|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2018 Фаҗига
Татарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең гәүдәләре табылганТатарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәренә сылтанып, «Татар-информ» яза.
Узган шимбәдә Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре Дмитриевка авылы янында Долгое күлендә яр буеннан өч метр эчтә 54 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Балыкчы 3 июльдә батып үлгән, дип фаразлана.
Бүген иртән Болгар шәһәре янында Идел елгасында 6 июльдә юкка чыккан 19 яшьлек егетнең җәсәде табылуы хакында хәбәр килгән.
Хәзерге вакытта белгечләр әлеге фаҗигаларның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|