|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2018 Җәмгыять
Бүген армия генералы Мәхмүт Гәрәевка - 95 яшьРусия армиясенең легендасы, Хәрби академия президенты күркәм гомер бәйрәмен каршылый. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүдән Кенигсбергка кадәр барып җитә, Манчжуриядәге алышларда катнаша, Мисыр, Сүрия, Әфганстан кебек илләрдә ил мәнфәгатьләрен яклый. Моннан тыш, ул - илнең Кораллы Көчләренә багышланган 20 китап, йөзәрләгән фәнни эш һәм мәкаләләр авторы.
Генерал Хәрби академия белән 20 елдан артык җитәкчелек итә, Оборона министрлыгында генеральный инспекторлар идарәсендә эшли. Гомеренең алтын көзендә дә ул алга яңа максатлар куеп яши.
Сезне Ходай сәламәтлектән ташламасын, якташыбыз, дип яза Кызыл Таң.
Фото: "Татары мира" сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|