|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2010 Мәгариф
БДИ – «БИК ДИКЪКАТЬЛЕ ИМТИХАННАР»Урамда яз… Мәктәпләрдә исә хәзердән үк урак өсте. Сәбәбе: яз белән бергә якынлашучы бердәм дәүләт имтиханнары. Укытучылар да, укучылар да тырыша-тырыша шул җаваплы сынауларга әзерләнә. Укучыларның күпчелеге өстәмә рәвештә репетиторларга, махсус курсларга йөрергә дә акчасын кызганмый. Һәр өстәмә дәреснең бәясе – кимендә 200 сум. Ә имтихан бирәсе фәннәр бер-ике генә түгел. Репетиторларның да БДИ комиссиясендә тикшерүчеләр рәтендә торганын сайлап алырга тырышалар, чөнки алар имтихан биремнәренең ни рәвешле булачагын якынча булса да чамалый, күбесенең махсус программалары да бар. Шуңа да мондый укытучыларга укучылар үзләре дә, әти-әниләр дә ышаныбрак карый һәм акчаларын кызганмый.
Репетиторлык өчен җәза?!
Яңа елдан репетитор белән шөгыльләнү бәясе 2 мәртәбә артачак, ә шәхси дәресләр бирүче укытучыларны эшләреннән алачаклар! Халык арасындагы мондый ыгы-зыгы Дәүләт Думасы тарафыннан РФ кодексындагы административ хокук бозулар һәм РФнең «Белем бирү турында»гы законына керткән төзәтмәләр аркасында килеп чыкты. Документта чыннан да репетиторлык өчен 20 меңнән 50 меңгә кадәр штраф каралган. Ләкин бу таләп ителгән лицензиясез юридик затка — вузга, курсларга яки мәктәпкә генә карый. Укучыга репетитор эшләүче оешма белән түләүле хезмәт күрсәтү хакында килешү төзергә тәкъдим ителмәсә дә, репетиторлык законсыз булып санала. Ә укытучыларның үзләрен берәү дә җавапка тартырга җыенмый. Ник дигәндә, аерым физик затларга белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнер өчен лицензия таләбе бернинди законда да каралмаган.
Репетиторга салым салу гаделме?
Депутатлар репетиторларны шәхси эшмәкәрләр рәтенә кертеп, аларга салым салу мәсьәләсен дә карады. Шулай да бу бәхәсле сорауга тиз генә нокта куеп була торган түгел. Укытучы-репетиторларга салым салу кирәкме? Укытучылар үзләре, әлбәттә, каршы. Зур шәһәр мәктәпләрендәге мөгаллимнәрнең репетиторлык эшчәнлегеннән алынган керемнәре хезмәт хакларыннан берничә мәртәбә күбрәк. Укытучыларның түбән хезмәт хакын исәпкә алганда, монда гаҗәпләнәсе юк. Әйтик, Мәскәүдә репетиторлар аена 50 меңнән 100 меңгә кадәр акча эшли ала икән!
Күпчелек әти-әниләр бу бәхәстә нейтраль позициядә. Иң мөһиме — балаларына тиешле дәрәҗәдә белем бирелсен. Депутатларның исә үз карашы. Алар белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә аерым базар буларак карый. Бер яктан абитуриент һәм аның әти-әнисе чыгыш ясаса, икенче яктан – репетитор. Аларча, бу базар, башкалары кебек үк, кешелекле, ачык, аңлаешлы һәм законлы булырга тиеш. Югарыдагы мәсьәлә буенча бәхәсләрнең дәвам итәчәгенә шик юк, чөнки карашлар да, позицияләр дә күп һәм бәхәсле.
Репетиторлык турында бәхәсләр
Безнең баштан да үтте ул имтихан дигәннәре. Мактанып әйтүем түгел, начар бирмәдек. Репетиторга йөргәннәр дә, үзлектән әзерләнгәннәр дә якынча бер дәрәҗәдә бирде. Шулай булгач, репетиторга йөреп кенә имтиханны «5»легә бирергә өметләнергә ярамый. Мөстәкыйль рәвештә дә күп укырга, шөгыльләнергә кирәк. Монысын имтихан биргән кеше буларак әйтәм. Ә репетиторда шөгыльләнү-шөгыльләнмәү — һәркемнең үз эше. Дустым быел
Россия тарихыннан имтихан бирә. Репетитор да табып өлгергән. Сәгатенә 200 сум икән. Беренче көнне үк тарих өлкәсенә караган дистәләрчә сорау яудырган да, 11 параграф мәгълүмат үзләштерергә кушып, дустымны өенә озаткан, 200 сум акчасын алырга да онытмаган. Башка бармады иптәшем бу укытучыга.
Репетиторлык турындагы мәсьәлә бик бәхәсле. Ни өчен күпчелек мәктәпләрдә укытучылар үз укучыларын имтиханны «5»легә бирерлек итеп әзерли алмый? Ни өчен әти-әниләргә балаларын вузга кертергә мөмкинлек алыр өчен генә дә күпме акча түгәргә туры килә? Сораулар байтак. Җаваплар да: укытучыларга мәктәп программасын яхшылап үзләштереп, укучыларына барып җитәрлек итеп аңлатырга яки БДИ биремнәрен төзүчеләргә укучыларга булган таләпләрне киметергә кирәк. Юкса имтихандагы кайбер биремнәрне укытучылар үзләре дә эшли алмый азаплана. Ләкин бөтен җаваплылыкны укытучыларга гына кайтарып калдыру шулай ук гадел түгел. Имтиханга әзерләнгәндә укучының үзеннән дә күп тырышлык, үҗәтлек таләп ителә.
Соңгы арада белем бирүгә таләпләр артты. Предметлы-ориентлаштыру ысулы белән укытуга, гомуми интеллектуаль үсешкә, креативлыкка һәм мөстәкыйльлеккә басым ясау да өстәлде. Укучы әти-әни, укытучы кушканга гына түгел, ә нәкъ менә үзе өчен, үзенә кирәк булган өчен белем алсын. Бүгенге белем бирү системасындагы җитешсезлекләр нидән килеп чыга соң? Моның сәбәпләре байтак: басымны нәтиҗәгә түгел, ә эш барышына ясау; аңлыйсы урында ятлау; балаларның укуга мотивацияле нигезләре булмау; рухи тәрбияне җәзалар системасы белән алыштыру; балаларда иҗатка сәләтне, мөстәкыйльлекне, тәнкыйди фикерләүне үстерергә тырышмау һ.б. Югарыдагы һәм башка җитешсезлекләрне бетермичә һәм укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтми торып, уңай нәтиҗәләр хакында сүз булуы мөмкин түгел.
Ләйсән ИСХАКОВА |
Иң күп укылган
|