|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2018 Фаҗига
Татарстанда өч көн элек суга батып үлгән хатын-кызның кем икәнен ачыклаганнар
11 июльдә Алабуга балыкчылары Криуша елгасында йөзеп барган хатын-кыз мәетенә тап була. Аның кем икәнлеген бүген генә ачыклый алалар. 53 яшьлек хатын-кыз 10 июльдә су коенырга дип чыгып китә һәм шул вакыттан бирле кайтмый. 11 июльдә аның гәүдәсен балыкчылар таба. Полиция хатынның кем икәнелеген ачыклау өчен матбугат чараларында аның турынңа мәгълүмат таратты.
Моны ишетеп, хатын-кызның улы полициягә бүлегенә килә һәм әнисен танып ала, дип яза "Новая Кама" газетасы.
--- |
Иң күп укылган
|