поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.07.2018 Мәдәният

Фәридә Төхвәтулиина "Рекорд" телевизорын ник сүткән?

Фәридә Төхвәтуллина — «Яңа Гасыр» телеканалындагы «Манзара» тапшыруының мөхәррире, «Sиңа Миннән Sәлам» тапшыруының алып баручысы. Фәридә - ТНВ каналында эшләүче көләч йөзле, киң күңелле, ихлас хезмәкәрләрнең берсе.

- Фәридә, балачагың ничек узды? Нинди гаиләдә үстең?
 
- Мин — авыл кызы. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында дөньяга килгәнмен. Әти-әнием сабый чагымда ук Арча районының Яңа Иябаш авылына килеп төпләнгән. Балачагым шушы җирлектә үтте. Бу — әнием Хаҗирә Нурулла кызының туган авылы. Әнием — гыйбрәтле гомер юлы үткән шәхес. Озак еллар күмәк хуҗалыкта баш хисапчы, соңрак районыбызның почта бүлегендә баш икътисадчы булып эшләде. Әтием Фирдинат сөт җыючы иде. Кызганыч, ул 55 яшендә арабыздан китте. Бик матур җырлый, җор телле, уен-көлке яратучы, гаделлекне сөюче кеше иде. Бертуган энем бар. Ул югары белем алуга, туган ягыбызга эшкә кайтты.
 
- Журналистика балачак хыялы идеме?
 
- Балачакта кем генә булырга хыялланмый икән адәм баласы?! Мин табиб булырга хыялландым. Әмма авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, сыйныф җитәкчесенең «район үзәгендә үсеш өчен мөмкинлекләр күбрәк,» — дигән киңәше буенча Арча педагогия көллиятенә, чит телләр бүлегенә укырга кердем. Анда ике ел укыгач, урта белем турында аттестат алу өчен имтиханнар тапшырып, Казанга юл алдым. Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр бүлеген сайладым.
 
- ТНВ каналында хезмәт юлыңны кайчан һәм кайсы тапшырудан башладың?
 
- Телевидениегә мәхәббәт, ниндидер тартылу сабый чакта ук булгандыр, мөгаен. Әнием «Татарстан Яңа Гасыр» каналына эшкә урнашкач сөйләде бу вакыйганы. 4 яшьлек чагымда әти-әниләр мал-туар карарга чыгып киткәч, өй түрендә торган «Рекорд» телевизорының артын сүтеп куйганмын. Әти-әнинең «ник сүттең?» соравына «эченә кереп карыйсым килде, андагы матур абый-апалар ничек кайдан сөйләгәннәрен күрәсем килә», дип җавап биргәнмен.
 
Ә телевидениегә мин тәүге кат 1999 елда килдем. Ул вакытта «Хәбәрләр» тапшыруы алып баручы һәм корреспондентларга бәйге игълан иткән иде. Хәтерем ялгышмаса, 300ләп кеше катнашты. Бәхетемә, мин бәйгенең барлык өлешләрен дә үтеп, хәбәрче буларак эшләргә өлгердем. Әмма дүрт-биш айдан китәргә туры килде, чөнки бу вакытта мәктәптә укыта башлаган идем. Үземнең укуым да дәвам итте һәм урта сыйныфларда укучы бер балага ярдәмче-тәрбияче сыйфатында да хезмәт куйдым. Берьюлы дүрт юнәлешкә өлгерү катлаулы булды. Әмма 2002 кулыма диплом алуга, «Татарстан Яңа Гасыр» каналына килдем. Биредә мине «Хәерле иртә, Татарстан» тапшыруына эшкә алдылар.
 
- ТНВ хезмәткәрләре арасында көндәшлек бармы?
 
- Көндәшлекне кем ничек аңлый бит. Шәхсән минем өчен ул акыллы көндәшлек булырга тиеш. Хезмәттәшләреңнең яхшы һөнәри сыйфатларына куану, аннан үрнәк алу, камиллеккә омтылу — бу алга атларга этәргеч бирүче сыйфатлар. Ә инде халык әйтемендәгечә, астыртын эш йөртүгә кайтып калса, монысы көндәшлек түгел-көнләшү, хөсетләнү. Бу инде һөнәри үсешне тоткарлый торган күренеш. Хезмәттәшләребез арасында андый тискәре карашлар юк, Аллага шөкер.
 
- Иң еш ишетелә торган сорау: Фәридә тормышта да гел елмаеп йөриме? Гомумән, холкың нинди?
 
- «Тормыш булгач, бар да була, агы да, карасы да» дип җырлыйлармы әле? «Әйе, гел елмаеп кына торам» дисәм, ышанырлармы икән? Мин русча әйтсәк, «оптимист по жизни». Укыган чорда курсташларым миңа карата бу сүзне бик еш кабатлый иде. Хәзер дә әллә ни үзгәргәнмәгәнмендер. Булганына шөкер итеп, яхшыга өметләнеп яшим. Кыен чакларда «Я, Раббым! Моннан авыр сынаулар бирмә, иң авыры монысы булсын, чыгар юлны күрсәтеп, бәрәкәттән, саулыктан аерма. Гаиләм, балаларым, якыннарым сау булсын, ил-көннәр тыныч торсын,» — дип ялварам. Сабыр итәргә тырышам. Ә нинди дә булса эш эшләүгә килгәндә, миңа тиз-тиз эшләү кирәк, ул яктан мин — кызу кеше. Йөргәндә дә акрын атлый белмим.
 
- Эфирга чыгар алдыннан нишлисең? Билгеле бер гамәл-күнекмәләрең бармы?
 
- Гамәлләргә килгәндә, эш әгузе-бисмилладан башлана, күңелдән генә аятелкөрсине укыйм. Аннан төрле тизәйткечләр әйтеп, җырлап та алам.
 
- Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең? Күңелең төшмиме?
 
- Минемчә, тәнкыйть ул ике төрле була. Берсе — һөнәри яктан акыллы, урынлы, төпле фикер җиткерердәе, икенчесе — кемнеңдер буш сүзгә корылган урынсыз шәхси фикере. Акыллы тәнкыйть сүзе әйтердәй кешеләрне хөрмәт итәм, һич үпкәләмим, киресенчә, куанам гына. Тәнкыйть — үсешнең бер шарты. Ә икенче төрдәгесенә игътибар итмәскә тырышам. Минем эшчәнлегемә илтифатыгыз өчен Алланың рәхмәте булсын, дим.
 
- «Sиңа Mиннән Sәлам» тапшыруына котлау юллау өчен нәрсә эшләргә кирәк? Җырларны кем сайлый?
 
- Шартларына килгәндә, тапшыру дәвамында бу хакта мәгълүматларны кабатлыйм, телеканалның рәсми сайтында да белешмәләрне табарга була. Җырларны исә музыка буенча мөхәррир тамашачыларның фикеренә һәм тапшыруның эчтәлегенә карап сайлый. Мин кунаклар чакыру, сценарий язу һәм хатларны тикшереп, барлап тору, төзәтеп язу өчен җаваплы.
 
- Ни өчен син ТНВны яратасың?
 
- Мин — шушы каналның җанатары. Җиһан буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребезгә туган телебездә кызыклы тапшырулар карау уңайлылыгы булдыруы һәм, әлбәттә, үзем биредә хезмәт куюым, иҗади яктан канатланып эшләү мөмкинлеге өчен яратам!
 
- Син мәхәббәткә ышанасыңмы? Ирең белән бер-берегезгә ничек эндәшәсез?
 
- Мәхәббәт бит ул төрле була. Ата-анага, балага. Ә инде ир-егет белән хатын-кыз арасындагы бу хис бергә гаилә корып яшәгәндә, аның төсмерләре җитмеш төрлегә әвереләдер. Иң мөһиме — шул төсмерләрне күңелең белән аңлау һәм тою. Ирем белән бер-беребезгә исемнәребез белән эндәшмибез. Исемнәр белән эндәшәбез икән, бу инде нәрсәдәдер тәртип түгел дигәнне аңлата. Бер-беребезнең ялгышларын шуннан чамалап алабыз.
 
- Фәридә, син — өч бала әнисе. Хәзерге заман баласын ничек тәрбияләргә? Киңәшләреңне бир әле.
 
- Тәрбия мәсьәләсендә киңәшләр бирү дөрес эшме икән?! Бу хакта озак бәхәсләшергә була. Үземә килгәндә, һәр гаиләнең ата-бабадан калган үз кануннары, балаларга карата таләпләре, үгет-нәсыйхәт җиткерү алымнары була. Бала ата-анага карап үсә, чәчкәсе нинди, җимеше шундый. Халык мәкалендә дә «алма агачыннан ерак төшми» дип юкка әйтелмәгән.
 
- Яраткан һөнәрләреңнең берсе — ашарга пешерү. Гаиләгезнең яраткан ризыгы нинди? Бәлки рецепты белән уртаклашырсың?
 
- Дөрестән дә, гаиләмне тәм-томнар белән сыйларга яратам. Ирем өчпочмак ярата, олы кызыбыз — ит пәрәмәче, уртанчысы — коймак, улыбыз шулпаны үз итә, әнием исә мин пешергән кыстыбый белән кабак ашын мактый. Бөтенебез дә яраткан борай белән ит бәлеше дә уңа үзе. Ә инде рецепт дисез икән, иң уңайлысы — чүлмәктә пешкән ит. Бәйрәмнәргә, Корьән ашы мәҗлесләренә, кунаклар килсә дә пешерәм. «Тәмле» дип, рецептын язып алалар.
 
Сыер, сарык, күркә итеннән дә әзерләп була. Башта итне яссы кисәкләргә турап, суган, тәмләткечләр салып, бер-ике сәгать салкынча урында тотасың, аннан янына кара җимеш өстәп кайнар мичкә куясың. Бер сәгать-сәгать ярымнан тәмле сый әзер!

---
ТНВ
№ --- | 11.07.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»