|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2018 Мәдәният
Салават Фәтхетдинов: Ничек кенә әзерләнсәң дә халык канәгать булмаячакСалават Фәтхетдинов 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә булачак концерт программасы турында сөйләде. Җырчы әйтүенә караганда, концертта туган тел, пенсия яше озынайтыуы, чемпионат һәм башка бик күп, бүгенге көннең «кадагында» торган проблемалар юмор һәм җыр аша күтәреләчәк. Салават Фәтхетдиновның 30нчы конерт сезоны һәр елдагыча Камал театрында узачак. Быел сезон 1 август узачак һәм 20 августта “Татар моңы” җыр фестивале белән тәмамланачак. «Бу тамашачылар өчен иң җиңел концерт булырга тиеш. 30 ел эчендә җырлаган һәр репертуардан иң танылган берәр җыр алып, шулар арасында иң яхшы 20 сайлап һәм берничә яңа җыр өстәп ясарга булдык. Миңа гына авыр булачак, чөнки, чыгыш ясаган 30 ел эчендә 600дән артык җыр җыелган. Һәм шуларның иң яхшыларын сайларга кирәк. Зур булмаса да, яшәлгән гомер, үтелгән юл бар. Артист тормышында бу зур вакыйга.» — дип сөйләде җырчы журналистларга. Шулай ук артист концертта юмор аша бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын күтәрәчге турында әйтте.
«Татар халкы бик кире халык, моны эшлә, тегене эшләмә дип кушсаң, тыңламыячак, ә үзе аңласа, юмор белән аңлый. Тик ничек кенә әзерләнсәң, нинли җырлар кертсәң дә халык канәгать булмаячак, һәм ул дөрес тә эшли. Чөнки бер кешегә бер җыр, икенчесенә башкасы ошый. Яңа сезонда Илгиз Закировның, Роберт Миңнуллинның, Алмаз Хәмзинның, Фирзәр Мортазинның, Зөлфирә Минһаҗеваның һәм башкаларның җырлары яңгыраячак, — диде Салават Фәтхетдинов.
--- |
Иң күп укылган
|