поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.07.2018 Мәдәният

“Көтелмәгән кунак” режиссеры Нурания Җамали: “Биредә иң яхшы актерлар җыелды!”

Яңа сезонда “Яңа Гасыр” телеканалында дөнья күрәчәк “Көтелмәгән кунак” сериалының соңгы күренешләре төшерелә башлады.

“Фильмны төшерү процессы ахырына якынлашып килә. Фильмда төп рольләрне Г.Камал театры артистлары башкара. Минемчә, шәп команда җыелды, биредә – иң яхшылары! Төшерү мизгелләре тиз бара, актерлар - пунктуаль, вакытында һәм әзерләнеп киләләр. Мәсәлән, Илдус Әхмәтҗанов (Бәкер бабай) балыкчы костюмын, образын үзе уйлап тапты. Аның кебек җаваплы артистлар белән эшләве бик рәхәт”, - дип белдерде сериалның режиссеры Нурания Җамали.
 
“Бүген без балык тоттык. Гомумән, миңа табигатьтә төшерелгән күренешләр ошый. Сценарий буенча, мин “Көтелмәгән кунак” фильмының төп герое – Бәкер бабайның улын уйныйм. Исемем – Әмир. Бик акыллы һәм җитди егет. Минем герой белән аерым күренеш тә булачак. Анда мин сөеклемә багышлап җыр башкарам. Режиссерыбызга зур рәхмәт. Тамашачы фильмны яратып кабул итәр дип өметләнәбез”, - дип сөйләде Ришат Әхмәдуллин.
 
Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән барысының да тормышы үзгәрә.
 
Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. “Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле”, - ди режиссер.
 
Төп рольләрне Г.Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар бар.

---
ТНВ
№ --- | 10.07.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»