• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]

 

 

 
Архив
 

               

25.07.2018 Икътисад

Ана капиталының яңача күләме билегеле

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әниләр­не сөендергән. Ул 2020 елдан Ана капиталын кабат индексацияли башларга җыенулары турында әйткән. Дәүләттән бирелү­че матди ярдәмне файдалану мөмкинлекләрен дә арттырмакчылар.

“2020 елда һәм алга таба Ана капиталы инфляция күр­сәткечләреннән чыгып ин­дек­сацияләнәчәк”, – дигән ви­це-премьер. Бу хакта ул “Демография” илкүләм проекты турында сөйләшкәндә әйткән. Билгеле булганча, илнең демографик үсешенә багышланган әлеге документны тор­мышка ашыру өчен 3,5 триллион сум акча тотарга ниятлиләр. Әлеге сумманың зур өлеше федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк дип көтелә. “Демография” проекты кысасында, декрет ялында утыручы әниләр тизрәк эшкә чыксын өчен, балалар бакчаларында нәниләр төркемнә­­рен арттыру да күздә тотыла.
 
Ана капиталы 2015 елдан бирле “катырылган”. Хәзер аның күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Программа 2007 елдан бирле гамәлдә. Дәү­­ләт­тән матди ярдәмне гаиләдә туган яки улыкка алган икенче һәм аннан соңгы балага бирәләр. Акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, сабыйның сәла­­­мәт­­­­ле­­­­ген ныгытуга һәм әнинең булачак пенсиясенә тотарга ярый. Шушы көннәрдә Россия Дәүләт Думасында Ана капиталына бәйле тагын бер ка­нун проекты тикшерелә. Депутатлар матди ярдәмне бакча йорты сатып алырга файдаланырга рөхсәт итмәкче.
 
Әйтү­­­­­­ләренә караганда, бүген кулында сертификат булган гаиләләрнең яртысы диярлек аны шкафта гына саклый. Чөнки Ана капиталын файдалану өчен тәкъдим ителгән чаралар аларга туры килми. Шуңа күрә әлеге исемлекне тагын да киңәйтергә кирәк, дигәннәр. Бакча йорты турындагы фикер дә юктан гына түгел. Бу – ял итәргә дә, үзеңә кирәкле яшелчә, җиләк-җимешне үстерү өчен дә шәп урын, ди түрәләр. Статистика мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләр гаиләгә кыш буе ашарга кирәкле бәрәң­генең – 90, башка төр яшелчә­ләрнең – 82, алма-чиянең – 50, сөтнең исә 15 процентын үз кишәрлегендә җитештерә. 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.07.2018
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом