• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан. WhatsApp: 89872147611
  • Кама-Тамагы, Антоновка авылында жир участогы сатыла, тулы 22 сот, аерым 11 сот. Каршыда кул. тел.89274173595.
  • Казан Зур рамкада көзге сатыла 89655808912
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738 (Кайбыч)
  • Казанда озак вакыт тору өчен бер бүлмәле фатир эзлим. WhatsApp: 89874072271.

 

 

 
Архив
 

21.03.2010 Интернет

"КОЙМАК" НИНДИ БУЛЫР

Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик урыс телендә генә тапшыруны таләп итү карары мәктәпләрдә татар телен бетерүгә беренче адым булды. Икенче адым исә мәктәпләрнең укыту планнарыннан милли компонентны кыскартудан гыйбарәт. Инде хәзер өченче этап якыная. "Өченче бомба” 2010 елның 31 декабрендә “шартлаячак”. Милли телләрне кысырыклауга юнәлтелгән бу карарга Русия президенты ике ел элек кул куйган. Указны гамәлгә ашыру вакыты итеп, 2010 елның 31 декабре билгеләнгән. Бу указ мәктәпләрнең информацион технологияләре турында. Аның ахыргы нәтиҗәсенә төшенү өчен компьютер, ягъни информацион технологияләр турында берникадәр мәгълүматлы булу кирәк. Төшендерергә тырышып карыйм.

Өр-яңа компьютерны заводта яки компьютер салонында җыеп бетергәндә ул “яза”да, “җырлый” да, гомумән безгә бернинди хезмәт тә күрсәтә белми. Аның “башы” буш була. Бу вакытта анда кабул итә торган бер бәләкәй генә программа эшли. Компьютерны “эшләтеп җибәрү” өчен, аның хәтеренә “операцион система” дигән программа урнаштыралар. Дөньяда хәзер компьютерлар өчен күп төрле операцион системалар бар. Иң киң таралганы “Windows” дип атала. Ул татарчага “тәрәзә” дип тәрҗемә ителә. “Windows” сүзе бу язмада күп кулланылачак, шуңа күрә, аны кыскартып “Win” дип кенә атыйм. “Win” – Американың “Microsoft” ширкәте продукциясе. Соңгы 20 елда бу ширкәт үз продукциясен сатып, дөньядагы иң бай компанияләрнең берсенә әверелде. 1995 елда “Win95” уйлап табылгач, аның дәрәҗәсе бигрәк тә артты. Чираттагы яңалыкны “Win98” алып килде. 2000 елдагысын “WinNT” дип атадылар, 2003 елда “WinXP”, аннары “Win7” туды. "Microsoft" компаниясенең 2000 елга кадәр эшләгән операцион системаларының Русиягә сатылган вариантлары ярдәмендә бары тик ике генә телнең әлифбасын кулланып була иде. Инглиз һәм урыс телләрен. Дөньядагы башка милләт программистлары да үзәлифбаларын компьютер эшчәнлегендә куллану буенча эш йөртә башладылар. Шул исәптән, татар программистлары да. Кириллицага өстәлгән 6 татар хәрефен компьютерга кертү буенча һәркем үзенчә эшләргә алынды. Татар алфавитындагы 6 хәрефе өчен дистәдән артык төрдәге өстәмә программалар барлыкка килде. Ләкин ул программалар бер-берсен танымый торган булып чыктылар. Әйтик, мин үз компьютерымда татарча текст язып алып киләм икән, синең компьютерга нәкъ миндәге шикелле программа урнаштырылмаган булса, ул минем язманы танып укый алмый. Ул чорда Татарстан Хөкүмәте кайсы программаны гомуми-уртак дип танырга дигән карар да кабул итәргә тырышты. Уку йортлары һәм мәктәпләр – Җәүдәт Сөләймановның “Сәләт”леләре эшләгән, ә газета-журнал редакцияләре КАИ студентлары эшләгән “Җәһәт” программасының татар шрифтларына өстенлек бирделәр.

 

Ниһаять, 2000 елда “Microsoft” ширкәте үзенең операцион системаларына дөньяда киң таралган телләр өчен стандарт “тел панельләре” (языковые панели) "беркетте". Бездә кулланыла торган “Win”ның хәзерге оперативкасында 100 гә якын тел бар: әзербайҗан теленнән башлап эстон теленә кадәр. Без, нигездә, аның өчесен генә кулланабыз – инглиз, урыс һәм татар шрифтларын. Бик җайлы. Бер әлифбадан икенчесенә күчү өчен клавиатураның ике төймәсенә генә басарга кирәк. Интернетта да татарча текстлар язу өчен нәкъ менә шушы программа кулланыла.

 

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, сүзне мин Русия президенты указыннан башлаган идем. Нәкъ менә 2010 елның 31 декабрендә мәктәпләрдә кулланыла торган “Win” программаларына нокта куела. Бу көннән башлап, аларны мәктәпләрдә куллану тыела. Эш шунда ки, “Win” программасы “Microsoft”тан сатып алына. Аның бәясе арзан түгел. Моннан соң мәктәпләр өчен президент “Win”ны сатып алырга теләми. Өйләрдәге комьютерларда да без шул ук “Win”ны кулланабыз. Әмма алар лицензияле түгел, ә "пиратский". Кем кайдан нәрсә таба – шуны куллана. Ә оешмаларда һәм шул исәптән мәктәпләрдә "пиратский" программаларны файдалану закон нигезендә катгый тыела. Моннан 3 ел элек, Пермь краенда бер мәктәп директорын “мәктәп компьютерына "пиратский" программа урнаштырган” дип суд эскәмиясенә утырттылар. 2010 елның 31 декабреннән соң бер генә мәктәп директоры да, бер генә информатика укытучысы да үз өстенә өстәмә җаваплылык алмаячак. Хәзердән үк мәктәп компьютерларын прокуратура тикшерәчәк дип кисәтеп куйдылар. 2011 елның 1 гыйнварыннан мәктәпләрнең фән кабинетларындагы, директор яки завуч бүлмәләрендәге компьютерлардан “Win” оперативкалары алыначак. Дөрес, мәктәпнең үз акчасына лицензияләнгән “Win”нар сатып алып кую варианты бар. Әмма аларны алу өчен шактый акча кирәк шул.

 

Мәктәпләрдән “Win”нарны “алып ташлау ” әле ул мәктәпләрдә компьютер технологиясен юкка чыгару дигән сүз түгел. Бу юнәлештә инде дистә ел дәвамында күпкырлы эш алып барыла. 2008 елда ук мәктәпләргә сынау тәртибендә өр-яңа операцион система программалары кайтарылды. Ул “Linux” дип атала. Кыскартып аны “Lin” дип кенә атыйк. “Win” тарихы 1970 елларда , "Lin" тарихы исә 1960 елларда шул ук, Америкада башланган. Аннары ташланган. 1990 елларда бер фин студенты аны үзенеке дип кабул итеп, шактый үстереп җибәргән. Хәзерге вакытта "Lin"ның чын хуҗасы юк. Ул беркемнеке дә түгел. Шуңа күрә ул ирекле дип атала, беркем тарафыннан да сатылмый. Турысын гына әйткәндә, аны килмешәк операцион система дип атарга мөмкин. Аңа кем нинди үзенчә өстәмә кертә алган, шуның кадәр өстәгән. Җыелма оперативка ул. Урыс программистлары да аңа үзләреннән шактый өлеш керткән. Һәм менә шул “ботка-боламык”ны тугылап, мәктәпләргә тәкъдим иттеләр. Мәктәпләргә әлеге “ботка”ның 5-6 төрле варианты өләшенде. Беренче карашка “Lin”ның “Win” белән чагыштырганда шактый өстенлекләре күренә. Иң беренчесе, ул ирекле. Ягъни бушлай таратыла. (Монда нигәдер, урысның “бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була” дигән әйтеме искә төште). Куллану өчен бернинди лицензия дә кирәк түгел. Мәктәптә генә түгел, өй компьютерына да алып кайтып урнаштырып була. Дусларыңа да өләшергә мөмкин. Икенче бер өстенлеге шунда, бу оперативканы урнаштырганда, автомат рәвештә офис программалары да урнаштырыла. “Win”да алай түгел. Әйтик, текст язу, электрон таблицалар белән эшләү, мәгълүматлар базасы, фоторәсемнәр белән эшләү, сызымнар сызу, DVD яздыру, аудио-видео файлларны редакцияләү кебек һәм башка күптөрле программаларны өстәмә сатып алырга һәм берәм-берәм урнаштырырга кирәк. Ә “Lin”да исә, барысы да бар. Компьютерыңның “баш чүмеченә” бөтенесен дә тутырып куя. “Баш чүмече”нең хәтере генә җитсен. Әмма мәктәпләрнең информатика кабинетларындагы компьютерлар бик нык “картайган” шул. Аларның оператив хәтере бик аз. Аларга “Lin”нең иң примитив өлешен генә куярга мөмкин. Ул гына да түгел. Заманча компьютерга куела торган оперативкага төрле фәннәр буенча укыту программалары да тутырганнар: математикадан, химиядән, физикадан, астрономиядән һәм башкалардан. Начармыни? Яхшы бит! Тагын шунысы да бар: “Lin”га компьютер вируслары да ояламый икән. Әлегә! Моңарчы киң кулланышка кермәгәч, вирус ясаучылар Lin өчен вирус ясап азапланмаганнар бугай. Вирус ясаучылар антивирус ширкәтләре белән берләшеп эшлиләр ди бит. Антивирус сатудан кергән табыш вирус ясаучыларга да эләгәдер, мөгаен. Системалы рәвештә яңа вируслар ясап тормасаң, антивирусны яңартып торуның кирәге калмас иде. Шулай итеп, минем аңлавымча, әлегә “Lin”нең вирусы да, антивирусы да юк булса кирәк. Хәзер “Lin”ның кайбер “минус”ларына килик. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә министрлык аша кайтарылган төрле фәннәр буенча кулланыла торган йөзләгән төрдәге мультимедиа программалары бар. Алар барысы да “Win”да куллану өчен яраклашкан. Боларның берсен дә “Lin”да кулланып булмаячак. Хәзерге вакытта укытучыларның компьютерда үзләре төзегән материаллары шактый. Аларны “Lin”да куллануда кайбер проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән “Win”да язылган текстлар “Lin”да укыла. Хәтта татар хәрефле текстлар да. Әмма татарча текстларны укып кына була, клавиатура ярдәмендә төзәтеп, ягъни редакцияләп булмый. “Кисеп алып ябыштыру” ысулын куллансаң гына инде. Текстлы документларны “Lin”га күчергәндә шрифт формалары үзгәргәнлектән, таблицаларда язылган мәгълүматлар – элеккеге баганаларга, бер биттәге язмалар шул биткә генә сыешмаска мөмкин. Анысына гына түзәргә туры килер. Хәзерге вакытта укытучыларның төрле фәннәрдән, төрле темаларга үзләре эшләгән компьютер презентацияләре дә шактый күп. “Win”да эшләнгән презентацияләр “Lin”да ачылуын ачыла. Әмма “Win”кадрлары “Lin” кадрына сыешып бетми. Рәсем-фотоларның яки текстларның бер өлеше күренеп бетмәскә мөмкин. Әлегә мәктәпләргә “Lin” өчен принтерлар һәм сканерлар өчен драйвер программалары да кайтарылмады. Алардан башка ул аппаратлар “Lin”да эшләми. Алары булыр. Кайтарырлар. Ә менә татар телендәге текстларны кулланып язуда шактый ук кыенлыклар булырга мөмкин.

 

Рәсми рәвештә “Lin”ның интерфейсы, ягъни аралашу формасы өч телдә эшләнгән. “Lin”ны компьютерга урнаштырганда өч телнең берсен сайлап алу мөмкинлеге бирелгән: урыс, татар һәм украин телләре.Беренче вариантны урнаштырган очракта интерфейс рус телендә була, текст язганда ике алфавитны гына кулланып була: инглиз һәм рус. Икенче вариант белән урнаштырганда интерфейс (компьютер белән кулланучы арасында аралашу) татар телендә килеп чыга. Кирилл хәрефләре белән түгел, ә латин графикасында. “Lin”ны бу вариант белән урнаштырганда урыс алфавитындагы щ, ж, ц, ь, ъ, ё хәрефләрен клавиатура аша язып булмый. Шуңа күрә, бу вариант урыс мәктәпләренә генә түгел, татар мәктәпләре өчен дә бармый. Урыс хәрефләреннән башка без берничек тә яши алмыйбыз. Ике вариантны берьюлы компьютерга куеп булмый. Безгә бары тик бер генә вариант кала. Бу – урыс телендәге. Әмма бу вариантта татар хәрефләрен клавиатурада язып булмый. Дөрес, узган гасырда “Win95”. “Win98”ләргә тагылган “бишенче тәгәрмәч” рәвешендә, “Lin”га татар хәрефләре өчен өстәмә программалар куеп булачак. Интернетта мондый өстәмәләр татар, мари, чуаш, удмурт телләре өчен бар бугай инде. Әмма алар "Lin"ның оперативкасына барыбер “ямаулык” рәвешен алачак.

 

Русия Хөкүмәте “Lin” оперативкасын мәҗбүриләп мәктәпләргә кертү юнәлешендә шактый эш башкарды инде. 2008 елда “Lin”не мәктәпләрдә куллану буенча укыту программаларына ил күләмендә бәйге игълан итте. “Lin” кулланып, программалар төзү бәйгесендә 600дән артык укытучы катнашты. Шуның 200 гә якыны Татарстаннан иде. Бәйгедә катнашкан 600 укытучының 100 е җиңүче дип игълан ителде. Аларга “нетбук” дип аталган бәләкәй компьютерлар бирелде. Бәйгедә мин дә катнашып, нетбукка ия булдым. Татарстаннан җиңүчеләр саны 25 иде. 100 җиңүченең дә эшләре Интернетка куелды. Хәзер эшләрне карау, тәҗрибә уртаклашу бара. “Lin”нең укыту-мәктәп системасында куллану мөмкинлеге шактый киң күренә. 2009 елдан һәр районда, һәр мәктәптә укытучыларны да “Lin” оперативкасында эшләргә өйрәтү башланды. Ул план нигезендә алып барыла. “Ботка-боламык” кайный. Беренче “коймак” 2011 елга аяк баскач “авыз итәрлек” булыр.

Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ | 19.03.2010
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№21 (41601) / 12.04.2010 23:56:21

Мишәр, анлап булмый торган бер тел инде ул... 

№20 (41597) / 12.04.2010 23:35:19

Аптырагач шылай дидем енде
Ә чарыйлар теле нинди була икән ул...кызык?

№19 (41595) / 12.04.2010 23:26:55

Мишәр, безнен братлар теле тугел бу...чарый теле... 

№18 (41594) / 12.04.2010 23:20:08

Монда нинди телдә сөйләшәләр соң Кукмарада мәктәпләрне бетергәннәрме әллә? Әдәби телне
укып азапланмыйлар ахрысы,үзләренчә генә "сүлиләр"

№17 (41513) / 11.04.2010 19:41:42

Linux - cool, Windows - sucks!

№16 (40152) / 29.03.2010 00:21:20

Мансур. Оренбур, улдай кукмара татары марий йасаган улса кэрэк, йугисэ булдай баш бутап йатмасты.

№15 (40087) / 27.03.2010 19:04:44

tatnet.hmarka.net , улдай усал булырга йарамай.

№14 (40084) / 27.03.2010 17:52:41

qdinar.wp.kukmara.ru, фикерләрегезне әдәби татар телендә калдырсагыз иде. Үзегез уйлап чыгарган язуны куллану дөрес түгел.

№13 (40079) / 27.03.2010 15:26:54

Нэрсэгэ кирэк инде ул Lin !!!Мин бары татарчага эилэнэм бит!!!;)

№12 (39835) / 24.03.2010 18:08:57

К новому учебному году все школы Татарстана будут оснащены Windows 7 на татарском языке

" rel="nofollow" onclick="return !window.open(this.href)">http://business-gazeta.ru/article/22176/6/

№11 (39688) / 22.03.2010 11:01:07

Йа Хода, инде компта эшләргә өйрәнеп беттек, компның файдасын күрә башладык дигәндә генә, мескен укытучыларны тагын аяк-кулсыз итәләр... Аларда балалар кайгысы түгел инде тагын...

№10 (39682) / 22.03.2010 08:57:28

Шаккатырлык хәбәр...

№9 (39678) / 21.03.2010 23:53:58

уууууууууууууууф,жэмэгать!

№8 (39672) / 21.03.2010 21:38:48

Ниләр күрмәс икән әле безнең газиз башкайлар!!!
Әле монда тагын үзмезнең Кукмара татарымыз башны әйләндерә,ни татарча-ни монголча язып...

№7 (39665) / 21.03.2010 20:19:19

"1990 елларда бер фин студенты аны үзенеке дип кабул итеп, шактый үстереп җибәргән." - уллай түгел, ул улны "урлаган" булмас өчен йаңа баштан нәкъ шулдай ук ийтеп йасаган. нәкъ "win" шикелле ийтеп тә йасап йаталар дийе әле улда.

№6 (39664) / 21.03.2010 20:13:52

utf-8 ле хостингларның урысчалары да бар: hostland.su , улда йасалган сайт мисалы: razani.tu2.ru .

№5 (39663) / 21.03.2010 20:05:22

тәк , исемегез бер аз истә, езләвеч белән езләдем дә, әйе шул, "алтын умарта" сайты хуҗасы. сүз уңайындан, ул сайтны 110mb.com йә awardspace.com йә byethost.com да урнаштырырга тәкъдим ийтәм, улларда utf-8 дә ешләй, реклама да йук. ә сезнең хәзер күп битләр каравычларда бнләп ешләмәй, мисал өчен http://altinumarta.narod.ru/rukov.htm бите .
110mb.com да йасалган сайт мисалы: medrese.kukmara.ru , awardspace.com да йасалган сайт мисалы tmforum.awardspace.com , byethost.com елек kukmara-muzey.22web.net урнашкан ийде.
тагын мон "хостинг"ларны adiplar.narod.ru сайтынга да тәкъдим ийтәм.

№4 (39662) / 21.03.2010 19:55:48

"Әмма бу вариантта татар хәрефләрен клавиатурада язып булмый." - хм, шуллаймыни?? чынлапмы??
бер ысулны караңыз әле: http://kukmara.ru/forum/viewtopic.php?id=19&l=tt .

№3 (39661) / 21.03.2010 19:53:26

"Икенче вариант белән урнаштырганда интерфейс (компьютер белән кулланучы арасында аралашу) татар телендә килеп чыга. Кирилл хәрефләре белән түгел, ә латин графикасында." - монысы нәрсә? атап әйт син улны , тәгайен кайсы линукс турында, гомумән барча линуксларга такма.

№2 (39660) / 21.03.2010 19:50:35

"Әмма татарча текстларны укып кына була, клавиатура ярдәмендә төзәтеп, ягъни редакцияләп булмый." - мон тәгайен нәрсә турында ? мин мондай хәл йук дийеп беләм.

№1 (39659) / 21.03.2010 18:08:06

үтерә инде бу ЕГЭ

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments