• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 22 Май Лилия Мингулова
  • 22 Май Фәридә Ишморатова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

19.07.2018 Ана теле

Ана теле: Телбизәк иҗатының гасырлардан килгән мирасы бар. Беләбезме? Өйрәнәбезне?

Әлбәттә, матбугатта тел бизәкләү чараларын куллану, үзгәртеп куллану осталыгын татар журналистлары иң әүвәле халык авыз иҗатыннан һәм язучы-әдипләрдән өйрәнә башлый. Ул энҗе бөртекләрен иң борыңгы әдәби әсәрләребездән эзләп табарга күнегергә кирәк. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ында: фикер бирү, бәхетле тормышка чыгу, гакылдан шашу, гаеп булу, күңел тую, дөнья төзү, гыйшык төшү, шөкер булу, сарыф кылу, император якасыннан эләктерү, чит күз белән карау һ.б.

Дөньякүләм тарихи әһәмиятле бу классик әсәр, шөкер, төрле яклап, шул җөмләдән тел байлыгы үзенчәлекләре ягыннан да тәфсилле өйрәнелгән. Темабызга кагылган мисалларны шул хезмәтләрдән күзәтеп тә, әлбәттә инде, оригиналны җентекле өйрәнеп тә баеп була. 
   
Габдулла Тукай иҗатыннан, аның ифрат мул тәҗрибәсеннән мисалларны моңарчы да китергән идек. Бу очраклылык та, ниндидер шаблон-калыпка иярү дә түгел – халык авыз иҗатын, беренче нәүбәттә халыкның метафорик, телбизәк мирасын тулы файдаланган, бу максатта аны махсус өйрәнгән, оста кулланган әдип, әлбәттә, беренче өлге. Бу бер. Икенчедән, Тукайның бу юнәлештәге эшчәнлегенең төп өлеше нәкъ менә аның журналистлык эшчәнлегенә кагылуы да бик әһәмиятле. Шуңа күрә дә бүгенге эзләнүләребездә без мисалларны аның нәкъ менә үзе чыгара башлаган газетлардан, нәкъ менә журналистик-публицистик әсәрләреннән алып, анализлыйбыз. Нәкъ менә бүгенге журналист ихтыяҗын, бүгенге таләпләрне истә тотып. Ул күчерелмә мәгънәле сүз – тропларны куллану остасы.”Тел” мисалын гына алыйк. ... Сез, хөрмәтле имамнарымыз, ничөн “Фикер” гәзитәсе идарәсенә тел озайтып йөрисез (“Сайланма әсәрләр”. Ике томда. 2006 ел. 2нче том. 29 б.); ...Мәсҗедкә барып, ахунд артыннан яман тел берлә таш атып калган иде (30 б.); ...”Фикер” идарәсенә бер карыш озын тел чыгарып, халык арасына фитнәләр төшереп йөрмәгез... (31–32 б.). Монда туры мәгънәлек белән күчерелмә мәгънәлек әле тәмам аерылып та бетмәгән. Кешенең чын (“тере”) теле күз алдына килә, журналда ул шулай чын тел итеп ясалган да; “Йолдыз” гәзитәсе аркылы җәдитлеккә чыгып, моңарчы тел тиергән вә чәйнәгәне өчен ... (248 б.).
   
“Сүз” кәлимәсе дә актив троп. “Тугъры сүз”. Баш исеме. Бу гыйбарә күптән инде бер мәгънәле берәмлеккә әверелгән, фразеологизм булудан да туктаган – туры (кәкре түгел) мәгънәсе хәтердә дә тормый (42 б.). Тугъры (туры) сүзе шушы мәгънәдә (хак сүз, дөрес фикер, яшермичә, икейөзләнмичә мәгънәсендә) башка тезмәләрдә дә кулланыла: тугъры җавап (19 б.).
   
Баш сүзенең туры һәм күчерелмә мәгънәләре нисбәтен күзәтү кызыклы: Өч баш мәкаләсендә (218 –223 б.). Баш – туры мәгънәсендә ( ...ниндидер Җәнадил шәһәренең кяфер “патча”сы, Гали батырның башын кисеп китерер өчен үзенең бер пәһлеванына ярым дәүләтен, аның өстенә бик матур кызын да биргән; Баш – күчерелмә мәгънәдә (бүтәннәрдән бер башка өстен мәгънәсендәрәк); Надан дисәң надан шул: патча башың белән гали батыр башын таныма, имеш! Янә бер очрак: һәр шәһәрдә үзенә күрә чүплек башы була бит (221 б.); Күчерелмә: тере кешенең тере башыннан, сурәттәге (клишедагы) кешенең сурәттәге башы турында: “Ни эшләгән булсын Зингернең кургашын клишесендәге мин тасвир иткән яшь киленнең башын кискән. Тәмам 15–20 номердан бирле карап киләм инде, “Дин вә чүплек”нең ахыр битендәге яшь киленнең башы юк. Бер башсыз гәүдә машина тегеп утыра (222 б.). Бу күчерелмә мәгънә төсмерле сүз янә төрле төсмердә кабатлана ала икән: Чәчен тап-такыр кырган шикелле, тиресе һәм мие белән күптән башын (чәчен мәгънәсендәге күчерелмәлек) кырып ташларлык кына чүбек башлы (фразеологизм) Вәли муллалар Зингерның матур марҗасының башын кырган булалар (туры мәгънәгә якын күчерелмә, троп булып күзалланмый). Күчерелмә мәгънә төсмерләренең төрләрен күзаллар өчен янә берничә вариант китерергә була: “Менә Ахмакҗан абзаң чәй сәүдәсе вакытыннан бирле үк килгән гадәте белән “Жигули” бутылкасының башын да, фәләнен дә кырмыйча, туп-туры игълан итеп килә бит. Син дә, бер мәртәбә ширкәттән акча алгач, Зингер марҗасын башсыз калдырырга ирекле түгелсең. Аның башы матур, синең башың төсле ярты пот чүпрәк чолгамаган (222 б.).
   
“Мич башы кыйссасы” мәкаләсенең өстәмә исеме дә бар: “Баштан үткән бер эш”. Бер башисемдә – ике баш сүзе, икесе ике мәгънәдә: фразеологизм булып береккән гыйбарәләр, шулай да бермәгънәлелеге икесенеке ике яссылыкта (284 б.).
   
Хәзер килеп, Тукайда сүзләрнең туры мәгънәдән күчерелмә мәгънәле берәмлеккә әйләнгәндә мәгънә төсмеренең үзгәрү барышын күзәтик әле: 
   – мәгънә киңәя: мәсәлән, тырнак капкын мәгънәсенә кадәр киңәя (9 б.): Ходай сезне Газраил тырнагына тапшырмыш иде; 
   – кылычтан кичерү фразеологизм төсмерен алып, гомумән җәзалау мәгънәсенә күтәрелгән: ... инглизлар һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләнгәннәре шикелле... (9 б.).
   
Янә мисаллар. Инде хәзердә: “Фикер” идарәсен кырдырам, ваттырам”, дип сөйләп утырганда, аңар итәк астыннан спичка сызып, пожар чыгарасыз (30 б.); Ул, синең шикелле, бер тиенләп ярлыларны да тунап йөрмәгән (33 б.). 
   
Һәр троп, телбизәкнең тәэсир көчен уйлаганда-анализлаганда шагыйрь сурәтенең публицистлык сыйфатлы булуын, ягъни иҗтимагый төсмер алуын тоясың: ...Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде (10 б.); ...Милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны (редактор искәрмәсендә: Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла) куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борыңгы кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны, муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; Шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрнең чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт (мәңгегә, кыямәткәчә) алданмасын (11 б.). 
   
Тукайда шигъри әсәр булсын, публицистика булсын һәр аерым күчерелмә мәгънәле сүз, гыйбарәләр ярдәмендә бөтен бер сурәт-образ, сынландыру (гәүдәләндерү) барлыкка килә. Талант! Хәзергә Габдулла Тукайның телбизәк җәүһәрләре мирасыннан берничәсен генә зиһендә беркетеп, (Дәрт белән каләм сызу; Кеше гомере сүнү; Күз тегеп багу; Күктә, югарыда ни генә булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул һ.б.) алга таба китик;
   
Шөкер, халкыбызның метафорик мирасын өйрәнер өчен Г.Тукайга өстәлгән чыганакларыбыз да мулдан. Галиәсгар Камал, образлы сүз, афоризм, мәкаль, әйтемнәр куллануның барлык юлларын өйрәнеп, халыкның тел байлыгыннан файдалануда К.Насыйри, Г.Кандалый юлын дәвам иттерә. Мәсәлән, “Бәхетсез егет” драмасында мәкальләр, әйтемнәр күп һәм урынлы кулланыла. Бу яктан Кәрим байның теле аерылыа тора, бер өзектә генә дә: ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, аңар биргән үгетне бер эткә бирсәң, ул да бераз әдәпләнер иде. Бу инде, бөтенләй, иясен талаган эттән начаррак...” яки “атта гаеп булган шикелле, тәртәдә дә инде гаеп бар. Әмма инде эш узды: үлгәннән соң тәүбә юк дигәннәр...”.
   
Фразеологизм төрендәге күчерелмә берәмлекләр: эштән чыгу, җилгә китү, кырык төрле ялган, күз тотып торган кеше, җан тирләре чыгу, акыллы баш, теңкә корыту, үкчә күтәрү, хәзерләгәннәр иде ди сиңа баш; телеңә салынып торма, ана дуңгыз, косарсың килешеннән; Чагыштырулар: арба артына таккан дегет лагуны шикелле; казан төбе шикелле каралу; иясен талаган эт шикелле... 
   
Мирасны барлауны дәвам иттерү өчен яшь иҗатчыларыбызга, укучыларыбызга бер чыганак тәкъдим итәм. Югары уку йортлары өчен беренче тапкыр “Татар риторикасы” дәреслеге бастырып чыгаргач, аңа кушымта итеп уку-укыту кулланмасы бастырып чыгару зарур иде. Менә шушы максатта инде бөтен әдәби, публицистик мирасыбызны диярлек нәкъ менә нәфис сүз осталыгы яссылыгында барлап чыгарга туры килде. Озак еллардан соң гына, ниһаять, 2013 елда “Нәфис сүз осталыгы” дигән уку-укыту кулланмасы чыгаруга ирештек. Хәзер шул мәҗмугага тәкъдим ителгән нәфис сүз осталарының бүгенге темабызга –телбизәк кулланудагы тәҗрибәсенә турыдан-туры кагылган кайбер нәтиҗәләрне кыскартып тәкъдим итеп китик. 
   
Фикер агышын чичән-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла иҗатыннан мисаллар белән дәвам иттерик. Тулаем алганда, чичән-шагыйрьнең шигырьлђрендђ ић ышанычлы, ић кљчле дђлиллђр – алар халыкныћ њз “туры сљйлђме” – мђкаль, ђйтем, канатлы гыйбарђлђре. 
           
Кљче бар мирзаларга ќарамсынып,
         
Шђригатьне књћел љчен борып салган.
   Теманы тирәнрәк өйрәнер өчен аеруча бай мираслы остазларыбызны хәтердә яңартып кына китәбез. Каюм Насыйри: ут йөртә, тавык йөрәк, аяк сузу; Габделҗаббар Кандалый: Иген икмәк бирер икмәк,// Белеп иксәң, бирер күпләп;
        Йакутлар табыладыр вакыт берлән
        Вакытлар табылмыйдыр йакут берлән; 
              Туганлык кадрене белсә – туган ул
              Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул.
    Галимҗан Ибраһимов: йөрәк ярылу, тәне кайнау, җан өшү һ.б.
   
Бу остазларыбызның телбизәк дөньясында туплаган хәзинәсен барлаган фәнни хезмәтләр дә мулдан, шул ук вакытта аларның үз хезмәтләрен – иҗат җимешләрен тату мөмкинлеге һәркайсыбызга насыйп әйләгән, иренмик, төпченеп өйрәник. Алдагы язмабызда исә бүгенге журналистикага кайтып, каләмдәшләребезнең иҗат эзләнүләре үрнәгенә янә мисаллар китереп, иҗтимагый тезмә тропларны куллану тәҗрибәсенә журналистларыбыз эшчәнлеге үрнәгендә җентекләбрәк тукталырбыз.
                                                  Илдар Низамов,
                               филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.07.2018
Матбугат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом