поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.07.2018 Мәдәният

Гүзәл Гюльвердиева: "Син Галиябануны уйнаячаксың икән" дигәч, ышанмадым" (ФОТО)

Әле кайчан гына ул «Зәңгәр шәл» спектаклендә башына кәләпүшен кигән яланаяклы йомышчы малай булып йөри иде. Ә хәзер үзе – Мәйсәрә образында. Ә үзе, тыйнак кына: «Мин әле дә малай ролен сагынам», – дип елмая. Менә шундый ул, сөйкемле, сабыр, матур тавышлы, үз дигәненә ирешә торган Саба кызы Гүзәл Гюльвердиева.

– Гүзәл, һәр чорның үз Хәлиле белән Галиябануы була. Син – яңа буын Галиябануы. Галия Кайбицская, Рауза Хәйретдинова, Илсөя Төхвәтуллина кебек данлыклы актрисалардан соң әлеге рольне башкару авыр булмадымы? Зур җаваплылык бит.
 
– Галиябануны уйнаячагымны белгәч, шок хәлендә калдым. Башта миңа кемдер: «Син Галиябануны уйнаячаксың икән», – дип килеп әйтте. Ышанмадым, шаярталардыр дип уйладым. Аннан инде приказны күргәч куркып калдым. Булдыра алырмынмы, ерып чыгармынмы икән дип, бик озак уйланып йөрдем. Инде репетицияләр башлангач, Илгиз абый Зәйниевнең («Галиябану» спектакле режиссёры) мина карата ышанычын сиздем. Шул вакыттан репетицияләр җиңелрәк уза башлады, эшләве дә кызык иде. Прогоннар башлангач һәм премьера көне якынайган саен, куңелдә шик-шөбһә уянды, тагын уйлана башладым. Зур җаваплылык бит! Бу рольне шундый актрисалар уйнаганнан соң, хәзер миңа уйныйсы. Бөтенләй бөрешеп беттем, үз-үземә ябыла башладым. Репетициядән соң көн дә өйгә кайтып елыйм, җир йөзендә берүзем калган кебек була идем. Ә икенче көнгә, яңа көч туплап, театрга йөгерә идем. Премьера узгач, җилкәмнән тау төшкәндәй булды. Премьерага Рауза апа Хәйретдинова килгән иде. Килеп котлады һәм спектакльнең күңеленә хуш килүен әйтте. Тамашачы яңа Галиябануны кабул итә алырмы, дип борчылган вакытлар да күп булды. 
 
– «Зәңгәр шәл»дә башта йомышчы малай идең, соңыннан Мәйсәрә булдың... «Театраль карьера» үсешең турында бераз сөйләп китсәң иде.
 
– Шундый яратып уйный идем малай ролен. Театр училищесында II курста укыганда бирделәр ул рольне. II курста, әле 16-17 яшьләр тирәсендә генә. Профессиональ театр сәхнәсенә чыгуымны күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Ә монда шундый бәхет тәтеде. Ул бит чын артистлар белән бер сәхнәгә чыгу дигәнне анлата. Шуңа да ул яраткан ролем булып күңелгә кереп калды. Пекин шәһәреннән гастрольләрдән кайткач, Фәрит абый Бикчәнтәев мине үз янына чакырып алды да Мәйсәрә ролен уйнап карарга тәкъдим итте. Мин ул вакытта IV курста укыйм, 19 яшьлек чагым. Беренче тапкыр Мәйсәрәне Самара шәһәрендә уйнадым. Мин бу рольне Гүзәл Минакова декрет ялына киткәч, җырчы Айгөл Хәйри белән чиратлашып уйнадым. Мәйсәрәне уйнамаган көнне малай ролендә идем. Хәзер инде Мәйсәрә генә. Шулай да малай роле сагындыра. 
 
 
– Хәзер театрда җырлый белүче актерлар сирәк. Җыр-моңга сәләт рольләр бүленешендә зур роль уйныймы?
 
– Мин алай дип әйтмәс идем. Безнең театрда бөтен актер да җырлый белә. Мин, мәсәлән, Айгөл Зәйнуллинага вокал дәресләренә йөрим. Бөтенләй колагына аю баскан кешегә җырлы роль бирерләр дип уйламыйм.
 
– Эстрада – тиз арада танылып, бик күп акча эшләп була торган мәйдан. Ә син боларның барысына да капма-каршы булган юл сайлагансың. Ни өчен?
 
– Театр училищесына керер алдыннан, мин җыр буенча китәрмен дип уйлаган идем. Сәхнәдә җырлыйсы килү теләге хәзер дә бар. Ләкин сәхнәгә җыенсам, мин башта үз стилемне, ниндирәк җырлар башкаруымны уйлар идем. Миңа хәзерге эстрада бөтенләй ошамый. Күп җырлар бер-берсенә охшаган. Дөрес, араларында үзенчәлеклеләре дә бар. Мин халык җырларын, ретро, классик һәм француз җырларын яратып тыңлыйм. Нигә театрны сайладыммы? Белмим, үзеннән-үзе шул юлга кереп киттем. Үкенмим дә. Театрда син төрле яктан үсәсең. Ә эстрада шул бер сайлаган юлдан бару кебек. Күңелсез, минемчә. Мин күңел кушканны эшләргә тырышам. Акчалы эшләргә исем китми. Андый жирдә озак тора алмам. Миңа гел хәрәкәттә булу кирәк. 
 
– «Театр арт-лабораториясе» проекты кысаларында «Бер фаҗигале язмыш хроникасы» спектакле экскизын куйдыгыз. Анда син – яңа образда. Әлеге проект турында сөйләп китсәң иде. Аны Камал театрының киләсе сезонында карап булачак дип тә ишеттем.
 
– Ел саен лабораторияләрдә катнаштыралар. Бу экспериментлар миңа быел гына ошый башлады. Андый проектларда катнашучылар арасында икенче төрле якын мөнәсәбәт урнаша. Проект беткәч, хәйран гына вакыт бер-береңне сагынып йөрисең. Бу лабораториядә дә шулай булды. Биредә үзем өчен яңа образ башкарам. «Миннән НКВДшник, чекист каян чыксын инде», – дип шикләнеп кенә алынган идем, бик тә кызык эксперимент булып чыкты. Яңа мәйдан, яңа кешеләр белән эшләү актерга тәҗрибә генә өсти. «Угол» иҗат лабораториясе репертуарында бу спектакль калачак. 
 
– Тамашачы, сине яратып, «кечкенә» кыз дип йөри. Рольгә әзерләнгән вакытта синең өчен махсус үкчәле читекләр тегүләре дөресме?
 
– «Зәңгәр шәл»дә башкалар чабата киеп уйный, ә мин үкчәле читекләрдән йөрим. Аларны минем өчен махсус ясаттылар. Үкчәләре биек түгел, 6-7 сантиметр чамасы. Ә менә «Яшь йөрәкләр» спектаклендә сөйгән ярымны уйнаучы егет – Илнур Закиров бик озын буйлы егет, мин аның янында чабатадан басып торам. Шулай ике сезон уйнап чыктык, бер кыенлык та тумады. 
 
– Фамилияң үзенчәлекле. Ялгышмасам, бу татар фамилиясе түгел? 
 
– Гюльвердиева Гүзәл Агагардаш кызы мин. Әти әзәрбайҗан милләтеннән, әнием – татар.
 
– Диплом спектаклендә дә эксперименталь роль сайлагансың.
 
– Быел Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамладым. Читтән торып, кино һәм театр актеры белгечлегенә укыдым. Дәүләт имтиханы вакытында Островскийның «Свои люди – сочтемся» дигән пьесасын куйдык. Безнең катнаш курс иде. Татарлар да, руслар да бу спектакльдә катнашты. Рус телендә спектакль уйнау шәхсән минем өчен авыр иде. Мин анда димче Устинья Наумованы уйнадым. Татар акцентым, буем белән коеп куйган шул персонаж идем инде мин. Бик характерлы роль. Ул да миңа лаборатория кебек зур тәҗрибә бирде. 
 
 
– Акылга сыймаслык нинди роль башкарырга туры килде?
 
– Илгиз Зәйниев куйган «Бармы ришвәттән дәва?» спектаклендә Гөлчирә образы. «район гүзәле», район башлыгы сәркатибе ул. Сары чәчле, кабартылган иренле, озын тырнаклы, кыска итәкле кыз. Уйлау сәләте булмаган әлеге кыз роленнән логика эзләве кызык булгандыр бәлки. 
 
– Әгәр дә байлык, хатын-кыз бәхете, иҗат арасыннан берсен генә сайларга туры килсә, нәрсәне сайлар идең?
 
– Хатын-кыз бәхетен һәм иҗатны сайлар идем. Иҗат бит ул театр дигәнне генә аңлатмый. Аны өйдә дә тудырырга мөмкин. Минем һәр минутым иҗат белән тулган, иҗатсыз яши алмыйм. Шул иҗат мохитендә минем хатын-кыз бәхетем ята. Гаилә дип кенә яши алмыйм. Алар икесе дә гармониядә булырга тиеш. 
 
– Эмоциональ яктан арыган очракта ничек хәл җыясың? 
 
– Эмоциональ аруны мин күңел тулган чак дим. Өйгә кайтып елыйм да, күңел бушанып кала, тынычланып китәм. Күптән елаганым юк инде, димәк, арымыйм. Күз тиюгә дә ышанам, шуңа гел булавка тагып йөрим.
 
– Синең чәчләрең чын татар кызларына хас билдән түбән, чем-кара озын, калын иде. берзаман кистең дә аттың шуларны. Үкенмәдеңме? Театрда әрләмәделәрме? (Галиябану, Мәйсәрә рольләрен уйнаганда да озын чәчләр кирәк бит!)
 
– Үкенмәдем! Озын чәч белән авыр бит. Алар әле калын. Җәйгә таба шулай кистерәм мин. Чәчне кистергәнче башта театрның гримерлары, чәчтарашлары белән килешәсең, аннан гына кистерергә ярый. Тфү-тфү күз тимәсен, үсәләр алар. 
 
 
– Милли рухта ясалган алка, чулпыларыңны да яратып тагалар. Бәяләре дә кыйммәт түгел. Бу эш белән кайчаннан һәм ни өчен кызыксынып киттең?
 
– Әле менә илһамым качты, аларны ясарга ялкауланып торам. «Галиябану» спектаклен әзерләгән вакытта милли рухта булган алка, чулпылар эзләдем – таба алмадым. Шунда башка, аны бит үзеңә дә ясарга була, дигән фикер килде. Башта нинди инструментлар, нинди фурнитура кирәклеген интернеттан өйрәндем. Аннан соң рәсем ясап карап шуңа охшатып ясадым. Килеп чыкты болар. Фотоларны инстаграмга да куйдым. Кызлар, сатарга сорап, комментарий яза башладылар. Шулай китте инде.  
 
– Кул эшләреңне кемнәр яратып ала? 
 
– Төп клиентларым – кызлар. Бәйрәм җитсә, егетләр дә кызларына бүләккә алгалый. «Печән базары»нда катнашканда, чулпыларымны Лондонга кадәр алып киттеләр. Сәхнәдә чыгыш ясаучы кызлар заказ бирә, сувенирларга алалар. 
 
 
– Тамашачы белмәгән Гүзәл нинди ул?
 
– Мин бик эмоциональ, кызу канлы кеше. Ләкин аларны эчтә бикләп тотам. Мин бик күп кирәкмәгән әйбер уйлыйм. Әллә нинди фантазияләргә кереп чумам да интегеп йөрим. Үзсүзле һәм кире әле мин. Шулай да нинди икәнемне миннән түгел, янымдагы кешеләрдән сорарга кирәк.
 

 


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.07.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»