• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
12.07.2018 Язмыш

Ташлама мине, әни! (ХИКӘЯ)

Әминә сату әйберләрен кояш нурларыннан мөмкин кадәр яшерергә тырышкан әби-чәбиләр рәтенә килеп керде. “Тәмләп кара инде” борынны кытыклаган төрле җиләк-җимеш, яшелчә хуш исләре арасыннан дип эчтән кимергән бер халәт тозлы кыяр эзләтте. Аның тарту көче китерде бирегә. Ниһаять, ул кесәсендәге актык акчасын барлап, теләгәнен табып, сатып алды.

Бүлмәдәшләре кайтмаган да иде әле. Укудагы кешеләр укый инде, Әминә кебек дәрес калдырып йөрми. Ахирәтләре кайтканчы дип ул җитезлек белән чәен куйды, студент халкының иң үтемле ризыгы – бәрәңгене әрчеп, чама белән маен, экономияләү хакына тиешенчә суын өстәп, кыздырырга утыртты. Коридорга аш бүлмәсеннән тәмле бәрәңге исе таралды. Кызлар кайтуга төшке табын әзер иде. Гади, әмма зәвык белән әзерләнгән сый-хөрмәтне күргән бүлмәдәшләре гаҗәпләнеп, Әминәгә төбәлделәр. Ә ул, түземсезләнеп, өстәл артында чынаяк-калакларны шалтырата да башлаган иде инде.
 
– Нәрсә тагын укырга бармадыңмы? Чыгып очасың киләмени? – диде эре сөякле, бераз ир сыйфатлары булган Мөнирә, күзлеген төзәтә төшеп.
– Иии, шушыны, әйдәгез утырыгыз инде, суына...– дип җаваплады дәрес калдыручы һәм иптәшләрен дә көтеп тормыйча тозлы кыярның турамый калдырганына ябышты. Комсызланып кыяр кимерүче Әминәгә бераз гаҗәпләнеп тегеләре дә дәшми генә өстәл янына килеп утырды. Ә ул ахирәтләренең ашар-ашамас сүзсез генә аны күзәтүләренә дә игътибар итмәде.
 
– Син хас авырлылар кебек ашыйсың!..– тынлыкны әлеге дә баягы шул Мөнирә тавышы бүлде. Хәер, ул үзе дә әйтеп салганын сизмәде бугай, эчендәге уйлары оешып җитмичә тышка чыктылар. Бәрәңге-кыяр кайгысы бетте...
 
– Авырлы булып карадыңмени?!–дип теленә салынды Әминә.
 
– Юк, күргәнем булды. Минем ике апам, җиңгәм бар. Бәбигә узгач, тозлы кыяр күрсәләр дөньяларын оныталар иде, әҗәл даруы кебек ашый иделәр...
 
– Ашарга да ярамыймыни? Үзеңә калмый дип куркасыңмы? – диде дә ахирәте, үпкәләп, өстәл яныннан төшеп үк китте.
Бу юләргә ни дип әйтәсең дигән кыяфәттә Мөнирә иптәш кызларына карап аптыраган хәлдә җилкәсен уйнатты да, кулын селтәп, чәй ясарга кереште.
 
– Әйдә, үпкәләп утырма анда юкка, чәй эчәбез. Без юл уңаеннан теге пирожныйларны да алып кайттык, – дип дәште кызларның кайсысыдыр. Башка вакытта мондый тәкъдимгә ялындырмас иде, ә бүген чуанына кагылып үттеләр, шуңа да торырга ашыкмады. Инде бераз тынычланып чәйләргә килергә генә торган кыз, кинәт бүлмәдән чыгып йөгерде.
 
Моны күреп, әлеге дә баягы диагноз куючы Мөнирә “Точно авырлы!”, дип такмаклады.
 
Бу сүзләр бер Әминәнең генә түгел, башкаларның да теңкәсенә тия башлаган иде инде. Сүрия Әминә артыннан чыгып йөгерде. Ә бераздан кереп:
 
– Кызлар, ул анда ... коса...– дип пышылдады...
 
**
Яшьлекне кемдер тиле дип үртәгән. Бәлки ул хаклы дадыр, чөнки ул гына башбаштаклану, алдагы адымны уйлап җиткермәстән атлап кую, курку белми алга омтылу, шул халәттә яну, көю, кабат көлдән яралу хас. Әминә дә кайгы белмәс күбәләктәй очып, канатланып йөрде. Эх, ул чаклары төссез тузан төсле эреп югалдылар...
 
Гаиләдә бердәнбер бала булды ул. Соңлап кына тапкангамы, әти-әнисе өрмәгән җиргә утыртмады, күңеленә хуш ризыклар, җаны теләгәнен сатып алып киендерде. Яшьтәшләре арасында чаялыгы, килеш-килбәте, зәвык белән киенүе белән аерылып торган кыз капма-каршы җенес вәкилләрен нык кызыктырды. Гадәттә кеше мондый артык игътибарны күтәрә алмый. Әминә дә искәрмә түгел. Клубтагы егетләр “бар яктан да биргән бит каһәреңә”, дип тел шартлатып кына калмыйча, һәрберсе кочып кына булса да алыйм дигәндәй куенын җәеп аны каршы алды. Кыз да моңа күнегеп, мондый каршылауларны тиешле дип кабул итте. Ә беркөнне клубка хәрби киемдәге бөтенләй ят егет килеп керде. Үзен иркен тотса да, ул башкалар кебек кочак җәеп килми, егет-җилкәнчәк белән кул бирешеп күрешсә дә, кызларны әйтерсең лә бөтенләй күрми. Иркә Әминәнең игътибары әнә шул егеткә күчте. Ник илтифат итми ул? Җаны теләгән – елан ите ашаган ди, кызда гүзәл затларга хас булмаган аучы инстингы уянды – ул егетне үзенеке итү теләге уянды. Мин-минлеген алга чыгару исәбе белән генә башланган эш никадәр тирәнгә китүен ул әле күз алдына да китерә алмады. Табадан – коймак, уеннан – уймак, дигәннәре әнә шул була инде. Үзе хакында онытып, тормышында аңа гына урын калыр дип башына да кермәде шул. Мәхәббәт колына әверелде дә куйды.
 
Әминә бүген дә дәрескә бармады. Теге бәрәңге кыздыру көнендә ачыкланган сере чишелгәннән соң дәрес калдырулар ешайды. Хәзер уку алдынгысы Мөнирә дә бәйләнми... Үтә шулай көннәр тәрәзә төбендә. Кулга эш тә бармый, кешеләргә дә күренәсе килми. “Теләп алдың, түз”, – дип йодрык төйнәде үзенә эчтән генә ул. Тик теләгәннең бер кыйпылчыгы гына бит аңарда, ә ул ирешергә омтылган теләк, тормышка ашмас хыял гына булып калыр сыман... Тик күңел көтә. Ул хат-хәбәр булып килерме, әллә сөйгәне үзе килеп чыгармы... Астагы каттагы хатлар урынын өч урады инде, әмма буш менде. Көтеп көннәр үтте. Ә көннәрдән бер көнне аңа берәү түгел, ике хат килде. Кайсысын беренчерәк укыйм дип икеләнеп торса да, аның язмышын тик сөйгәне генә хәл итәчәген уйлап, шунсына ябышты. Ачкан хаттан таш салкынлыгы бәрелгәндәй булды. Ул бик кыска һәм җан өшеткеч сүзләрдән тора иде: “ Үзең тагылып йөрдең. Балаң кемнеке икәнен знать не знаю. Миңа бала такма, абортка бар. Мин яратмаган кешегә өйләнмим!” Мондый хөкемне бөтенләй дә көтмәгән кызны урталайга кисеп үттеләрмени. Ничек итеп, ничек итеп, җылы куеныннан чыкмаган сөйгәне шулай дип яза ала?! Авырга калу – аның яраткан кешесе белән кавышуны тизләтер генә кебек иде бит. Авызы пешәрен ник уйлап та кармады соң ул? Сөю сүзләрен ул да кызганмады ич. Бүген килеп – яратмый... Хат укылып бетсә дә, икенчесенә тотынырга ашыкмады. Беренчесе өметен акламагач, икенчесендә дә күңелне юатыр, йөрәкне тынычландырыр хәбәр юктыр дип фаразлады. Кулындагы хатның суыклыгы учларыннан тәненә үтеп керде. Бәлки, яшьләренә ирек бирсә, аларның кайнарлыгы аның сынын эреткән дә булыр иде, тик ул елый гына да алмады.
 
Икенче хатта да аңа “әтиең әйтте” дигән сүзләр генә ярылып күренде. Әти әйткән... юк, әйтмәгән – хөкем чыгарган аның өчен. “Корсак күтәреп кайтып йөрмә!” Болар ачу ташкыны вакытында гына әйтелгән сүзләр түгел икәнен аңлый Әминә. Ул да аборт дигән... аборт, аборт... ул әйткән, ә син соң, әнием, ник шушы авыр минутларымда мине кичерер, әтиемә каршы чыгарлык көч тапмадың үзеңдә? Ташлама мине, әнием! Әнием... Әллә телдән, әллә эчтән эндәште...
 
Бүлмәдәшләре кайтып кергәндә ул бөтен көченә ике хатны йомарлаган көе урынында ята иде. Бәхеткә, аны сораштыручы булмады. Хәер, алар аның хәлен сүзсез дә төшенгән иде инде. Бүлмә уртасына алып салып сөйләшмәсәләр дә, аулакта һәрберсе ахирәтен кызганырга, аңа өмет өрергә тырышты. Хәтта тупасрак һәм туры сүзле Мөнирә дә:
 
– Бирешмә, без синең белән. Мы еще повоюем, – дип кагылып үтте. Тик Әминә генә нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Хатлар аны өнсез, уйсыз яшәргә күнектерде сыман. Ялгызы калганда гына хисләре күңеленең кайсыдыр почмагының пәрдәсен ертып чыгып, элекке хисле, ягымлы, назлы Әминәне вакытлыча кайтара иде сыман. Тик анда да елмаеп, корсагын сыйпаудан уза алмады ул. Баласы белән сөйләшәсе килсә дә, аңа эндәшерлек сүзләр тапмады. Нәрсә дисең ул аңа, нинди киләчәк турында сөйләсен. Киләчәктә ни буласын үзе дә белми бит ул...
 
– Ал, кызым, балаңны! Имез, нарасыеңны. Күрмисеңмени, ач ул. Шундый да таза-сау бала табып та ник аны кулыңа алмыйсың, аппагым? Акылсыз кызга ошамагансың бит, рәнҗетмә гонахсыз җанны, ал, имез...
Бала табу йорты диварлары “итәкле җандарм” кушаматлы баш табибны мондый да йомшак телле, шундый да игътибарлы итеп моңа кадәр күргәне булмагандыр әле. Ә Әминә дәшмичә утыра бирде. Табиб, гүя аның уйларын белгәндәй, һаман ягымлы тавыш белән дәвам итте:
 
– Ирем юк дисең инде син... Булмаса ни. Син генә беренчеме? Баланы, кызым, хатын-кыз иң элек үзе өчен таба ул. Яклаучым, юанычым булсын, мәхәббәтен өләшер өчен. Менә син ирем юк, мине яратучы юк дип уйлыйсың, ә шул ук вакытта карале, сине өзелеп яратачак җан алдыңда ята бит!
 
– Сез нәрсә беләсез? Нигә минем үзәгемә тиясез! Алмыйм мин аны, монда калдырам. Мин аны карый алмыйм! Үле тумаган шунда...
 
– Кызма алай... Бу апа беркайчан да яшь булмаган да яратмаган дисең инде алайса. Ялгышасың. Яраттым, синең кебек бәби дә көттем. Тик мине дә сөйгәнем ташлап калдырды. Шул кайгыдан баламны югалттым. Башкача бәбили дә алмадым. Ә синең балаң исән-сау, кызым. Син әле үз бәхетеңне аңлап бетмисең. Хаталанма, уйла, бүген аны ташласаң, башка мондый да сәламәт бала таба алырсың микән, белмим.
 
– Балагыз булмагач, әнә әзер бала, алыгыз да карагыз!
 
– Ә син аның ризалыгын алдыңмы? Әнә бит ул “Ташлама мине, әнием!” дип елый, ишетмисеңмени? Ныклап уйла, ялгызың бала багу җиңел түгел, тик син күтәрергә җыенган йөк – бала ташлау тагы да авыррак: гомерең буена ул сиңа тыныч яшәргә бирмәячәк...
 
Бу басымны күтәрә алмаган яшь әни иренен тешләп, артын биреп үк утырды. Ул бер карарга килгән иде инде, хәзер аны беркемнең тавышы да, хәтта үзенең сабыеның самими көчсез аваз бирүе дә аны кире чигендермәс. Авылга шалтыраткан иде ул. Ахыргача сөйгәненең карашын үзгәртүенә өметләнгән яшь хатын, хәзер бар ышанычы әти-әнисендә генә икәнен аңлады. Әнисе белән сөйләшә генә башлаган иде, телефон чылбырында әтисенең кырыс тавышы яңгыраганын ишетте:
 
– Ни оятың белән монда шалтыратасың?! Оныт, бу номерны. Себерке! Авыл өстендә чыгарлыкны калдырмадың! Әнә синең булачак бианай-биатаң да, кыз тапкан, малай булса, бәлки, баланы булса да алыр идек, тик кәнтәйдән кәнтәй генә туа дигәннәр. Күземә күрсәтәсе булма! Картлык көнемдә ярдәмчем булыр урынга, кабергә якынайттың...
 
Әминә өчен бар да хәл ителде. Баланы алып кайта алмый ул... Аны ешрак күргән саен, аерылырга никадәр читен икәнен белә ул. Димәк, тизрәк моннан чыгып китәргә. Качарга!
 
Төнен күзенә йокы кермәде. Әллә йоклады, әллә саташып кына ятты. Ә иртәгәсен ул теләгәнчә кеше-фәлән күргәнче бәби табу йорты ишеген ябып чыгып китте. Хәле тәмам беткәнче йөгерде, инде менә егылам дигәндә , инде ак халатлылар һәм әни-бәбиләр бик ерак калганын аңлап, ерак түгел эскәмиягә килеп чүгәләде. Кайда барырга? Кемгә кирәк ул? Кешене кешелектән чыгарыр өчен күп тә кирәкми икән... Ә аның кеше булып саналырга хакы бармы соң хәзер? Ул бит сабыен ташлап чыкты? Чын кеше шулай эшли аламени?.. “Кеше түгел син! Кәккүк! Кәккүк, син! – диләр кебек узып баручылар. Юк, димиләр икән. Үзе әйтә икән бит үзенә! Әйтмәсәләр дә әйләнә-тирәдәгеләр һәммәсе дә аның кеше башына да, хәтта хайваннар аңына да сыймаслык адымын беләләр кебек, сүзсез генә битәрлиләр төсле. Ничек, нәрсә белән аклана ала ул? Шушы адымы өчен гомре буена үзен эчтән ашап, талаячак яра бу. Тик хатасын төзәтергә бернинди дә чара уйлап таба алмады. Очсыз-кырыйсыз уйларыннан аны бала тавышы айнытып җибәрде. Башын шул якка күтәргәндә каршысына балалар арбасы тәгәри иде. Каян көче табылгандыр, Әминә аңа каршы йөгерде һәм юлына төшеп туктатты. Арбадагы баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысып тирбәтте. Янына йөгереп килеп җиткән сабый анасы башта ярдәме өчен рәхмәтләр укыды, аннары баласын ят хатын кочагыннан көч-хәл белән йолкып алгач, аңа сәерсенеп карап, тизрәк китәргә ашыкты. Ә Әминә, әйтерсең лә аның баласын кулыннан тартып алдылармыни, гаҗизләнеп торып калды. Нибары шунда гына кызына карата хыянәтенең никадәр гаделсезлеген төшенде. Дөньядагы иң кадерле җанны бөтенләйгә югалтудан әрнеп елыды да елады. Ә бу югалтуга ул үзе кул куйды. Аның әрнү-үкенүле яшьләре тәмам кипсә дә, торырга ашыкмады. Тулай торак бүлмәсенә кайтканчы фикерләрен бер җепкә тезергә мәҗбүр иде ул. Нибары искән җил аның аяк-кулларын кызартып, юка пальтосына үтеп керә башлагач кына кузгалып бүлмәсенә ашыкты.
 
Буш бүлмә аны ямансулап каршы алды. Кызлар аны юрганына төренеп яткан хәлдә таптылар. Аны бүген биредә көтмәсәләр дә, бер артык сүз кузгатмадылар, үзе сөйләр дип көттеләр. Ә Әминә һаман көттерде. Ямьсез шыксыз тынлыкны өзәргә, һичшиксез, ачыклык кертергә кирәк иде. Иң өлкәне, иң акыллысы булган Мөнирә түзмәде:
 
– Балаң кайда? Нигә берни дә сөйләмисең? Сине ничек икенче көннән чыгарып җибәрделәр ул? – диде.
 
– Калдырдым... үзем анда башка кала алмадым...
 
Киләсе сорау яңгырамаса да, барысы да җавап көтә иде: “Ничек калдырдың?!” әминә эндәшмәгәч, кызларның берсе килеп Әминәне селекте. Аларның мәҗбүри сөйләтүләрен ошатмаган кәккүк-ана һөҗүмгә күчте:
 
– Ә кая алып кайтыйм мин аны? Мондамы? Кем мине монда бала белән тотсын? Авылгамы? Анда бала белән түгел, үземә дә юл ябык!
 
– Ә бәлки, турыдан-туры баланың әтисе йортына кайтырга кирәк булгандыр...– диде кыюсыз гына Сүрия.
 
– Керткәннәр ди! Әллә юри үчеклисез! Әйтерсең лә белмисез, мин авырга калу белән бер тапкыр да яныма да килмәде бит...
 
– Соң ник аның белән йокладың соң, балаңны ташлар булгач. Мин аны шулкадәр яраткансың, мәхәббәт җимеше итеп сөярсең, сакларсың дип уйлаган идем! Ә син...
 
– Нигә миңа нотык укыйсыз соң?.. Бу минем соңгы шансым иде бит, аны үземнеке итәргә! Ник сез шуны аңламыйсыз!!!
 
– Ир кешене бала белән генә бәйләп буламыни ул. Яратса, ул сине өйләнгәнче түшәккә яткырмасаң да өйләнә инде,– һәрвакыт ”дөрес” яшәгән Мөнирәнең гадәттәгечә җавабы әзер иде.
 
– Ә син “дүрт күзле” нәрсә, ни беләсең ирләр турында? Ә? Син тәүдә егетләр кочагында булып кара берәр тапкыр, шуннан акыл сатарсың! Хәер, тебе это не суждено, чөнки сиңа беркем дә карамаячак. Син хәтта шушы күзлегең белән аларны күрә алмаячаксың, өстенә тагын бер пар күзлек кисәң дә не поможет! – тынычлыкта калырга теләгән Әминә, ниһаять, чарасын тапты – ачыктан-ачык иптәш кызын рәнҗетеп булса да башланган сүзне туктатарга тырышты. Кем кемнең авырткан җиренә ныграк баскандыр, Мөнирә тыныч кына җавап кайтарды да, бөтенләй бүлмәдән үк чыгып китте:
 
– Бәлки, мин синең кебек егетләргә тагыла белмимдер. Ләкин җир йөзендә сиңа булганы башкага булмый дигәнгә ышанам мин. Миңа да әнә син әйтмешли “дүрт күзлесе яки алты күзлесе” карар әле...
 
Их, ник шулай каты бәрелдем уе эчтән кимерсә дә, Әминә тыштан гафү үтенер көч тапмады. Ахирәтенең сүзләреннән салкын тиргә батты, аннары туңа башлады. Юрганына ныграк төренсә дә, барыбер җылына алмады. Чөнки күңелендә аның бер тамчысы да калмаган иде.
 
Ә караңгы төндә үлем белән яшәү арасында тарткалашкан Әминәне ашыгыч ярдәм машинасы кабат ул качып кайткан бәби табу йортына алып китте. Аны озатып калган ахирәтләре әкрен генә белгән догаларын укып калды. Саташу аша бүлмәдәшләренең “кызым, гафу ит”, “ ташлама мине, әнием”, “ әнием, гафу ит” кебек бәйләнешсез сүзләре һәркайсысының йокысын алган иде. Тормыш тәгәрмәче туктап калдымыни – тулай торактагы бер бүлмәдә ут сүнмәде ул көнне. Алдагы көнне кичергәннәрне яңабаштан барлап, кызларның һәркайсысы үз уйларына батты. Берсе ахирәтенә әйткән сүзләренә үкенсә, икенчесе кайгысы белән ялгызы калган ахирәтен кызганып яшьләрен йотты. Ләкин аларның барысының да уртак бер теләге, уртак бер борчу йоклатмады – берүк исән генә кала гына күрсен...
 
Ә табиблар әле ана булып ачылырга да өлгермәгән Әминә гомере өчен көрәшә. Ак халатлы кешеләрне ул күрә дә, күрми дә кебек. Кайда соң әле ул? Менә кыз янында биешкән затлар арасында берсен таныгандай кулын аңа таба сузды. Хәер, сузса да ул күтәрелмәде. Ә таныш йөз бер борылып карады да бүлмәдән йөзеп чыгып китте. Әминәнең күрер күзгә күренмәгән кулы һавада әселенеп калды һәм ул: “Ташлама мине, әнием, ташлама, баламны” дип ачыргаланып кычкырды. Уй-фикер дулкынындагы сүзләрне беркем дә ишетмәде. Хәер, хәзер инде ул үзе дә башкаларны ишетми ахрысы. Саташулы-уяулы халәттә яткан яшь ана вакыт-вакыт кайдадыр якында гына гөнаһсыз сабыйның рәнҗеп вә үпкәләп елаганын ишетеп-ишетеп кала. Гүя ул да Әминә төсле үз анасына “Ташлама мине, әнием!” дип эндәшә иде. Бу – Әминәнең баш тартырга мәҗбүр булган йөрәк парәсе – кызы. Әйтерсең лә ул газиз анасыннан инде мәңгегә аерылачагын сизенеп, ятимлегеннән ярсып елый иде.
 
**
 
“Ташлама мине, әнием!” Эх, бу сүзләрне вакытында ишетә белсәк, тормышта артык тоелган җаннар, яралы язмышларга, бәлки, сирәгрәк юлыгыр иде...
 
Бәйләгән яулыгыннан чыккан чәчләрендә буразна-буразна чал яткан хатынның балалар йортыннан кызыл тасма белән бәйләнгән сабый күтәреп чыгуына кемнәрдер сәерсенеп карады ул көнне. Ләкин бу өлкән яшьтәге бала кайгысы кичергән ханым бүген бирегә үз кызының соңгы үтенечен, соңгы васыятен үтәргә килде – ташламас ул сине, ташламас балаңны... Аның янәшәсендә басып торган олпат гәүдәле ир – Әминәнең әтисе дә моңа риза-бәхил иде...
 

АРСЛАН
Өмет
№ --- | 12.07.2018
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments