поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.07.2018 Матбугат

Сәрия Хәбибуллина: “Россия җиңсә, эфирга мыек белән чыгарга җыена идек”

“Яңа Гасыр” телеканалының Яңалыклар хезмәте бүлеге футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуга зур өлеш кертте. Чемпионатхәбәрчеләр тормышында нинди роль уйнаган? Бу хакта “Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина белән сөйләштек.

-Сәрия, футбол буенча дөнья чемпионаты Яңалыклар хезмәте журналистлары өчен нинди мөмкинлекләр ачты? Чемпионат көннәрендә “Хәбәрләр”нең эш графигы ни дәрәҗәдә үзгәрде?

-Уеннар кичке 9да булу сәбәпле, көннең бер өлеше кичке якка күчте. 18:30дан башлап һәр чыгарылышта вакыйга урыннарыннан туры элемтәгә чыктык. Кичке 9да уен булганда, бер чыгарылышта ике тапкыр бирергә өлгерә идек. Берсе – соңгы чакрымнан, икенчесе – җанатарлар зонасыннан. 7 июль көнне Казанда соңгы уен үтте. Чемпионат безгә җитми кебек, күңелсезләнеп тә калдык, чөнки ул безгә күңел күтәренкелеге, журналистларга үзләрен иҗади һәм креатив яктан ачарга мөмкинлекләр бирде. Чит ил җанатарларының төрле матур киемнәрдән йөрүе, үз телләрендә җыр-биюләр башкаруы безне үзенә җәлеп итте. Әлбәттә, бу мохит безнең корреспондентларның да күңелен күтәрде, кызыклы идеяләргә этәрде. Һәр чыгарылышта җанатарлар зонасыннан һәм башка урыннардан туры эфирлар булды. 
 
-Синеңчә, Яңалыклар хезмәте чемпионат вакыйгаларын тулысынча яктырта алдымы? Эш барышында кыенлыклар булдымы?
-Безнең шәһәрдә кеше гомеренә бер генә туры килә торган зур вакыйга узды. Материал төшерергә чыкканда, корресподентлар моны аңлады. Син – бу вакыйгаларның үзәгендә кайныйсың. Нинди генә тема булса да, аны үзебез таптыкмы, каяндыр күреп, укып белдекме, мөмкин булганча, бар яктан да тулы яктырттык дип саныйм.Сүз дә юк, чемпионат кебек мөһим вакыйганың узуы җаваплылыкны тагын да арттыра. Без моңа алдан әзерләндек, көчебездән килгәнчә эшләргә тырыштык. Авыр булды дип әйтә алмыйм. Күтәренке кәеф белән эшләгәнгәме, эшебез җиңел һәм җайлы барды. Җитәчлектән башлап Яңалыклар хезмәте командасындагы продюсерлар, хәбәрчеләр, операторлар, монтажерлар, режиссерлар, дизайнерлар, алып баручылар – һәркем рухланып эшләдек. Уеннарның Казанда тәмамлануы урамнарда да, материалларда да сизелә. Хәзер инде чемпионатның нәтиҗәләрен яктыртабыз. Әлбәттә, чемпионатны сагыначакбыз!
 
 
-Чит ил кунаклары Татарстан, Казан турында нинди фикердә, тәэсирләре белән уртаклаштылармы?
-Материалларны анализлап караганда, минемчә, һәр килгән кеше Казаннан яхшы тәэсирләр белән китте. Моның шулай булуын интервьюларда һәм хәтта блиц-сораштыруларда да күрдек. Шәһәрнең матурлыгына сокландылар, халыкның кунакчыллыгына, итәгатьлелегенә игътибар иттеләр, хезмәт күрсәтүне югары бәяләделәр. Иң яхшы тәэсирләр белән киттеләр, дип уйлыйм. Безнең корресподентлар халыкның уен алдыннан урамда йөрүен, кафеларда туклануын  - барысын да төшерделәр. Кемнеңдер эшкә урнашып калу теләге дә булды. Кемдер автойорт белән килгән иде.Инглиз телендә аралаша торган хәбәрчеләребез кунаклар белән үз телләрендә аралашты, шуңа күрә аларның тәэсирләрен ничек бар, шулай җиткерә алдык. 

-Үзең кайсы команда өчен җан аттың?
-Әлбәттә, Россия өчен! Россия соңгы тапкыр уйнаган көнне соңгы секундына кадәр җан аттым. Чын күңелдән җиңүен теләдем. Уен беткәч тә йоклый алмадым. Күрәсең, шулкадәр күңелемә тигән, тынычланырга шактый вакыт кирәк булды. Минемчә, Россия лаеклы уен күрсәтте. Полуфиналга чыгарга бер адым калу - үзе зур нәтиҗә. 
 
-Редакция эчендә чемпионатка багышланган махсус акцияләр оештырылдымы?
-Тамашачылар күргәндер, бер материалда болай дидек: “Әгәр дә Россия җыелмасы җиңсә, стендапларны мыек белән яздырачакбыз”. Мыек белән төшкән фотосурәтебез дә бар иде. Кызганыч, кадрда мыеклы булып булмады... Гомумән алганда, егет-кызларыбыз билет алып, уеннарда катнашты, фотолары белән уртаклашты. “Чемпионатның синең шәһәрдә узуы шәп икән”, - дип кайттылар. Шуны әйтәсем килә, чемпионатта эш буенча гына катнашмадык, уеннарны барып карарга да вакыт калды. Онытылмаслык тәэсирләрдән соң, футболга балаларын бирүче әти-әниләр һәм “мин футболга барам” диюче малайлар кинәт артыр, дип уйлыйм.
 

---
ТНВ
№ --- | 16.07.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»