поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.03.2010 Милләт

“МИН ТЫРЫШ ТАТАР ХАТЫНЫ”

Башкалабызның Яңа Савин районы Адоратский урамында яшәүче казанлылар, ханбикәне хәтерләтеп, 20 елга якын татарча киенеп йөргән Флүрә апаны күреп, артык гаҗәпләнмиләрдер. Тугызынчы дистәсен вакласа да, җиһанга килүенә үкенеп, тумас борын картаеп яшәүчеләрдән түгел ул.

Кулында энә-җеп, пумала уйнатып торган көчле рухлы, җитез хәрәкәтле бу милләт җанлы әби дөньяга сабыйларча сокланып яши. Күңеле хезмәткә җилкенеп торганга, гомеренең чакрым баганаларын санарга вакыты юк аның. Балаларга хас сөйкемле сөякле мөлаем карчык әле дә “курчаклы уйный”, төрле картиналар иҗат итә, кыскасы, 11 төрле шөгыль белән мәшгуль ул. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә төрле түгәрәкләргә йөри, үҗәтләнеп өйрәнә һәм тормыш ямен эш тәмендә тоеп яши. Музей-күргәзмәне хәтерләткән фатирында нинди генә кул эшләре юк: милли рух иңдерелгән киемнәр, картина, шәмаил, курчак, мендәр һәм башка төр куллану әйберләренең һәрберсенә Флүрә апа Калмурзинаның күз нурлары сирпелгән, сәнгати эзләнүләре, күңел җылысы салынган. Ишекне ачып керүгә үк монда шәп дизайнер яшәгәнлеге сизелә.

 

“Бүген гарәп стилендә киенәләр

 

– Табеев җитәкчелек иткән чорда урыслашып беттек, Казанда бер татар уку йорты да юк иде. 80 нче мәктәптә барлык фәннәр урысча укытылса да, атнасына ике тапкыр татар теле өйрәтелгәнгә, аны татар мәктәбе дип йөрттек. Шул елларда әтиемнең юбилеена беренче тапкыр татар күлмәге тектем. Кечкенә чакта бабам, Кукмарада басылган бизәкле киез итекләрен киеп, Мамык авылындагы әбиемнәргә кунакка алып барган иде, ул чигүләр әле дә күз алдында.

 

Хәзер татар уянды. Үзем дә 1992 елдан бирле горурланып ата-бабаларыбыз үрнәгендә киенәм. Урамда әллә каян татарча исәнләшәләр. Ә бүген мөселман киеменнән йөрүчеләр татарча түгел, ә гарәп стилендә киенә. Чалбар да татар кызлары киеме түгел. Милли киемнәребезне сакларга иде. Без, милләтебез өчен җан атып йөргән 15 ләп хатын-кыз, республика бәйсезлеге өчен көрәш елларыннан башлап, ел саен суверенитет көнен билгеләп үтәбез. Мин татар булуым белән чиксез горурланам, – ди Флүрә апа.

 

Бабасы Әһлиулланың киез итегендәге чигүләр, күңелендә тирән эз калдырып, хәтеренә мәңгелеккә сеңеп калган, күрәсең. Флүрә апа бүген, сәйлән, укалар белән татар халкы бизәкләре төшереп, нинди генә татар киемнәре иҗат итми. Төрледән-төрле калфаклар, җәйге һәм кышкы баш киемнәре, бияләй, камзул, күлмәк, акча һәм кесә телефоны янчыклары, мендәр, читек, сумкалар шулкадәр зәвык белән бөртекләп эшләнгән. Аларның һәрберсе бәрхет, натураль күн кебек затлы тукымалардан тегелгән.

 

– Кечкенә чактан кул эше тоттым. Әнием белән төннәр буе утырып, сарык йоныннан фронтка җылы киемнәр бәйли идек. Эшләгән вакытта бик җитешеп булмады. Пенсиягә чыккач, иң элек макраме түгәрәгенә йөрдем. Соңрак “алтын техникасы” һөнәрен үзләштердем. Арча читек тегү фабрикасына барып, күн мозаикасына өйрәндем. Фабриканы япкач, укытучым Татьяна Ширинцеваны өйгә дәштем. Аның белән танышлыгыбызга 10 ел, әле дә бергәләп иҗат итәбез, – дип сүзен дәвам итте Флүрә апа, күн мозаикасы станогы һәм трафаретларга күрсәтеп.

 

80 яшьтә бик тә нәзек ефәк җепләрне 18 әр катлап, зур төгәллек белән тигез итеп башкару, кечкенә күн кисәкләрен чигеп беркетү һәркем кулыннан килә торган эш түгел. Ә Флүрә апа аны ихластан башкара.

 

“Барби безнең курчак түгел

 

Милли рух иңдерелгән курчаклар Флүрә апа коллекциясендә аерым урын били. Моннан 7-8 ел элек шулай “курчаклы уйный” башлый ул. Аларның һәрберсен атап киендерә.

 

– Иң яраткан курчагым – Чулпан. Чулпан Хамматовага мөкиббәнмен, ул безнең горурлыгыбыз. Русиядә аның кебек уйнаучы актриса юк, шуның кадәр яратам үзен. Ә менә монысы Зөһрә (Сәхәбиева), монысы Зилә (Вәлиева), монысы Алсу (Сафина), Фатыйма, Гүзәл... “Подкидыш” дип йөрткәненең генә исеме юк. Ташларга жәлләгәннәр, күрәсең, шәрә килеш утыргычта калдырып киткәннәр, алып кереп киендердем. Яланаяклы булуы исә ятимлек билгесе. Алган кеше үзе исем кушар. Менә бу Галиябануымны 10 мең сумга сорасалар да, берәүгә дә бирмим, ирем Вагыйзнең истәлеге, минем өчен шулкадәр кадерле. Ул “Галиябану җыры”н бик матур җырлый иде. Ә менә бу курчак – үзем. Барби безнең курчак түгел, шуңа барысын да татарча киендерәм, – ди Флүрә апа, курчаклары янында бөтерелеп.

 

Аларның аякларында Арча читекләре – чын күннән, татар бизәкле, камзул, күлмәк, калфаклары да милли киемнәребез үрнәгендә тегелгән.

 

75 яшендә – рәсем түгәрәгенә

 

– 75 яшемдә, кулыма пумала алып, рәсем түгәрәгенә йөри башладым һәм әле дә, атна саен дәресләр алып, сәләтемне үстерү өстендә эшлим. Күбрәк пейзаж, натюрморт, борынгы бабаларыбызның йолаларын чагылдырган куллану әйберләрен ясарга яратам. Шәмаилләргә килгәндә, бары тик Бакый Урманченыкын гына чигәм. Хатыны Флора ханым белән бик дус идек. Сумка, кесә телефоны, янчык, бияләй һәм өс киемнәренең һәрберсен төрлечә бизәргә тырышам. Кичә татар читеге орнаменты белән каеп эшләнгән 3 күн мендәремне сатып алдылар, бик үтенгәч, бирдем инде. Фабрикадан тагын метрлы күн сатып алып кайттым, эшлисе эшләр күп әле, – ди Флүрә апа.

 

Бүлмәдәге башка куллану әйберләрендә дә Флүрә апаның сәнгати иҗатта фантазиясе никадәр көчле икәне сизелеп тора. Иҗат җимешләре нәтиҗәсе буларак, бүлмәсендә генә дә 50 ләп картина бар. Алтын җепләр белән бәрхет тукымага чигелгән ул шәмаилләр шулкадәр төгәллек белән эшләнгән. Аларның һәрберсе матур итеп рамлап, стеналарга урнаштырылган. Заманча зәвык белән бизәлгән аш бүлмәсе дә үзе бер иҗат дөньясы.

 

Биләр районының Бәләкәй Болгар авылында (хәзер ул район һәм авыл юк инде) туып-үскән кыз университетта белем ала. Ире юрист буларак, аларны Башкортостанга җибәрәләр. Флүрә апа лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә психология, аннан Казанга кайткач, училищеда балаларга эстетик тәрбия нигезләрен өйрәтә.

 

– Гади укытучы ничек шундый уңышларга ирешә алган? – дигән сорауга Флүрә апа тыныч кыйңуна:

 

– Талантым юк, әмма мин бик тырыш татар хатыны. Милләтемнең сафлыгын, хезмәт сөючәнлеген үзем аша киләчәк буыннарга тапшырасым килә. Девизым шундый. Татар сәнгатен пропагандалыйм. Урыслар арасында да татарча киенеп йөрим, – дип җавап бирде милләтпәрвәр әби.

 

Флүрә апаның Казанда яшәүче кызлары Фәридә һәм Асия да әниләре кебек кул эшенә оста икән.

 

– Кызларым үзләре дә төрле бизәкләр уйлап чыгаралар, эзләнәләр, кайчак юнәлеш бирәм, – ди остаз-ана, дәвамчылары булуга куанып.

 

Бүген мөселманнар киемендә гарәп стиле өстенлек итсә дә, татар киеменә нокта куярга ашыкмыйк әле...


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 19.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»