|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2018 Криминал
Зәйдә 12 яшьлек кызны көчләгән ир-атны 17 елга утырталарАпрель аенда Зәй шәһәрендә 12 яшьлек кызны көчләгәннәр дигән курыныч хәбәр таралган иде. Көчләүче тиз арада тотылды, аңа бүген хөкем карары чыкты. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы сайтында хәбәр ителә. Суд ачыклавынча, 31 яшьлек җинаятьче 12 апрельдә үзенә таныш булмаган 12 яшьлек кыз баланы өенә алып керә һәм аны икенче көннең иртәсенә кадәр шунда тота. Баланы кыйный, көчли, планшетын һәм алтын алкаларын тартып ала.
Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодесының өч маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм аны 17 елга кырыс режимлы колониягә утырту турында карар чыгарды.
--- |
Иң күп укылган
|