• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137
  • Зеленодольск районы Карәтмән авылында йортка фундаменты булган тигез җир участогы сатыла. 25 сутый. Газ, су, телефон чыбыгы участокка кадәр китерелгән. Бәясе 600 мең сум. Торг. Казаннан 45-50 км. Бик матур, мәчетле татар авылы. Шалтыратыгыз: 8917-90-68-047; 88437128116
  • Актанышбаш. Бәрәңге сатам. Эре һәм вак. Эресе тоннага якын, вагы 2,5 центнер тирәсе. 8 917 934 38 46
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128

 

 

 
Архив
 

11.07.2018 Ир белән хатын

Искәндәр Сираҗи: "Эльмираны сорарга баргач, "безнең сиңа бирерлек кызыбыз юк", – диделәр"

Күренекле журналист, язучы Искәндәр Сираҗи "Сөембикә" журналына хатыны турында сөйләгән. Күренеп тора, хәләл җефетен хөрмәт итә. Сираҗи белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Искәндәр СИРАҖИ, журналист, язучы.  
 
Гаилә стажы – 15 ел;  
 
Балалары – Айгөл (24 яшь), Йолдыз (15 яшь), Рәйхан (13 яшь), Арыслан (8 яшь), Ирхан (3 яшь). 
 
 
- Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 
 
- Иреннәренә! Хатын-кызның бөтен холык-фигыле иреннәренә язылган. Өске ирен кабарынкырак икән, димәк, ул тормышта – командир, аскы ирен бүлтәебрәк алга чыгып торса – эгоистрак. Иреннең читләре төшебрәк торса, димәк, ул – пессимист... Аннары борынына күз салам. Туры, кылыч борынлылар, мәсәлән, туры сүзле булалар, әмма бернәрсәне дә уйламыйча әйтмиләр. Башта шушы билгеләр аша хатын-кызның кем икәнен өйрәнәм. Әлбәттә, барысын да түгел. Үзем өчен кызык һәм кирәк булганнарын гына. Без бит аларга хәзер хатын-кыз итеп кенә карамыйбыз, ул синең бизнестагы партнерың да, кул астыңдагы хезмәткәрең дә булырга мөмкин. Ә бу дөнья манипуляциядән тора... Каршыңдагы хатын-кыз белән нинди мөгамәләдә булырга, аның белән ничек сөйләшергә икәнен син алдан ук белергә тиешсең... Аның күзенә, буй-сынына да, әлбәттә, игътибар итәм. Әмма иң соңыннан гына.  
 
- Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?  
 
- Барлык сыйфатларын да гафу итәргә була. Ул хатын-кыз булган өчен генә дә! Тере затлар арасыннан иң зур дәрәҗә хатын-кызда дип саныйм. Хатын-кыз булмаса, ир-ат бернәрсә эшләмәс иде, мөгаен. Ялкау бит без... Ир-ат нәрсәгә дә булса ирешсә: кино йолдызына әйләнсә, романнар язса, нидер төзесә, байлык тупласа, болар барысы да бары тик бер генә максат – хатын-кызны яулап алу өчен генә эшләнә. Һәм күбрәк хатын-кызны яулау өчен! Бер генә хатын-кызга карап тора торган зат түгел ул ир-ат. Турыдан-туры йөрмәсә дә, үз тирәсендә күбрәк хатын-кызны тотарга тели. Динлесе дә шулай, динсезе дә... Әгәр моңа омтылмый икән, ул инде, димәк, бик үк ир-ат түгел. Хатын-кыз дип рухланмасак, диваннан да тормыйбыз без... Шуңа күрә дөньяны хатын-кыз алып бара дип әйтәләр дә. Ачышларның да, сугышларның да башында – гүзәл затлар. Хәер, алар булмаса, без тумыйбыз да бит әле...  
 
- Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  
 
- Үз-үзенә ышанмаган ир кеше хыянәт дип җавап бирер иде... Көчле икәнсең, хыянәттән курыкмыйсың! «Хатынның уенда башкадыр, ул мине аның белән чагыштырадыр», – дип көнләшүчеләр исә көчсез, мескен бәндәләр...  
 
- Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  
 
- Аның миңа икесе дә якын. Әгәр өйдә берсе булса, ир-ат һәрвакыт икенчесе турында да хыялланачак. Дөньяда беркайчан да 100 процент бөтен нәрсәдән канәгать булып бетеп булмый. Кеше – камил зат түгел. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенең кимчелекләрен кичереп, бер-берсен тулыландырып яшәгән очракта гына янәшә кала алалар. Мәгълүм мәзәктәгечә, тормышта «бер матурга – бер ямьсез» насыйп. Безнең гаиләдә дә шулай: мин кызу менә, ә хатын – сабыр, тыныч холыклы.  
 
- Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  
 
- Әлбәттә! Ул синең хатының да, дустың да, сөяркәң дә, хезмәтчең дә... булырга тиеш. Һәм синең кайгырту объектың да! Бер-берсе өчен дус булмаган парларны беләм – алар гомер буе талашып яши. Тәгаен әйтә алам: хатын – минем дустым.  
 
- Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  
 
– Без бергә эшләдек, әмма ул чакта арабызда әле берни юк иде. Беренче хатыным белән аерылышып йөргән вакытым... Мин бит аралашучан булсам да, сирәк кешене үземә якын җибәрәм, шуңа күрә аерылу минем өчен гел авыр бирелә торган процесс. Гаиләдән киткән чорда тирә-юнемдә хатын-кызлар бик күп булды. Әмма Пановка төрмәсенә барып утырганнан соң, янымда аларның берсе генә калды – Эльмира гына... Иреккә чыкканда, дөньяда минем өчен ул гына бар иде инде... Күпләр чәчәкләр биреп, романтик уеннар уйнап тәкъдим ясый. Ә икенче елны инде аерылышалар – ятим бала кала. Беренчесе белән мин ул уеннарны уйнаган идем инде... 
 
Ә кыз сорарга кайту булды – аны йоласына туры китердек. Юлга дустым Рабит белән аның машинасында чыктык. Буранлы көн иде. Эльмираларга – Арча районы Күлтәс авылына кайтып җиткәч тә машина белән ике тапкыр батып яттык әле. Туңып, өшеп барып кердек. Барып кердек дип...
 
Капканы ачуга ишегалдында бозау кадәр зур эт басып тора. Ә мин зур этләрдән бик куркам... Кул астына эләккән себеркенең таягын йолкып алырга туры килде. Берне суккач, теге усал эт оясына кереп китте. Тик минем күрәчәкләр моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Әтәчләре талый торган икән, ул арада өстемә анысы килеп сикерде. Саклану максатыннан инде – мин аңа тибеп җибәрдем. Әтәч болдырга – мине каршыларга чыккан әбинең алдына килеп төште... «Мин сезгә яңа әтәч сатып алырмын», – дип сөйләнә-сөйләнә өйгә уздым. Булачак кияү кайтасын беләләр, тик аның Сираҗи икәненнән хәбәрдар түгелләр. Ул чакта телевизор экраннарында да күренеп торам, «Татарстан яшьләре» газетасында мәкаләләрем басыла... Кыскасы, халык мине таный иде инде. Төрмәдә утырганымны да беләләр – коллегаларга рәхмәт: бөтен нечкәлекләре белән язып тордылар. Хатын өендә дә таныдылар... Табын янына утыргач, төп сүзгә күчтек. «Безнең сиңа бирерлек кызыбыз юк», – диде әби. Бабай да шул сүзне кабатлады. Эльмира: «Минем сайлаган кешем шушы, фатихагызны бирегез», – диде. Кызларының үз дигәнен итми калмаганын алар яхшы белә – ризалаштылар. Казанга кайтып, икенче көнне үк Печән базары мәчетендә, баскыч астындагы кечкенә бүлмәдә генә никах укыттык. Минем кечкенә генә фатирым бар иде, ремонт ясап шунда яши башладык. Туй ясамабыз дигән идек, кая ул, мәһәр алырга да акчам юк иде әле. Тик хатын ягы: «Кирәк», – диде. Мин үзем туган-тумачага бай түгел, ә анда бер бабайның гына да унике туганы бар! Ярты еллар бергә яшәгәч, без аларны «Алтын Урда» ресторанына туйга җыйдык. «Бу дөньяда кешегә иң зур зыян салучы нәрсә – аракы, аны үзебезнең гаиләгә кертмибез», – дигән сүзебез бар иде. Ә ул чакта хәләл туйны шушы ресторанда гына үткәреп була иде. Кызыбыз – Йолдызыбыз туганны көтәбез, хатынның йөкле икәне матур гына күренеп тә тора иде инде.  
 
- Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?  
 
- Юк, дөрес түгел! Җиде айлык чагымда әни мине үзенең әбисенә калдырып киткән – күбрәк әбидә үстем. Шуңа күрә әни белән аралашсак та, ике арада якынлык булды дия алмыйм. Аңа охшаган хатын-кызга өйләнмәс тә идем... Дөресен әйткәндә, әнинең нинди икәнлеген җүнләп белмим дә. Аны миңа 17 яшь тулганда аны инде үтереп чыктылар...  
 
- Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  
 
- Барыбер ир булып калырга тиеш! Йортта хуҗа ул бит. Хатыны малны күп табу, бу әле ир кеше – ир кеше булудан туктый дигән сүз түгел. Бары хатынның эше уңышлырак бара – шул гына... Безнең бөтен проблемалар ирне – ир, хатынны хатын итә белмәүдән килеп чыга. Мин күбрәк эшлим икән, димәк, мин баш, дип уйлау бар. Аллаһы Тәгалә ир кешене өстен итеп яралткан икән, чынлыкта, ул барыбер өстенрәк.  
 
- Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  
 
- Әйбәт карыйм. Эльмира миңа, мәсәлән, берничә шигырь багышлады. Салып йөргән вакытымда, «Ник эчәсең, талантлы кешем?» дигән мәкалә белән мөрәҗәгать итте. Ул – «Шәһри Казан», мин «Мәдәни җомга» газетасында эшли идем ул чакта. «Бу бит синең хакта», – дип килеп әйттеләр.... Бу дөньяда мин күп нәрсә аша уздым. Яшь чакта хатын-кызның кадерен белмисең. Аңа күп нәрсәне кичермисең, имеш буе кыска, биле юк... Ә олыгайган саен, аны хатын-кыз булганы өчен генә дә кадерли башлыйсың... Хатынымның миңа иң туры килгән хатын-кыз икәнен беләм. Аны миңа Аллаһы Тәгалә биргән һәм башкасы булмаячак. Мәхәббәтнең гомере – өч ел, ә аннары бер-береңә кирәклегә әйләнәсең. Кайчак хатын балалар белән авылга кайтып китә. Өйдә халык күп бит минем, «Үзем генә калып торасы иде», – дип хыялланган чаклар да була. Ә алар каядыр китсә, өйдә берүзем йоклый алмый тилмерәм. Төне буе йөреп чыгам...  
 
- Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 
 
- Белмим... Хатын-кыз булып караган юк бит. Миңа үз гомеремдә бик күп кызларның мәхәббәт аңлатканнары булды. Үз-үземне яхшы беләм бит – мин шактый дорфа, төксе – алар урынында булсам, якын да килмәс идем. Гомумән, нәрсә өчен ир-атны яратып була икән?! Шактый килбәтсез халык бит без. Күбебез тәмәке тарта, тарткан кеше белән ничек үбешәләр? Юк, белмим, минем өчен хатын-кызның бик зур сере бу.  
 
- Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?  
 
- Мин инде хәзер хатын-кыздан артык игътибар көтмим. Беренчедән, ул минем өчен куркыныч – тормышым, шөкер, көйле, балаларым бар. Шүрләтә: шушы бөтенлекне җимереп куйсаң, аннары ни булыр?! Яшь чакта хис белән яшисең, ә хәзер, хисләргә караганда, акыл өстенрәк. Дөрес, күпләр мине әле дә хис белән генә эш итә дип күзаллый. Юк, Сираҗи уйламыйча берни дә эшләми ул!  
 
- Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?  
 
- Көчсез ирләрне генә куркыта ала бу. Көчле ирне андый хатын-кызлар тагын да көчлерәк итә, дәрәҗәсен генә арттыра.  
 
- Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 
 
- Болай аңлашып яшибез, беркайчан тавыш күтәреп талашкан юк. Үпкәләшүләр була инде, билгеле, тик алары да минем игътибарсызлык аркасында. Туган көннәрне онытам, туй көнен (ә без аны ел саен билгеләп узабыз)... Алдыма тәлинкәне катырак этеп куйгач кына искә төшә...  
 
Хәер, бер нәрсә бар. Хатынның кибеттән кайткач: «Фәлән әйберне алмадым әле, акча жәлләдем, әмма ул безгә кирәк», – диюен аңламыйм. «Син алырсың дип уйладым», – ди. Шул бер үк кесәдән чыга лабаса! Хатын-кыз азрак саранрак, сакчылрак шул ул... Кирам Сатиевның сөйләгәне искә төште әле. «Хатын Проспект базарына алып китте, – дигән иде ул. – Алма 1 тәнкәгә арзанрак икән анда – өч кило алма алды. Ә мин ул базарга 200 сумлык бензин ягып килдем». 
 
- Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы? 
 
- Күптән бер нәрсәне аңладым – хатын-кызга һәрвакыт юл куярга кирәк. Хаклы түгел икәнен белеп тә, хатын белән килешсәң, «җиңдем» дип ул да сөенә, «юл бирдем» дип син дә куанасың. Һәм шуның белән бөтен проблема да хәл ителергә мөмкин. Ә гаиләдә бәхәс чыкмый калмый инде ул. Тик аны гаугага җибәрүдән ни мәгънә?! Хатын-кыз бит ул ир-атның кабыргасыннан яратылган, бераз кәкре була. Аны турайтам дип тотынырга ярамый – сыначак. 
 
- Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез? 
 
- Әйе, андый хәл дә булырга мөмкин. Тормыш бит... Мин, мөгаен, пиццага заказ бирүчеләрдәндер. Яки роллалар китертәсең дә, шуны гаиләдә мәҗлескә әйләндерәсең. Хатынның да башы авыртудан туктый... Дөрес, үзем дә нидер пешерә алам. Әмма аның өчен мин язарга утырырга тиеш... Әдәби әсәрне башта бик озак күңелдә йөртәсең, ул тәмам өлгереп, ниһаять, кәгазьгә төшерерлек була. Утырасың өстәл янына. «Искәндәр Сираҗи. Хикәя» дип язып куясың. Тагын аз гына аскарак хикәянең исеме һәм беренче җөмләсе языла – алар алдан уйланган була инде. Һәм... бүтән язасы килми башлый. Өстәл яныннан китү өчен син ашарга әзерли башлыйсың... «Әти элек безгә тәмле әйберләр пешерә иде», – дип, балалар еш искә төшерә. Элек мин өйдә иҗат итә идем, хәзер күбрәк офиста шул...  
 
- Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 
 
- Көрәшмим, машинага чыгам да утырам. Миңа гел вакыт җитми, шуңа күрә кемнедер көткән араны файдалы итеп үткәрергә тырышам: радио тыңлыйм яки телефоннан үз эшләремне эшли торам..  
 
- Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша... 
 
- Хатын белә: үземә кирәк нәрсәне мин үзем алырга яратам. Шуңа күрә 23 февраль бездә дә шул ук носки, шул ук одеколон бәйрәме ул. Носкиның кара яки кара зәңгәр төслесен генә кигәнемне дә белә Эльмира, бүләк сайлаганда ялгышмый.  
 
Үзем аңа бүләк бирергә бик яратам. Алтын-көмеш бизәнү әйберләре дә шактый аның, күбесен кулланмый да, әмма матур әйбер күрсәм, барыбер аласым килә. Хәзер кызлар үсеп җитте инде – алар тага, алар кия. Ә чәчәк белән минем хатынны шаккаттырып булмый. Вазасында чәчәкләрнең беркайчан шиңгәне юк – кесә бушрак чакларда да бер чәчәклек кенә акчаны һәрвакыт таба идем...  
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments