поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.07.2018 Ана теле

Телбизәк иҗатының гасырлардан килгән мирасы бар. Беләбезме? Өйрәнәбезне? Үзебездән нәрсә калдырабыз?

Үткән язмабызда иң борыңгы әдип-остазларыбызның телбизәк дөньясында туплаган хәзинәсен искә төшереп, “аларның бу хәзинәсен барлаган фәнни хезмәтләр дә мулдан, шул ук вакытта аларның үз хезмәтләрен – иҗат җимешләрен тату мөмкинлеге һәркайсыбызга насыйп әйләгән, иренмик, төпченеп өйрәник”, дигән теләктә калган идек.

Хәзер инде бүгенге журналистикага кайтып, каләмдәшләребезнең иҗат эзләнүләре үрнәгенә янә мисаллар китереп, иҗтимагый тезмә тропларны куллану тәҗрибәсенә журналистларыбыз эшчәнлеге үрнәгендә җентекләбрәк тукталырбыз.
   
Үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында иҗат иткән күренекле журналист Мирхәт Хөснимәрдәневнең бу иҗади юнәлештә тәҗрибәсе аеруча бай иде. Хәтерлим: язып бастырган һәр мәкаләсе, очеркы җәмәгатьчелектә кызыксыну уята иде. Монда аның халык күңеленә тәңгәл килгән теманы алуы, аны нәкъ менә эчтәлеккә муафыйк форма-җанрга сала алуы зур урын тота иде. Теманың, стильнең, сөйләм мотивларына карап язмада конкрет-номинатив берәмлекләр белән күчерелмә мәгънәле берәмлекләр нисбәте дә үзгәрә бара, очерк тибы жанрларында аларга ул ешрак мөрәҗәгать итә.Иҗатчының троп берәмлекләр белән үзенчә эш итүен, аларны корал буларак төрләндерүен, үзгәртүен, трансформация-деформация ясавын күрәбез. Иң башта ул тезмә берәмлекне халык ничек ясаган булса, ничек кулланса, нәкъ шулай – бөтен килеш сөйләмгә ала: рәхмәт белән тун тышлап булмый; тумаган тайның билен сындырма; тавык та чүпләп бетерә алмаслык һ.б. Шул ук вакытта автор бу берәмлекнең бүтәннәреннән аерылуын, аның махсус эзләп табылуын яисә ясалуын мәгълүм чара белән кисәтеп куюны да кирәк таба, моның белән ул берәмлекнең үзгә тәэсир чарасы икәнен искәртә. Мәсәлән, әлеге тумаган тайның билен сындыру гыйбарәсен ул икенче бер фразеологизм белән ачыклап-көчәйтеп куя: ... әнә шулай инициативага каткан камыт кигезелгән... (С.Т., 1987, 10 сент.). 
   
Тезмә тропның табигыйлегенә янә шуның белән ирешелә: ул нәкъ гадәти сүз, тезмә кебек үк җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала. Ә фикергә аерым диккать итәргә кирәк булганга, ул кереш сүз, аерымланган, мантыйкый басымлы кисәк була ала. Менә мисал: Булмаган табышны алдан ук бүлгәләп бетергәннәр. Нәкъ менә тумаган тайның билен сындырган кебек. Тагын бер-ике мисал: –Ссуда белән файдаланган өчен исәп-хисап ягы ничек? – Һәрхәлдә, “рәхмәт” өчен түгел. Халык әйткәнчә, рәхмәт белән тун тышлап булмый; ... Гади генә әйтсәк, эшне тавык чүпләп бетерә торган түгел (Шунда ук). Бер интервьюсендә М.Хөснимәрдәнев әңгәмәдәшеннән ... башлангычның тамырына чаптылар... дигән гыйбарәгә, хисси тәэсирне көчәйтер өчен ... балта белән... дип тә өстәп куя (С.Т., 1988, 15 апр.). 
   
Классик журналист-әдибебезнең төп коралы ана теленнән тулы көченә файдалану, аны баету, кулланышын активлаштыру максатында башкарган иҗади тәҗрибәсен дәвам иттерүчеләр булуы – сөенечле күренеш. Арадан Илсөяр Хәйруллина иҗатына игътибар итеп, аның да бу юнәлештәге уңышлы адымнарын өйрәнеп, кайбер нәтиҗәләр ясаган идек ( Илсөяр сабак бирә (Бүгенге журналистикада ниләр бар? // В.Т., 1997, 4 июль). Күренекле журналистның бу кыйбладагы тәҗрибәсе дә баеганнан-байый бара. Каләмдәшебез халык хәзинәләренә бик игътибарлы: ул аларны эзләп таба, өйрәнә, терки бара, елдан-ел әсәрләрендә күбрәк куллана, шулар белән әсәрләренең үтемлегенә, тәэсирлелегенә ирешә, телебезне баетуга өлеш кертә. Иң башта ул тезмә тропларны да текстта үзгәртмичә, халык ничек әйтсә шулай, сүзлекләрдә теркәлгәнчә куллана: авызыннан өзеп алу, салпы якка салам кыстыру, күз ачып йомганчы, җиде кат җир асты, кесә калынайту, сүзгә кесәгә кермәү һ.б.
   
Фразеологизмнар хәзинәсен үзендә мул туплау, аларны сөйләмдә тәмен-кадерен-кодрәтен сизгер тоеп куллана алу сәләте булган Илсөяргә алар фикер агышы белән иркен, иҗади эш итәргә мөмкинлек бирә – мәгънәгә төгәллек яисә хис төсмере өстәр өчен ул аларны үзгәртә, әйтик, дөрес яңгырашлы, аһәңле җөмлә барлыкка китерү өчен аларны җөмлә кисәге (ия, хәбәр, хәл, аергыч, тәмамлык, башка кисәкләр) рәвешенә китерә: ... Олы абзардан кече абзарга куа (В.Т., 1994, 16 сент.). Монда сөйләмдә хәрәкәт төсмере арта, сурәт барлыкка килә. Яисә: Алтынга тутык кунмаган кебек, аңа кайбер начальникларга хас комсызлык вә һавалану йокмады (В.Т., 1995, 24 март). Ә менә бу очракта фразеологизм конкретлыкны көчәйтү өчен кирәк булган: Бер атуда берничә куянны ексаң да гаеп түгел (С.Т., 1986, 5 окт.). Дан, ни дисәң дә, авыр нәрсә. Әзерлексезләрне, чәрексезләрне басып, тавыш-тынсыз итәргә генә тора (В.Т., 1994, 16 сент.). 
   
Йөз елдан ашу бай тарихы булган татар журналистикасының иҗтимагый фикерләүдә үзенчәлекле сурәтләү, образ белән эш итүдә бай тәҗрибә туплаган каләмдәшләребезне бөртекләп барларга, җентекле анализ ясарга вакыт җиткән. Без кайберләренең генә гамәлият тәҗрибәсеннән үзебез барлый алган кадәрен генә укучыларыбызга да җиткерүгә ирештек: (“Телбизәк дөньясында”. Беренче китап, Казан, КФУ нәшр., 2018). Бу язмабызда анда телгә алынган каләмдәшләребезнең берничәсенең сүз иҗаты лабораториясеннән кайбер үрнәкләрне генә бәян итү белән канәгатьләнергә мәҗбүрбез. Күренекле радиожурналист Рәзин Нуруллинның халыкта популярлык казанган “Пар канатлар” тапшыруының берсеннән телбизәк куллану мисалларына тукталыйк (Татарстан радиосы, 2014, 26 авг.): теләк булса, беләк карышмас; киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар; әйткән сүз көмеш булса, әйтми калганы алтын; рәхмәтне кесәгә салып булмый; үзең тапкан мал кадерле; гаиләдә ир – баш, хатын – муен һ.б. Бу тапшырудан телбизәк куллану осталыгының менә мондый сабагы теркәп куелган: әңгәмә авторының үзенең генә телбизәк куллануы җитми, тыңлаучыда тулы тәэсири канәгатьлек тудыру өчен әңгәмәдә катнашучыларның барысының да тел осталыгы тәңгәл, бер чама булуы зарур икән. Р.Нуруллинның бу тапшыруында аның “геройлары” Лилия белән Рамил Исхаковлар да телбизәк чараларын бик табигый кулландылар. Мәсәлән. Лилия: һәр бала үз бәхете белән туа, диде, ә аның ире Рамил: Бала алып кайтыгыз, ризыгын үзем бирермен, дигән ходай да, диде.
   
Бу журналистыбыз тәҗрибәсеннән янә бер сабак: Бер тапшыруында текстта өч мәкаль берьюлы рәттән әйтелде. Алма агачыннан ерак төшми; оясында ни күрсә, очканында шуны эшли; әрем төбеннән әрем чыга (Татарстан радиосы, 1998, 3 май). Бу артык гамәл булмады микән, халык иҗатын белүе белән шапырынуга тартым түгелме? Юк икән, алар конкретлыкны, төгәллекне көчәйтү максатында, синоним сыйфатында тезеп әйтелгән икән. Шуңа күрә дә бу алым, иҗат табышы буларак, уңай тәэсир калдырды.
   
Р.Нуруллинның тел байлыгын, халык авыз иҗатын белеп, урынлы куллану мисаллары архивымда башка язмаларыннан да теркәлгән. Мәсәлән: Әти-әниләре янына кайтмаган кешеләр терсәкләрен тешләрдәй булалар да, терсәк ерак шул, тешләп булмый (Татарстан радиосы, 2013, 5 март).
   
Иҗатчының телбизәкне максатчан (сөйләм мотивларына карап, тематик, шәхси үзенчәлеге белән бәйле һ.б.) куллануына мисалларны бүтән җурналистларыбыз әсәрләреннән дә күзәтәбез. Кайбер мисаллар белән чикләнәбез. 
   
Наил Шәрифуллинның “Торгынлыклы тотрыклылык” язмасының эчтәлеге – иктыйсадый торгынлык, коррупция. Ә шуны чагылдыру алымы – ул образлы троп. 
“...Урысның “руслар озак җиксәләр дә, җиккәч тиз чаптыралар” дигән, пошмаслыгын, озак җыенуын, тик бер кызып киткәч, имештер ки, олы эшләр майтарырга да сәләтле икәнен аңлаткан, үзләре үк тудырган мәгълүм әйтеме бар бит....”.
   
Кызык башлангыч бит. Шушы мәкальгә сюжет салып, шуның компонентларыннан файдаланып, тропны азагынача сурәт итеп бетерергә иде дә... Темага тәңгәл килгән троплар бар барын (күзгә төртелеп торган казанышларыбыз юк әле; нефтедоллар хисабына җан асрап киләбез; җәмгыятьнең җелеген суырып торган чиновниклар...; власть кәнәфие һ.б). Шулай да темага тач тәңгәл килмәгән, әлеге сюжет манзарасына ярашып бетмәгән, тисә тиенгә дип кенә әйтелгән троплар да чәпәлгән: “Әмма бер үк вакытта кыз да буаз да булып булмаган кебек, консерватор бервакытта да реформатор була алмый”; “Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, җитәкчеләребез исә “чабышны” яңа срокка күчереп куячак “ (В.Т., 2013, 1 февр.). 
   
Фәнил Нигъмәтҗанов сөйләмендә авыл рухы, аның теленең бик нечкә гадилеге, тасвирлылыгы, конкретлаштыру үзенчәлекләре чагыла. Үтә нечкә юмор-көләмәслек, төрттерү, җылы, йомшак зурлау, олылау һ.б. чагыла.
   
Бер караганда “авылчалык” чеп-чи авыл лексикасы да түгел үзе: Чүп өстенә чүмәлә; ябалак тормыш; буласы булган, буявы уңган, эш узган; улым сиңа әйтәм, киленем син тыңла кебек әйтем, мәкаль, гыйбарәләр шәһәрдә дә, бүтән төрле темаларга язылган язмаларда да очрарга мөмкин. Шулай да аларның авыллылыгы барыбер көчлерәк бит.
   
Аннары эш сүздә генә дә түгел, тулаем сөйләмнең рухында, тонында, агышында-композициясендә. “Абау, бу шикәр Үзәк бистәсендә чыгарыла түгелме соң? Чын-чынлап шулай икән. Әйтәм ул үтә баллы, тәмле... Үзебезнеке икән, ләбаса....”. Менә тагын бер өзек: тонга, сөйләм агымының самимилеге, авылчалыгына игътибар итик әле, тема бит авылныкы гына түгел, бер караганда гомуми дә: “Чыннан да күбәйделәр сәхнә тирәсендә буталучылар. Хәзер аларны клубка бармыйча да, яткан килеш кенә дә карап, тыңлап була. Телевизорны ачсаң да, радионы борсаң да шулар. Розеткага үтүк тыксаң, аннан да җыр ишетелер кебек... Бүген сәхнәне тоссыз сүз, көйсез җыр басты... кем әйтмешли, килеп терәлдек, җәмәгать. .. Сәхнәдәге “чүп үләннәре” күңелебездәге рухи җимеш бирүче халыкчан, милли рухлы, чын сәнгатькәрләребезне басып китсә нишләрбез? Бүген “йолдызларның” күбесе беркүзәнәклеләр кебек, исем белән генә йөртеләләр: Иркә, Чәчкә, Гөлсылу, Таңсылулар...” (Теләче, 2010, 23 апр.). 
   
Күпчелек очракта телбизәк чаралары, инде әйткәнебезчә, хис белдерү максатында кулланыла. Риман Гыйлемхановның Казан медикларының ваемсызлыгы, җавапсызлыгы турында борчылып, ачуланып язганы. Үпкәсе, ачуы, җан әрнүе гадәти сүзләр белән генә биреп җиткерелмәгәнгә, ул троплар куллана, анда да шушы психологик хәләткә, хискә бәрәбәр, нисбәтән троплар: “...Альберт әйтә: Шул бер кәгазь артыннан өч көн йөрим бит инде, хет инвалидлар өчен берәр ташлама юк микәнни?” ди. Ни әйтим? Орып бирәләр монда. Сәгать унынчы китте, психологыбыз юк... Аптырагач, кесә телефонына шалтыратам. “Извините, у менә ребенок заболел... “ди. Телемә килсә дә “башларыгыз муен астына килгере” дип әйтмәдем, курыктым, чөнки каргыш кире үзеңә кайтырга мөмкин, диләр бит.
   
Бар гомумкешелек хисләре, бар аерым шәхескә генә хас хис-тойгы үзенчәлекләре. Боларның икесе дә журналистик әсәрдә чагылыш таба ала. Димәк ки, темага, сөйләм ниятенә бәйле булу өстенә троп сайлау авторның кемлегенә (С.И.сенә) дә карый. Холкы-фигыленә, яше, җенесенә, һөнәренә, социаль хәләтенә һ.б.
   
Хәзер килеп, телбизәкләрне актив кулланучы журналистларның иҗат үрнәкләрен күрсәтеп, кайбер шәхси иҗади үзенчәлекләренә генә тукталып китәбез. 
   
Менә Альберт Хәсәнев холкына төрттерү, җиңелчә көләмәслек хас. Гадәти, көндәлек сөйләмендә дә һәрчак троп, юмор чарасы үзеннән-үзе килеп чыга. Кайвакыт бу экспромт урынсыз да булып чыга. ... Чал башымны иеп, дәүләтебез башлыгы Владимир Путин өчен борчылып кына түгел, чын күңелдән тирән хафага төшеп утырам әле. Соңгы вакытта дәүләт милкен талаучыларга каршы рәхимсез ут ачты бит. Әмма ул каракларны хөкем итеп бетерергә хөкемдарлар каян алыр. Аларның да ян кесәләрен тегәрҗеп белән текмәгән, үзләре дә ришвәт алмас дип кем ышандыра ала?... Үзен чорнап алган карак министрларны эре чиновникларны ул да (Путин да) таяк белән яра башласын иде. Ата каракларны хөкем утырткычына утырттың да ди (В.Т., 2013, 1 февр.).
   
Тәлгат Нәҗмиевне дә көлке темасы белән бәйле дип беләбез. Аның иҗатындагы троп, телбизәкләргә күз салсак, шуңа киная табуыбыз табигый булыр: Көлке көлә килә, артыңнан куа килә (Т.я., 2013, 19 февр.).
     
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпева иҗатында исә гомуми характердагы, шулай да башлыча мәгарифкә, сабый иҗатына, шигърияткә тартым телбизәк характерлы: үткен каләмле яшь авторлар; фән кыясын кимерү; инглиз теле дә урыс телен йотмасмы; балачак – бер мизгел, тары бөртеге кадәр; игелек җирдә ятмый; белеме бар меңне ега; мәктәп – белем иле; 
 
Искәндәр Сираҗи мәгънә төгәллегенә ирешү өчен өстәмә синонимнан файдаланырга тырыша – сүз синоним белән дә, троп (телбизәк) синоним белән дә төгәллекне көчәйтә: “Русия хакимияте “Дима Яковлев кануны”н кабул итеп, каш ясыйм дип күз генә чыгарды. Беткә үч итеп, тун яктылар, дию дә урынлы булыр...”; Русия бу, монда “майсыз кашык авызны ерта” тәгълиматы буенча яшиләр; Кукмара районында хакимият хәл итәргә тиешле проблемалар буа буарлык...; Нигезле, кичекмәстән кирәкле гамәл булса икән, юк бит – тик торганчы тун итәген уа тор, дигән кебек кенә. Бу илдә уң кул ни эшләгәнен сул кул белми шул (Б.г., 2013, 3 апр.). 
   
Мәгъсүм Гәрәевнең Латыйф Җәләй (тел белгече) турында язмасыннан: ”Профессор Җәләйнең исеме җисеменә туры килеп тора. Латыйф гарәпчәдән ачык күңелле кеше дигәнне аңлата. Эченнән дә, тышыннан да зур гыйлемле профессор иде ул. Сәер гадәтләре дә юк түгел иде үзенең. Радиода эшләгән елларымда миңа аннан ике мәртәбә интервью алырга туры килде. Һәр җөмләсендә тел галиме булуын сиздерә, талканын коры тота бу. Сүз белән сөзеп, тел белән телеп тә ала. Берсендә ничектер, тел белән чумар ишүче булдыксыз түрәләр турында сүз чыкты. Латыйф абый андыйларга карата фикерләрен шагыйрь Зыя Мансурның шигъри юллары белән көчәйтеп җибәрде: Бар шундый мөдирләр // Телгә бик шома алар //Коры мунчала белән /Аркаңны юа алар (М.җ., 2012, 6 апр.).
   
Фәрит Вафин: “Ришвәтне ничек алалар икән дип баш катырып утыр инде син, адәм көлкесе! Берәр гозер белән бүрегеңне салып бүлмәләренә керсәң: “Син миңа нәрсә белән килгәнеңне әйт, мин сиңа нәрсә белән китәсеңне әйтермен”, дияргә яраталар ди бит алар. Менә бит, килмәсә килми ул Миллионлап алган абзыйларга бармак селкиләр. Ярамый янәсе; Ришвәт бетсә, бөтен эшләрнең асты-өскә килә, тормыш җимерелә, чиновниклар бетә дигән сүз (Б.г., 2013, 15 гыйнв.).
   
Сүрия Мингатина: Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Кеше хәлен кеше белми үз башына; Начарлыкны теләсә нинди рухи гарипләр дә эшли ала, ә яхшылык эшләү өчен рухыңның таза, җаныңның саф булуы кирәк. Яхшылык җан җылыңны сорый (Ә.т., 2012, 14 ноябрь).
 
Нәзилә Сафиуллина: Ун тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрик дип, хезмәттәшем Раилә белән ... шунда (Яңа турага) киттек; Кеше күреп, үзеңне күрсәтеп дигәндәй, кызык өчен булса да барып, акча туздырып кайтырга ярый (Т.я., 2013, 26 март).
   
Гөлинә Гыймадова: ... Әлмәт музыка училищесына нигез салган, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрын җитәкләгән, Казан театр училищесы дилбегәсен үз кулларына алып, көйле эзгә керткән шәхес бу гамәлләре турында күкрәк киереп сөйләмәс (В.Т., 2013, 1 февр.). 
   
Сәрия Хәбибуллина: Язгы кояшта игенче җәйге басуларын күрә (Адымнар, 2013, 9 март). Бу тапшыруда телбизәк куллануның үзенә бер алымы кулланыла иде – Шомбай тапшыруның сөйләмен халыклаштыру ролен үти, телбизәкләрне махсус куллана иде: Агач җимеше белән, кеше эше белән; Егет сүзе бер булыр; 
   
Әхтәм Зарипов: Ирешелгәннәр түгел, ә ирешү юлына басу кыйммәтрәк; Тетрәндерерлек сәнгать әсәрләре тудырырга үзләре тетрәнә алган шәхесләр генә сәләтле (М.җ., 2012, 14 сент.); 
   
Мансур Мортазин: Кандидатларның берәрсе кыңгыр эшне кырык ел элек кылган булса да, сайлау вакытында аны барыбер казып чыгаралар һәм шуның белән йөзеңне кызарталар (В.Т., 2006, 13 май); Ата-ана үз баласын... байлыкны түшәмгә төкереп ятып яки типтереп йөреп түгел, эшләп табарга кирәклеген бәгыренә сеңдерергә тырышкан (В.Т., 2005, 19 март); Лаеш шулпасы, таякның авыр башы, чәчләр үрә тору, ут белән су арасында калу, ләчтит сату, трай тибү, ике агач арасында адашу, телеңне тыю; авыр хәл; күздән югалу; күз йөгертү; ярык тагарак алдында калу; сукмак салу, күкнең җиденче катына кадәр күтәрелү һ.б.
 
Йөз елдан озаграк тарихы булган татар матбугаты, барлык гаммәви аралашу чаралары милләтнең асыл сыйфатларының үзәген тәшкил иткән татар теленең бай мирасыннан элек-электән тулы һәм оста файдаланырга тырышкан, бу кыйблада аның мул тәҗрибәсе тупланган. Ул тәҗрибәне өйрәнү юнәлешендә инде фәнни байлыгыбыз да байтак. Тик бу юнәлештә шактый камилләшкән өйрәнү системасы әле җитлегеп бетмәгән, катгый бер тәртип тә урнашмаган. Бүген без дә андый системаны тәкъдим итә алмыйбыз. Әйдәгез, эзләнүләрне бергәләп алып барыйк. 
                                            Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 27.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»