|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2018 Мәдәният
Камал театры артисты Эмиль Талипов... никах укыткан!
Күп кызларның төн йокыларын качырган Камал театры артисты Эмиль Талипов башлы-күзле булган. Ниһать, ул да никах укыткан. "Кәләш - Казан кызы Илсөяр. Табиб булып эшли", - дип яза журналист Сөмбел Гаффарова "Сөембикә" журналына.
Туй соңрак булачак, бәйрәмгә камаллылар да чакырылачак, диелә.
Эмиль Талиповның социаль челтәрләдә сәхифәләре юк. Үзе турында яңалыкларны чыгармый, бары тик аның дуслары гына артист белән төшкән фотоларын куештырып, #эмильталипов хештыгы белән билгели. Моңа кадәр Талипов әлеге кыз белән берничә урында күренеп калган иде. Кызның кем булуы турында озак кына баш ваттылар.
Яшь парга бәхет телибез!
--- |
Иң күп укылган
|