|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2008 Матбугат
"ЯҢА ГАСЫР" БАУМАНГА ДӘШӘЕл саен башкалабыз Казанның нәкъ үзәгендә массакүләм мәгълүмат чараларының Матбугат урамы дип аталган зур бәйрәмен уздыру матур гадәткә керде. Быел да Бауман урамы Матбугат урамына әверелә. 23 май көнне сәгать көндезге 11дән кичке 4кә кадәр Казанның газеталары, радиостанция һәм телеканаллары ачык һавада эшләячәк. "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесен, "Яңа Гасыр", "Love-радио Казан" радиоларын, "Татарстан дулкынында" газетасын һәм www.tnv.ru интернет-сайтын үз эченә алган "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең мәйданчыгы, һичшиксез, иң кызыклылардан булыр, дип уйлыйбыз. Бауман урамы уртасында "Татар ашлары йорты" каршында сәгать 11.00дә татар эстрадасы йолдызлары концерты башланып китә, ә 12.00дә Матбугат урамы Татарстанның беренче спутник каналы - "Татарстан – Яңа Гасыр"да туры эфирга чыга. Бәйрәмнең төп алып баручылары – Светлана Звонарёва ("Новости Татарстана") һәм Фәнис Камал ("Татарстана Хәбәрләре"), аларга шулай ук "Яңа Гасыр", "Love-радио Казан" ди-джейлары ярдәм итәчәк. Бауман урамына бәйрәмгә килүчеләрне "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесенең популяр алып баручылары һәм яраткан радио ди-джейлар белән очрашу көтә. Без һәр кешегә дә бүләкләр – шарлар, телеканал логотибы төшерелгән әләмнәр һәм "Татарстан дулкынында" газетасының бер санын әзерләдек. Сезне мавыктыргыч конкурслар, матур бүләкләр һәм яраткан алып баручылар, ди-джейлар, эстрада йолдызлары белән очрашудан, гомумән, бәйрәм тәэсирләреннән туган яхшы кәеф көтә! Фотода: Фәнис Камал.
--- |
Иң күп укылган
|