• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137
  • Зеленодольск районы Карәтмән авылында йортка фундаменты булган тигез җир участогы сатыла. 25 сутый. Газ, су, телефон чыбыгы участокка кадәр китерелгән. Бәясе 600 мең сум. Торг. Казаннан 45-50 км. Бик матур, мәчетле татар авылы. Шалтыратыгыз: 8917-90-68-047; 88437128116
  • Актанышбаш. Бәрәңге сатам. Эре һәм вак. Эресе тоннага якын, вагы 2,5 центнер тирәсе. 8 917 934 38 46
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128

 

 

 
Архив
 

11.07.2018 Спорт

11 бала атасы Россия җыелмасының дөнья чемпионатындагы зур уңышы турында

Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә дөньяның иң биек бинасы бар, ул Бүрҗ-Хәлифә (хәлифә башнясы) дип аталып йөртелә. Караңгылык төшү белән бу бина төрле төсләр белән яктырта башлый. Анда төрле бизәкләр, рәсемнәр пәйда була, алар бер-берсен алмаштырып торалар. Футбол буенча дөнья чемпионаты барган вакытта башня чемпионатта җиңгән команда иленең милли флаглары төсләре белән яктыртылды.

Россия футбол командасы җиңгән көннәрне дөньяның иң атаклы бу бинасы Россия флагы булып балкыды. БГӘ-ндә яшәгән Россия диаспорасы өчен бу аеруча зур горурлык. Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү өчен илебез гаять зур эш башкарды.  Нәтиҗәдә 2018 ел дөнья чемпионаты планетадагы бар халыкларның берләшү бәйрәменә, дуслык бәйрәменә әйләнде. Кунаклар Россияне “күтәрелүче үсеш” иле буларак яңадан ачтылар һәм тормышның бар өлкәләрендә дә.
 
Россиянең футбол тарихына күз салсак, анда барысы иң югары дәрәҗәдә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Дондагы Ростов, Сочи, Казан Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбурге шәһәрләрендә дөнья стандартларындагы зур футбол ареналары бар, ә Мәскәүдә исә андыйлар икәү – "Лужники" һәм "Спартак", Россия җыелма командасының, Россия футбол клубларының Европа, дөнья чемпионатларында, кубокларында җиңүләре, призлы урын алулары бихисап. Бу чемпионатта да безнең футболчылар сынатмады, алар чирекфиналга чыктылар, көчле Хорватия командасы белән бертигез дәрәҗәдә уйнап, пенальтида гына оттырдылар. Ә дөнья чемпионатын оештыру – иң югары дәрәҗәдә булды.
 
Футбол буенча дөнья чемпионатын ачкан вакытта Россия президенты Владимир Владимирович Путин, планетадагы бар кешеләргә мөрәҗәгать итеп әйтте: “Зур, күпмилләтле футбол дөньясы вәкилләрен планетаның төп футбол вакыйгасы башланып китүе белән котлыйм. Грандиоз бу спорт вакыйгасы Россиядә беренче тапкыр үтә һәм без моңа чиксез шатбыз”. Җир шарының бар илләрен берләштергән бу вакыйганың планетар әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, аеруча бүгенге геополитик вәзгыятьтә. Чемпионат барган көннәрдә барысы да футбол белән, җиңү шатлык-куанычлары белән, ә кайчак исә оттыру ачысы белән яшәде.
 
Бу чемпионатның Европа футболының өстенлеге белән баруын әйтми китеп булмый. Ул командалар сайлап алган стратегия һәм тактикада гына да, уенчыларның тупны оста йөртә белүендә генә дә түгел, ә чираттагы матчның алдан әзерләнгән схемасының дөрес һәм төгәл башкарылуында да күренде. Ярымфиналга тоташ Европа командалары (Англия, Бельгия, Франция һәм Хорватия) чыгуы – бик табигый. Тик монда бер искәрмә бар.
 
 
Минем ышануымча, Хорватия командасы урынына Россия булырга тиеш иде. Ышаныгыз, бу – бар җирдә дә үзебезнекеләрне җиңүче итеп күрергә теләгән ватанпәрвәрлек чагылышы түгел. Киресенчә, элементор логика шундый нәтиҗәләргә китерә. Дөнья футбол командаларының ФИФА рейтингында кимсетелеп 66 урынга куелган Россия командасы чемпионатта үзенең чын рейтингысын, чын көчен күрсәтте. Чирекфиналда да лаеклы уйнады. Барысы да  Россия командасы ярымфиналда булырга тиеш дип сөйли иде. Тик пенальтидагы очраклылык кына безнең команданы турнирдан төшереп калдырды.
 
Бу чемпионатка Россия командасы яңа максатлар куеп, принципиаль яңа проект белән килде. Чишеләсе мәсьәләләр, проблемаларга да яңача караш иде. Моңа кадәр без футбол командабыз белән артык мактана алмый идек. Comedy Club телетамашасының актив катнашучысы һәм сценаристы Семен Слепаков Россия командасын тәнкыйть итеп юкка гына җырламады инде (әйтергә кирәк, ул соңыннан моның өчен футболчыларыбыздан гафу үтенде). Тик гаделлек өчен әйтергә кирәк, моңа кадәр безнең команда чынлап та көчле түгел иде.
 
Шулай итеп, Россия футболында яңа проект. “Авторны - сәхнәгә” диләр иде мондый уңышлы премьерадан соң.
 
Ә автор исә – Станислав Саламович Черчесов, күренекле тренер, мәшһүр футболчы, СССР һәм Россия җыелма командаларының капкачысы. 
 
Черчесов чынлап та могҗиза эшләде, ул дөнья чемпионатында планетаның иң көчле командалары белән бертигез дәрәҗәдә уйнау гына түгел, ә аларны җиңәргә дә сәләтле команда туплый алды. Испания командасы Россия белән уйнаганда үзләренә ошамаган иде дип сөйләгән кешеләр бу вакытта атаклы испан футболчыларының осталыкларын, казанышларын һич тә киметеп күрсәтмиләр, ә фәкать Черчесов төзегән тактика һәм стратегиянең дөреслеген генә дәлиллиләр. 
 
Черчесов проектында безнең футболчылар спартан кыюлыгы, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр, футболның аерым уенчылар уены гына түгел, ә бар команда уены икәнен аңлауга ирештеләр. Футболда команда бер организм кебек яшәргә, бер организм кебек хәрәкәт итәргә тиеш.
 
Бүген Россиянең футбол командасы уникаль бу сыйфатка иреште, мин, “күтәрелүче үсеш” илемнең (сүз уңаеннга шуны әйтим, мин бу терминны ислам фәненең күренекле вәкиле Әбү Рәйхан әл-Бирунидан алдым) һәр чагылышында аның өчен җанатучы кеше буларак, Станислав Саламович уникаль бу проектны алга таба үстерер һәм камилләштерер дигән өметтә калам. Катардагы дөнья чемпионатына да күп вакыт калмаган.
 
Бу чемпионатка кадәр Россия командасының тагын да көчәячәгенә, камилләшәчәгенә шик юк. Мондый алгарыш алга таба барган очракта ул дөньның танылган күп футбол лидерларын артта калдырачак, Катардагы бу чемпионатка ярымфиналга чыга алган дүрт команданың берсе булачак. Ә бәлки финалга чыга алган командаларның берсе. 
 
 
Мин үзебезнең командага ышанам. Мин – 11 бала атасы, миңа еш кына: син футбол командасы төзегәнсең, запас уенчыларда әле 10 оныгың да утыра дип шәаярталар. Барысы да шулай, минем гаилә чынлап та, футбол командасы төзи ала.
 
Россия җыелмасына килгәндә исә, минем өчен Черчесовның сирәк очрый торган шундый сыйфаты кадерле: ул куелган бурычка ирешү өчен бердәм команда туплый һәм һәр уенчы белән уртак тел таба ала. Асылда болар – тәрбия процессының мөһим өлешләре, алар тормышның бар даирәләрендә дә кирәк булган төп сыйфатлар.
 
Спорт – шәхес формалаштыру мәктәбе, патриотизм мәктәбе, үз илеңә ышаныч һәм сөю тәрбияләү мәктәбе. Спортның бар төрләре дә, шул исәптән футбол да.
 
Автор турында белешмә:
Исмәгыйль Шәңгәрәев – мәдәният белгече, язучы-публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия халыклары Ассамлеясе” каршындагы мәдәни-тарихи пространствоны кино-видеолаштыру Советының рәистәше, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments