поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.07.2018 Авыл

Әгерҗедә 4 ай хезмәт хакы алмау турында тапшыру чыккач, ферманы юк итәләр

Басу уртасында – яшел утрау,
Учма–учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.

Бу юлларның авторы шагыйрь Илдус Гыйләҗев Азнакайдан. “ТНВ” телеканалыннан “Таяну ноктасы” тапшыруын карап барырга тырышам. 29нчы майда булганын бик игътибар белән карадым, чөнки анда нәкъ шушы авыллар югалу турында сүз алып барылды. Азнакай җирлеге башлыгы үз районында 70 авылның җир йөзеннән мәңгегә юкка чыгуы, истәлеккә нигез ташы да калмаган авыллар турында ачынып сөйләде. Алар Татарстанда беренчеләрдән булып, тарихларын барлап, исәннәр белән сөйләшеп, китап чыгарганнар. Димәк, китап киләчәк буыннар өчен истәлек булачак, хәтердән җуелмый, искә төшереп торачак.
 
Татарстанда 1920 елдан 2010 елга кадәр 1000гә якын авыл юкка чыккан, бүген тагын 200ләп авылга шундый куркыныч яный икән. Авыл хуҗалыгын яктыртучы Камил Сәгъдәтшин әйтүенчә, Рәсәйдә 33 мең авыл беткән, шуның 800ендә 10-15 кеше яши икән. Интернетта язылганча, Рәсәйдә көн саен 2 авылның юкка чыгуы билгеле. Иң күп авыллар юкка чыккан дип, Актаныш һәм Әгерҗе районнарын мисалга китерделәр.
 
Актаныш районында төрле елларда 64 авыл юкка чыккан. Ә Әгерҗе турында март аенда “Туган җир” тапшыруында махсус 2 тапшыру әзерләгәннәр иде. Анда җитәкче башбаштаклыгы аркасында сыер савучылар 4 ай хезмәт хакы ала алмаган. Шул хәбәрне матбугатка җиткергән өчен, икенче көнне сыерларны башка җиргә күчергәннәр, ә ферманы юк иткәннәр…
 
Авыллар юкка чыгуның сәбәпләрен дә санап күрсәттеләр. Ул – күмәк хуҗалыкларны эреләндерү; икенчесе Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорда 50-100 кеше яшәгән авылларны перспективасыз дип, мәктәпләр, клублар бетерелү; өченчесе – Куйбышев һәм Түбән Кама сусак­лагычларын төзегәндә күпчелек авылларның күчерелүе. Моңа мисал итеп, Ләбиб Лерон: “Бу процесс 1970 елдан башланды, мин 3 авыл мәктәбендә укыдым, хәзер аларның нигезе дә юк”, — ди. Бу – Актаныш районында.
 
Ә Ләйсәнә Садретдинова үзенең туган авылы Азнакай районындагы Чат авылындагы уңай күренешне мисалга китерде. 10 классны тәмамлаганнарны колхозда калдырдылар, кызлар — сыер савучылар, егетләр механизаторлар булып эшләп, яңа гаиләләр барлыкка килде, балалар туды, авыл таркалмады…
 
Авылны, димәк, илне саклап торган төп ресурс ул – җир. Кайсы гына илне алып карасаң да, чәчүлек җиренең бер сотыен да әрәм-шәрәм итмиләр, ә безнең илдә 40 миллион гектар җир чәчелмичә тик ята. Л.И.Брежнев заманында күпме чирәм җирләрне үзләштергән ил, хәзер шушындый аяныч хәлдә. Шуңа күрә дәүләт күләмендә куелган максат булырга тиеш, шул буш яткан җирләрне эшкәртә башлау программасын булдырырга ки­­рәк. Бу өстәмә эш урыннары, димәк, авыл сакланып кала ди­гән нәтиҗә ясалды тапшыруда.
 
Газетаның узган санында мин “Салда сәяхәт” дигән язмамда Мөслим, Минзәлә районы авылларының Ык буена урнашканнарының 17 икәнен язган идем. Минзәләдәге 8 авылның 4се юкка чыкканын өстәп куям. Якташларым! Мин инде 2017 елның апрель аеннан бирле сезнең белән элемтәгә керергә, фикерләшергә теләп, язмаларым аша мөрәҗәгать итәм. Нигә сез “Үгез үлсә – ит, арба ватылса — утын” дигән принцип белән яшисез? Әйдәгез, фикерләшик! Языгыз!
 
Дания Борһанова, Ижау шәһәре

---
Яңарыш
№ --- | 16.07.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»