 
Европа  ВУЗларының  берсендә  сессияне  уңышлы  тапшыру  берәүгә  дә җиңел  түгел.  Моның  өчен  нәкъ  менә Диана  кебек  тырыш,  булдыклы  булу сорала торгандыр. Ә ул үзе бу хакта:
-  Шушындый  сәфәргә  лаек  булу өчен  чит  ил  телләрен  белү  зур  роль уйный.  Бер  урында  гына  тукталып тормаска,  алга  атларга,  үзең  өчен яңа  юнәлешләр  ачырга,  инициатива белдерергә кирәк. 
 
Мин,  беренче  итеп,  әлеге  онытылмаслык сәфәр өчен әтием Наил белән әнием Лилиягә олы рәхмәт сүзләремне белдерер  идем,  чөнки  аларның ярдәмнәре,  акыллы  киңәшләре  һәм һәрвакыт  ышанычлы  терәк  булулары  миңа  алга,  бары  тик  алга  барырга  этәргеч  булып  тора,  барлык  башлануларымны  чынга  ашырырга  да  аларның  үгет-нәсыйхәтләре  көч  бирә. Университетыбызның  дирекциясенә дә әлеге мөмкинлек өчен зур рәхмәт. 
 
Биш  ай  дәвамында  бергә  булган якташ  егет-кызлар  белән  туганнарча  дуслаштык.  Укудан  буш  вакытыбызда  Франция,  Нидерланды  һәм Германиягә  дә  сәфәр  кылдык.  Бу илләр  дә  шулай  ук  үзләренең  әйтеп бетермәслек  матурлыгы,  төзек  урамнары,  катлаулы  архитектуралы  йортлары  белән  күңелебезне  яулады.  Париж, Эйфель башнясы – болар барысы да  күңелләребездә  әле  озак  еллар дәвамында сакланыр, - ди Диана. 
 
Тик  ничек  кенә  булмасын,  кече  ватаныбыздан  да  матуррак  җир  бармы икән?  Юк,  әлбәттә.  Диана  да  туган ягын,  якын  кешеләрен  бик  сагынып кайткан. 
 
Бүген  ул  Кнәгендә  чираттагы  сессиясен  тапшыра.  Европада  стажировка  узган  студентыбыз  сынатмас  дип беләбез. Аңа бары тик уңышлар, бәхет һәм ак юллар теләп калабыз.

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 27.07.2018
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»