поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.07.2018 Бәйрәм

Глава шулпасы, Казан артистлары, дискотека - Түбән Новгород өлкәсе авылларында Сабан туе гөрләде

Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында шаулап-гөрләп Сабантуйлар узды. Кайдадыр аны эшмәкрләр оештырды, кайбер авылларда халык үзе җыелышып ясады. Татарстан артистлары да читтә калмады.

Бозлауда юбиляр бүләге
 
Әле күптән түгел генә үзенең ике “бишле”дән торган гомер бәйрәмен билгеләп үткән мәрхәмәтле милләтпәрвәр эшмәкәр Рамил Абдулгани улы Абдуллин 30 июньдә газиз авылдашларына бик матур сабантуй бүләк итте. Ә бәйрәм бүләге итеп әле тагын туган авылында балалар мәйданчыгы да ясаткан, чәй суына бер дигән скважина да казыткан.
 
Түбән Новгородтан торып һәрдаим авылына һәм авылдашларына булышып килгән Рамил Абдулгани улына бу көнне гел рәхмәтләр яуды, тантаналы рәвештә аңа авыл һәм район башлыклары Али Аймасов белән Татьяна Бирюкова да үз ихтирамнарын белдерделәр, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән региональ татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов та хөрмәтле юбилярның игелекле гамәлләрен санап үттеләр, үзләренең аңа булган чиксез рәхмәтләрен ирештерделәр: “Шундый ярдәмчел егетләребез белән чын күңелдән горурланабыз”, - диделәр рухи һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләребез Бозлау сабан туен ачу тантанасында. Район башлыгы әле регион җитәкчесе Глеб Никитинның да кайнар сәламнәрен ирештерде. Әйе, Уразавыл сабан туенда булып кайтканнан соң, регион башлыгыбыз хәзер татарларның өздереп эшли алганнарын да, типтереп ял итә белгәннәрен дә үз күзләре белән күрде.
 
 
Авыл советы рәисе һәм Спас районының Земство җыены депутаты Рамил Әхмәтович киләсе елларда Бозлау администрациясенә кергән авылларда шушы милли бәйрәмебезне район статусында чиратлаштырып Ишавылда да, Тукайда да үткәрергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты һәм милли тормышта актив катнашкан авылдашларына автономия исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Али Үмәрович, үз чиратында, Бозлау администрациясенең хөрмәтле гражданины исемен Ишавылдан булган Гаяз хәзрәт Закировка бирелүе турында белдерде.
 
Сабантуйны тантаналы рәвештә ачып җибәргәннән соң, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең матур концерт программасын дәвам иттерде. Аның чыгышы татар җырын яратучылар күңеленә хуш килде. Ул тамашачыларны җырлатты да, биетте дә, иҗатташ дусларының да чыгышлары бозлаулыларга һәм кунакларга бик ошады.
 
 
Көрәш, узган елдагылардан аермалы буларак, быел берничә категориядә алып барылды. Судъялык вазифаларын зур җаваплылык белән мәрәдә Рамил Юсупов, өстәл артында Зәки абый Валемеев, Равил Талипов һәм Үмәр Нафеев башкардылар. 35 килограммга кадәр авырлыкта Бозлаудан Рамис Мохамедеев җиңеп чыкты, 45тә - Рбишчадан Хадис Хамидуллин, 70тә - Азат Усманов (Рбишча), 85тә - Ильяс Хөсәинов (Атяравыл) беренче урыннарны яуладылар. Ә абсолют батыр исеменә Кече Рбишчадан Айрат Ахсянов лаек булды.
 
Көрәштә бүләкле урыннарга ирешүчеләрне сабантуйның спонсоры Рамил Абдуллин бүләкләде, ә бәйрәм матур дискотека белән караңгы төнгә кадәр дәвам итте.
 
Ыргуда глава шулпасы
 
7 июльдә Ыргу сабан туе, гадәттәгечә, иртән башланды. Сәгать уннарда 40ка якын мөселман Нәим хәзрәт Бәдретдинов җитәкчелегендә иске каберлекләргә барып, анда яткан мәрхүмнәрне искә алды, аларның якты истәлекләренә дога кылды.
 
Аннары мәдәният йорты алдында балалар өчен төрле уен-конкурслар оештырылды һәм велопробег үткәрелде.
 
Сабан туеның төп өлеше кичкә таба башланды. Аны тантаналы ачуга Кнәген районы администрациясе башлыгы Александр Ерофеев та килде. Ул Ыргу халкын милли бәйрәм белән тәбрикләде, аның борынгы тарихына тукталды, барысына да күңелле ял теләде һәм күп еллар авылда сабан туе оештыруда зур ярдәм күрсәткән көрәш батыры Канбәр Хәсәновка район хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
 
 
Белка администрациясе башлыгы Иван Бухалов якташларын кайнар сәламләде, алар белән аеруча дус мөнәсәбәтләрдә торуын билгеләп үтте һәм авылны төзекләндерү эшләрендә булышучыларга рәхмәтләрен белдерде. Шуларның берсен - җирле аграрий Абдулла Гафуровны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
 
Глава вазифаларына керешкәннән бирле Иван Александрович Ыргу сабан туенда үзкуллап учакта тәмле шулпа пешерә һәм бөтен кунакларны кайнар аш белән сыйлый. Быел да шулай иде. Кайнар ризыкка итне өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев кайгырткан. Ә көрәшчеләргә бүләкләр cатып алырга авыл халкы акча кушылган, мәскәүдәге якташлык та ярдәм иткән.
 
Көрәш иң нәниләрдән башланды, ә зурлар арасында ярышлар 65,75, 85 һәм абсолют авырлык категорияләрендә уздырылды. Мәрәдә хөкемдарлар вазифасын Алиәскәр Хөсәинов һәм Илдар Фатехов үтәделәр.
 
 
Бил алышырга Мөтеравыл, Кнәген, Суыксу һәм Моклока егетләре дә килде. 65 кг. кадәр авырлыкта беренче урынны Вамил Невмятуллин (Ыргу), икенчене Рәис Сәйфуллин (Мөтеравыл), өченчене Семен Фролов (Кнәген) алдылар. 75 кг. кадәр урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче - Рөстәм Хөсәинов, икенче - Надир Дәүләтбаев (икеседә Ыргу), өченче - Марат Мустафин (Татар Моклокасы). 85 кг. хәтле үлчәмдә призлы урыннарны җирле көрәшчеләр Надир Дәүләтбаев, Рафаэль Камалов һәм Рөстәм Хөсәинов яуладылар. Мөтеравылдан Рәис Сәйфуллин матур көрәш күрсәткәне өчен Надирны өстәмә бүләкләде.
 
Абсолют авырлыкта көрәш яңгыр астында барды. Сабан туе батыры исемен Татар Моклокасыннан Динар Мустафин яулады, икенче урында Суыксудан Хамит Абдуллин, өченчедә Ыргудан Камил Каримов булдылар. Призерларны һәм дүртенче урыннарны алучыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Гер күтәрүчеләрне дә билгеләп үттеләр.
 
Көрәш тәмамлангач, футбол яратучылар клуб алдында зур экраннан дөнья чемпионатының чирек финалы кысаларында милли җыелма командабызның уенын караганнар, аннары дискотека оештырганнар. Ә икенче көнне шунда ук Мәскәүле Наил Хөсәинов үз төркеме белән берничә сәгатьлек концерт куйган. Аны авылдашларына Фәйрүзә Сафина бүләк иткән.
 
Моклокада Казан артистлары
 
Татар Моклокасында сабан туе чаралары 6 июльдә башланган - кичен җирле үзешчәннәр авылдашларына матур концерт бүләк иткән. Шунда җирле администрация башлыгы Салех Щегалев авылны төзекләндерүдә булышучыларны бүләкләгән.
 
Икенче көнне сабантуй кунакларын Спас районы башлыклары Татьяна Бирюкова белән Федор Хашкин, район администрациясе башлыгы урынбасары Салех Кинзябаев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Синева котлаганнар. Салех Щегалев сабантуйны үткәрергә ярдәм итүче спонсорларга Рәхмәт хатлары тапшырган.
 
Милли бәйрәмнең мәдәни өлешенә Татарстан артистлары чакырылган - “ТНВ” кана-лының популяр алып баручысы Зөлфәт Зиннуров талантлы җырчылар һәм биючеләр алып килгән. Алардан соң авыл яшьләре чыгышлары булган.
 
Сабантуйның йөзек кашы көрәш 35, 45, 65, 85 кг. кадәр һәм абсолют авырлыкта алып барылган. Аларда җиңүне Динар Аюпов (Моклока), Ваиз Хакимов (Зур Рбишча), Илдар Кафиатуллин (Кече Рбишча), Рөстәм Цапаев (Моклока) яулаганнар, ә абсолют батыр исеменә Кече Рбишча егете Айрат Ахсянов лаек булган. Гер күтәрүдә һәм турникта тартылуда беренче урыннарны моклокалылар Наил Хөсәинов һәм Ринат Хафизов яулаганнар.
 
Бәйрәм салют һәм дискотека белән тәмамланган.
 
Мочалида район бәйрәме
 
Пильна районының чираттагы сабан туе 7 июльдә Иске Мочалиның матур тугаенда авыл администрациясе, җирле күмәк хуҗалыклар җитәкчеләре һәм шулай ук авылның берничә инициатив кешесе белән берлектә оештырылды. Район күләмендәге бәйрәм булганга, күршедәге Сафаҗай һәм Петрякс җитәкчеләре белән кайбер хәлле шәхесләр дә булышкан.
 
Хөрмәтле кунакларны җирле китапханә мөдире Рамилә Низаметдинова җитәкчелегендәге үзешчән балалар коллективы каршы алды. Мочали, Петрякс һәм Сафаҗай мәдәният йорты
 
һәвәскәрләре дә матур җырлар башкарды. Аннары Татарстаннан килгән кунаклар - “Акъяр” җыр театры артистлары Альбина Бәширова, Ленар Нигьмәтҗанов, Наил Нәбиуллин, Аиша һәм биюче кыз Лилия Бәширова матур концерт бирделәр. Соңрак аларга яшь җырчы Ләйсән Галлямова да кушылды. Параллель рәвештә балалар милли уеннарда ярышты, иң җитезләре махсус призлар белән бүләкләнде.
 
 
Милли бәйрәмнең тантаналы өлешендә беренче буларак өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров чыгыш ясады. Ул кунакларны җылы тәбрикләде һәм Коръән сүрәсе укып, ике авылның зиратларында яткан мәрхүмнәр рухына дога кылды. Пильна районы башлыклары Виктор Козлов белән Сергей Бочканов өч дистәгә якын алдынгы хезмәткәрләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Пильна урта мәктәбен алтын медаль-гә тәмамлаган Мочали кызы Эльвина Хәсәнова да район хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты белән һәм акчалата бүләкләнде. Яңа Мочали администрациясе башлыгы Рафаэль Айнуллин белән өлкәнең хөрмәтле ветераны Нәим ага Абдуллин да барча милләттәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләделәр.
 
Тантаналы чыгышлар тәмамлангач, спортчылар гер күтәрүгә кереште. 16 килограм-млыгында бүләкле урыннарны Мочали егете Ринат Мурзаханов, Рәхим Бадяутдинов һәм Илгиз Бәдретдинов алдылар. Ике потлык герне иң күп Чүмбәлидән Ринат Аляутдинов, Мочалидан Раил Низаметдинов белән Шамил Бадяутдинов күтәрделәр.
 
Милли көрәш нәни балалардан башланды һәм 60, 70, 80 кг һәм абсолют үлчәмдә дәвам итте.
 
Президиумда баш судья вазифасын сабантуй батыры, көрәш ветераны Хасыл ага Фәйзрахманов башкарды, аның ярдәмчесе итеп Рамил Мусин билгеләнде, ә мәрәдә судьялыкны Таһир Аллямов белән Рәшит Хәсәнов алып бардылар.
 
Һәр үлчәмдә җиңүчеләр ачыклангач, Казан кунаклары мәрәдә матур җырлар һәм биюләр башкардылар. Ә Хасыл ага милли көрәшне күтәрүгә зур өлеш керткән өлкәбезнең хөрмәтле меценаты (Камка) академик Рәшит Баязитов, Рбишчадан Садековлар гаиләсе, мочалилы Әнәс Фазлуллин һәм башка шәхесләр исеменә трибунадан рәхмәт сүзләре юллады. Зөфәр Зайров һәм Рафаэль Айнуллин агымдагы елда юбилейларын билгеләп үткән дистәдән артык кешене, шулай ук спорт ветераннарын мәрәгә чакырып бүләкләделәр.
 
60 килограммга кадәр үлчәмдә Максут Адиатуллин (Мочали) җиңде, аның авылдашы Ил-гиз Бәдретдинов белән Рөстәм Хәсәнов (Чүмбәли) 2-3 урыннарны яуладылар. 70 килограммга кадәр өч призлы урынны да Рбишчаның яшь батырлары Рәмис белән Фаил Фәйзрахмановлар һәм Азат Усманов алдылар. 80 килограммга кадәр авырлыкта Рөстәм Измайлов (Рбишча) җиңде, ә Ришат Сәбитов (Сафаҗай) белән Азат Усманов 2 һәм 3 урыннарны бүлештеләр. Абсолют авырлыкта Сафаҗай егете Марат Усманов чемпион исемен яулап, “Искра” КФХ сы җитәкчесе Ваиз Сәбитов тарафыннан баш приз итеп гамәлгә куелган ат белән бүләкләнде, ә аның авылдашы Рамил Нуриманов белән Рөстәм Измайлов 2 һәм 3 урыннарны алдылар. Сабантуй тәмамлангач, Татарстан артистлары яшьләр өчен төне буена сузылган дискотека оештырдылар.

---
Туган як
№ --- | 13.07.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»