• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)
  • Яхшы хәлдә машина сатып алам 89279384704
  • Казан Совет районында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Т 16 трактор сатыла т89991567823
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996

 

 

 
Архив
 
 
17.07.2018 Авыл

Көтүче Гапти фаҗигасе (Булган хәл)

Авылның Хабрай кушаматлы атаклы көтүчесе Хабибрахман аягын сындырган, менәтерә! Кайда, ничек диген әле — атлап барган җиреннән гап-гади бер түмгәккә сөрлегеп ләбаса...

Алтмыш морҗалы кечерәк кенә бу авылда утыз баш сыер, унсигез чамасы башмак тана, илледән артык сарык һәм бәрәннәр исәпләнә. Яз якасыннан инде менә җәйнең кочагына атлап керәбез дигәндә генә шушындый күңелсез хәлнең килеп чыгуы җиргә, мал-туарга ябышып яткан халыкны пошаманга салды.
 
Шулай булмый ни, дүрт аяклы малларның туймас тамагын кояш нуры яисә тыкрык чирәме белән генә томалап куярмын димә. Аннан килеп, ни әйтсәң дә, Хабрай үз кеше: мал башына еллык акчаны утыз тәңкәдән артыгын сорамый. Мең дә тугыз йөз җитмешенче еллар уртасы өчен бик тә таман акча инде бу. Югыйсә читтән килгәннәр әнә бәяне алтмышка кадәр күтәрмәк булып әтәчләнә, сатулаша...
 
* * *
 
Авылның бәхетенә күрә, бу четерекле мәсьәлә бер көн дигәндә хәл ителде дә куйды!
 
Булачак өр-яңа көтүчене фәрештәләр күктән төшерделәр диярсең... Егерме биш яшьләр тирәсендәге, ярпач гәүдәле, табак битле, эчкәресеннән балкып торган мөлаем бер егет кеше. Күп сөйләшми, сатулашмый, үз эченә йомылганрак адәм баласына охшаган. Моның исә асылда егет үзе генә белгән җитди сәбәпләре бар иде, билгеле. Хәер, бу хакта сүз соңрак...
 
Менә авылның һәр иртәсендә, таң әтәчләрен дә уздырып, чыбыркы шартлый! «Уяныгыз, йоклап ятмагыз!» — дигән сүзләрне әйтә кебек ул. Чат саен сыер-сарыклар мөгрәшә. Сакалбай кәҗәләр, гадәтенчә, койма-рәшәткәгә ышкылып уза. Иртәдән кузгалып көтү куган халыкның җаны тыныч: иншалла, мал-туарлар урман һәм болынның сусыл, яшел киңлекләрендә туклыкка кинәнәчәк...
 
Габдрахман атлы яңа көтүченең дә дөньясы түгәрәк. өй борынча кунып яши башлады. Кичен — авыл ашы, кайчагында тавык шулпасы да эләккәли үзенә. Күн сумкасында һәрвакыт әбәдкә дигән ипи-сөт, яшел суган, тәгәрәп пешкән каты йомырка булыр. Аңа иптәшкә көтүне кулда тотар өчен йорт саен берәр малай-шалай яисә чират хуҗасы ияреп чыга.
 
Инде менә чын дөресен әйтергә дә вакыт җитте бугай. Армия хезмәтендә бик зур бәхетсезлеккә дучар булды Габдрахман. «Погранвойска» дип аталса да, элек-электән күпме мактана килсәләр дә, хәтта анда да юньле тәртип юк икән. Кулына автомат тотып, Кытай-Совет чикләрен саклады ул. үзенә күрә күңеленә хуш килердәй матур көннәре, якты өметләр дә юк түгел иде. Ләкин...
 
Казармадагы төрмә тәртипләре, яшь солдатларны кыерсыту, төнлә уятып җәберләү, бәдрәф чистарту кебек иң әшәке эшләрне фәкать алардан башкарту тәмам чыгырыннан чыгарды таза бу егетне. Ата-ана назын күрмичә, әбисе тәрбиясендә генә үскән ятим малай яман гадәтләрне җаны-тәне белән һич кенә дә кабул итә алмады.
 
Берсендә... сары чәчле бәйләнчек сержантны, бер селтәнү белән, казарма идәненә көлтәдәй егып салды ул! Хакыйкать эзлим дигән менә шушы гамәле бик тә кыйммәткә төште ул чакта. Аяк-кулларын сөлге белән бәйләп, офицерлар гына су коена торган бассейнга ялангач аягүрә бастырып куйдылар аны. җир астыннан бәреп чыккан чишмә суы коточкыч салкын иде. Менә шунда, автомат белән саклап, өч сәгать буе боздай салкын суда бастырып тоттылар шушы татар егетен...
 
Өшеде, туңды, калтыранды ул, тәне-гәүдәсе буйлап тора-бара секунд саен салкын «кырмыскалар» йөгереште. Су салкыны акрынлап җелекләренә, сөякләренә хәтле үтеп керде, бөтен күзәнәкләрен изеп ташлады аның. Моның нәтиҗәсе бик аянычлы булып чыкты: Ходай биргән сәламәтлеген югалтмаса да, табигать бү­ләк иткән иң кыйммәтле хәзинәсен — ирлеген югалтып, мәхәббәт-гыйшык эшләренә аның инде бернинди дә теләге, маһирлыгы калмаган иде.
 
Бу серне һичкемгә де әйтергә, уртаклашырга ярамый, билгеле. Бу серне берәү дә белергә тиеш түгел иде. Ахыр чиктә, кимсенеп яшәмәсен өчен. Егетнең уйлары, инануы әнә шушы хакыйкатьне үзләштереп өлгерде, ныклы бер карарга килде. Иң яхшысы — ялгызлык, ялгызлык, үз эчеңә кереп бикләнү... Бәлки, тора-бара күк капусы аның хөрмәтенә бер ачылыр әле... Хәзергә сабыр итәргә, Аллаһ кушканны үтәп яшәргә кирәктер...
 
Шуңа да ул ерактагы туган авылыннан, шәһәрдә вакытлыча фатирга кергән яшь хатыныннан да аңлы рәвештә качып китте, ялгызак җанына сыеныр почмак, яшәр урын эзләде.
 
Менә күрәсез, ул аны уңышлы гына тапты да шикелле.
 
Кечкенәдән тальян гармунга мөкиббән булганлыктан, Габдрахманның җыр-моңга маһирлыгы биредә, урман-тугайлар, гөнаһсыз табигать кочагында өр-яңача бәреп чыкты лабаса! Ул ике бармак юанлыгы кура-камышлардан курай, әйе, чып-чын курай ясарга һәвәсләнеп китте. Тора-бара иртәдән-иртүк чыбыркы шартлатуларның да хаҗәте бетте: курай тавышы ишетелдеме, авыл кешеләре иртәдән үк капка төбенә чы­гып баса; аяклы маллар исә, моңлы курай көенә җай гына тирбәлеп, болын-урманнарга таба юнәлә...
 
Әнә шулай тиз арада яратып, үз итеп өлгерделәр Габдрахманны авылда. Исем-фәләнне кыскартырга күнеккәнлектән, бик күпләр Гапти дип кенә эндәштеләр үзенә.
 
Ләкин җәйнең кыл уртасында, әллә каян гына җые­лыш дигән нәрсәкәй калкып чыкты авыл клубында...
 
* * *
 
Утызынчы еллар бурасыннан калган бу калтырча клуб әле һаман да халыкка хезмәт итә иде. Кырмыскадай мәш килеп, авылның сау-сәламәт халкы клубның агач эскәмияләренә җыйналышканнар әнә.
 
Хикмәт шунда: аягы төзәлеп, инде ничә дистә еллар авылның төп көтүчесе саналган Хабрай үзенең хокукларын дәгъвалый башлаган икән. Бердән, түшәмгә карап тик ята торган ялкаулар затыннан түгел; икенчедән, дөнья булгач, аны акча-фәлән яклары да кытыкламый түгелдер. Абруе да бар: бывший фронтовик, аракы эчәргә дисәң егылып китми. Урман-кырларның да һәр почмагын география картасыдай яттан белә диярлек.
 
Мәсьәләне хәл итү өчен кичкырын менә шушы клубка җыйналдылар да инде. Алтмышны узган Хабрай ага әле нык, таза, күркәм күренә — куе кара чәче көмештәй чал төсмерләр белән аралашкан булса да, сакалы пөхтәләп кырылган, аякларын өстерәми генә туры атлый, башын-ияген ишегалды әтәчедәй югары күтәрә төшкән. Бу хәлиткеч ми­нутларда як-ягына каранырга вакыты да юк шикелле аның.
 
Бригадир Хәсәнша белән туп-туры сәхнәгә, төсе качкан комач җәелгән өстәл янына уздылар. Фәлсәфи-хикмәтле итеп бераз гына тын утырдылар, аннары бригадир кеше сүз алды:
 
— Иптәшләр! Бүген без көн тәртибендәге мөһим бер мәсьәләне хәл итәргә җыйналдык. Күреп торасыз, көтүчебез Хәбибрахман агай ныклап аякка басты. Аның үз эшенә — көтүче булып кире кайтасы килә... Безнең хәзергә действующий (бу сүзне урысчалатып әйтә бит, малай актыгы!) көтүчебез бар, менә шуңа күрә мәсьәләне уртага салып сөйләшик, хәл итик бергәләп...
 
Залда хәзергә шау-шу сизелми, гаҗәеп бер тынлык, һәммәсе ни булыр икән дип көтәләр, бригадирның сүзен тыңлыйлар.
 
— Безнең бригада икенче ел инде рәттән колхоз ида­рәсенең күчмә вымпелына лаек. Көтү мәшәкатьләреннән безне азат иткәнгә күрә, бу вымпелда хөрмәтлебез Хәбибрахман агайның да өлеше зур. Колхоз ида­рәсе һәм авылдашлар исеменнән без аңа иң элек рәхмәтләребезне җиткерик булмаса...
 
Әйбәт кенә кул чабулар. Хабрай, билгеле ки, әлеге мактау сүзләрен сары май урынына йотып куйды. Аның күңеле мәтәлчек ата бугай. Яңа көтүче Гапти генә ут эчендә яна иде: аның язмышы ничегрәк хәл ителер дә, алга таба ничегрәк яшиселәр булыр? Бригадир сүзен дәвам итә:
 
— Ә хәзер авылыбызның мал-туарларын көтү турында Хәбибрахман ага белән безнең яңа килешү төзүен сорасак, ничек булыр, авылдашлар.
 
Залда шау-шу, карга кө­түедәй үзара сөйләшү купты! Нәкъ шул чакта Хәбибрахман ага, нидер әйтмәк булып, урыныннан күтәрелде. Бригадир шундук:
 
— Менә хәзер ул үзе әйтер, — диде дә сәхнәдән ераклаша төште.
 
Өстәл артында Хабрай ялгызы калды. Күзләрен хәйләкәр кысып куюы һәм башактай сары мыеклары астыннан көлемсерәп карап торуына караганда, аңардан шактый мут сүзләр чыгачагына шик юк иде.
 
— Авылдашлар! — диде Хабрай, тамак төбеннән чыккан көчле тавыш белән сүз башлап. үзе колакка катырак булганга күрә, башкалар да начар ишетә дип уйлый иде ул. — җир кешеләре, мине онытмаган өчен рәхмәт сезгә!
 
Бу урында ул, яр буен­дагы балыкчыдай, залда утырганнарга яңа бер караш ташларга да онытмады­.
 
— Үзегез беләсез, гыйнвар суыгында мин сугыштан ырматиз белән кайттым. Духтырлар күп йөрергә кушмады. ә карчык әйтә, күбрәк йөр, ди. Карчык кайнар мунча якты һәм солы суына утыртты мине... Карчык минем беткәнче акыллы, бер стакан салып бирде дә әйтә бу: бар, йөр, ди. Йөреп киттем тә­ки. әнә шулай сезнең көтүче булып киттем мин. Егерме елдан артык сезнең малларны көтәм, авылдашлар. Йә, әйтегез, кайсыгызның миннән начар көтүче дип зарланганы бар? әллә алай түгелме, ә?!
 
Абзый бу урында уң кулын колагына якын китерде. Кем инде, узган ел минем сыерларны начар көттең, дип аңа карата зар сүзләре әйтер икән? Көтүчене ачуландырсаң, кайчакларны сөтсез утыруың да бик ихтимал лабаса.
 
Хәйләкәр-шома Хабрай дилбегә очын яңадан үз кулына эләктереп алды:
 
— Күрдеңме, энем Хә­сән­ша, һәммәсе канәгать, ә син нәрсәдер сөйләнгән буласың...
 
Хабрай залдагыларның аз гына тынычлануын көтте һәм, уйларына батып, янә чын-чынлап сөйләп китте:
 
— Син, Хәсәнша, өч-дүрт ярдәмчең белән дә көтү эшләренә өлгермәс идең. Кайчакта урман ешлыгындагы сыерны дүрт-биш адымнан да күрмисең. Ярый әле Сарбаем бар. Ул булмаса, шул тиклем дә көтү артыннан чабарга шайтан үзе дә өлгермәс иде!..
 
Бу урында залдагылар янә бер кат рәхәтләнеп көлештеләр.
 
— Сезгә, бәлки, көлке көлкесендер, ә миңа алай түгел; сезнең сарык һәм сыерларыгыз хәтта төшлә­ремә бәреп керә, туганнар...
 
Моңга бирелгән Хабрай туктап калды, ничектер сәхнәдән төшмәкче булып калкынды. Ләкин шушы хәтле халык җыелганда шулай да үз сүзен әйтеп каласы килә иде аның.
 
— Күптәннән әйтәсем килеп җөри... Менә нәрсә, авылдашлар... Егерме ел эчендә шуңа ышындым, мал-туар үзенең хуҗасына тәмам охшый икән ул! җәмәгать! Менә алыйк безнең Гөлбикәне. Аның моң­лы тавышы нинди икәнлеген кайсыгыз гына белми икән! Вәт шул, мин көткән елларны дүрт сыеры булды аның, берсенең дә тавышы иртәнге азан авазларыннан ким түгел иде... Дөрес сөйлимме мин?..
 
— Дөрес, дөрес! әйдә сөйләп бетер...
 
Хабрайның уй-фикер ташы кызганнан кыза барды:
 
— Яки менә һадиятне алыйк. Син биредәме, һадият дус? Сезнең сыер бит тамак ертып кычкыра һәм аның Гөлбикә сыеры белән дуслыгы да яшерен-батырын түгел. Ике тавышка көйли башласалармы... түзеп кенә тор менә! Тәмам авыл ахирәтләре. Колакка каты булсам да, ишеткәлим үзләрен...
 
— Ха-ха-ха!
 
Залдагылар тагын буылып көлә.
 
— Әйе, мал иясенә охшаган шул... Менә син, Хөҗҗәт яшьти, бер почмакта яшь егетләрдәй тыенкы гына утырасың болай. Сыерларыңның авырлыгы — уртача. Син үзең дә бер уртача кеше. әйтик, фронттан дүрт-биш орден белән кайттың. Мактанып йөргәнең юк. Сыерың да тыйнак, үзең дә тыйнак бер кеше...
 
— Кичә генә син Хөҗ­җәттә сыйланып чыктың, шуңа күрә мактау сүзләрең жәл түгел, — дип, арадан берәү сүзгә кушылды.
 
Хабрай моны ишеттеме-юкмы — аңламассың, ул үзенең сөйләвен белде:
 
— Яки менә ялгыз хатын Сәрбинәне генә алыйк... Сыеры салмак, тыңлаучан, әмма берәр ки­гәвен теш­ләдеме — йө­гән­нән ычкына! «ә» дигәнче барлык көтүне болгатып бетерә. Сүгенергә, фактически, мине Сәрби­нәнең сыеры гына өйрәтте. Сәрбинә хуҗабикә — алты бала анасы, ә үзе һаман да яшь танадай кылана түгелме?
 
— үз башыңа сөйләнәсең, картлач, — диде Сәрбинә үпкәләгәндәй итеп. ...Ике ай буе кешеләр вә табигать белән юньләп аралашмаган Хабрайның сөйләр сүзе бетәрлек түгел иде, ахрысы.
 
— Менә шулай, хөрмәтле авылдашлар! ә син, Гайнетдин туган, дөресен әйткән өчен миңа үпкә­лә­мә! Синең комсызлыгың сыерыңа да күчкән. үлән тезләреннән җитәрлек, ә синең Карлыгачың гел читтән умыртырга ярата...
 
— Ха-ха-ха!..
 
Шулвакытны залда көтелмәгән хәл булып алды. Каян килеп чыккандыр да, ничекләр шулай осталык белән кылангандыр: сәхнә түренә этләргә генә хас җитезлек белән көтүче Хабрайның Сарбае йөгереп менде дә, бер гаепсез бәндә сыман, арт аякларына чүгәләп утырды. Йолдыз бөртегедәй җемелдәп торган күзләре нәрсәдер әйтергә тели иде шикелле.
 
Аның нәрсә әйтергә теләгәнен Хабрай халыкка бик тиз аңлатып, «тәрҗемә» итеп бирде:
 
— Менә, күрәсезме, минем файдага тагын бер тавыш өстәлә, туганнар! Сез бит минем Сарбаемны калҗа белән юньләп сыйламасагыз да, сөттән, сөяк-санактан мәхрүм иткәнегез юк... Рәхмәт әйтергә менгән ул сезгә...
 
* * *
 
Җыелыш менә шулай җитди дә, кызыклы да уз­ды. Талашу-кычкырынулар, тарткалашу әлләни булмады кебек. Нәтиҗә шул: Хабрай белән Гаптинең икесен дә көзгә кадәр тәгаенләп, җәй буе бергә көтү көтсеннәр дип, кояш астына җибәрделәр.
 
Хакы-бәясе ничек булды дисезме? Монысын инде авылдашларыннан яисә көтүчеләрнең үзләреннән сорарга кирәк... ә Гапти нишләде дисезме? Аның көтүче сумкасында һәр вакыт китаплар булды. Китапханәдән дә, кешеләрдән дә ала иде ул бу китапларны. Аның шәхси фа­җигасен хәзергә берәү дә белмәде. Көзен, инде кө­тү-җәйләү эшләре тәмамлангач, аның исәбе яхшы врачларга күренү иде. Күк­­рәп торган бу егеткә бер-бер дару, им тапмый калмаслар алар...
 
Рашат Низами.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.07.2018
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты