поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.07.2018 Мәгариф

"Ул чакта без бер генә нәрсә - туйганчы ипи ашау турында хыяллана идек"

Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, берен-че чиратта, бала күңеленә яктылык, рәхимлелек, шәфкатьлелек, сафлык орлыкларын салучы. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, җиңел һөнәр түгел, ләкин үз эшен яратып башкарган, һәр иртә ашкынып мәктәпкә килгән остаз аның авырлыгын тоймый – балаларның үзенә төбәлгән карашларын күрү барлык аруларын югалта, борчуларын оныттыра, бары тик хезмәтеннән канәгать булу, шатлык хисләре генә кала.

Безнең төбәк мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның барысы да диярлек шундый дисәм, ялгышмамдыр. Бүген дә сүз үз эшен җаны-тәне белән яраткан, аны намус белән башкарган Сафия ханым ХӘЙРУЛЛИНА турында барыр. Сафия Сәмиулла кызы (алда аны укучылары, коллегалары гомер буе йөрткәнчә, Софья Семеновна диярбез) Уразавылда яши, агымдагы атнада 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, шул гомернең 60 елын балаларга белем-тәрбия бирүгә
 
Софья Семеновна 1938 елда Тверь якларында туган. Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисен сугышка алалар, немец гаскәрләре якынлаша башлагач, халыкны эвакуациялиләр. Сафияның әнисе дә балалары белән Иваново өлкәсенә китә. “Нәни булсам да, бераз хәтерлим ул елларны – пычрак юллар, халык, мин әнинең чабуына тотынган, бик озак җәяү бардык.
 
Әти сугышта һәлак булды, ачлыкны, юклыкны күп татыдык. Ул чакта без бер генә нәрсә - туйганчы ипи ашау турында хыяллана идек. Әле еллар үтеп, тормышлар рәтләнгәч тә озак вакыт ипи төшемә инде”, - дип искә алды әңгәмәдәшем авыр елларга туры килгән бала чагын.
 
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач ул Иваново шәһәренә китеп, педучилищега укырга керә. Педагог һөнәрен сайлауда беренче укытучысы Павлина Георгиевнаның йогынтысы зур була. “Бүгенгедәй хәтеремдә - без парталар артына утырышкан, шулчак класс ишеге ачылып, зур күзле, коңгырт чәчләре дулкын-дулкын булып җилкәләренә төшкән, зифа буйлы искиткеч матур яшь кыз кереп басты. Без сихерләнгәндәй аңа карап торабыз, ә ул бер адым атлагач, бөтенләй “ах” иттек – бер аягы протез икән! Укытучы апабыз ягымлы, мәрхәмәтле иде, безгә, күп нәрсәдән мәхрүм булган сугыш чоры балаларына, яратуын, җылы мөнәсәбәтен кызганмады. Бервакыт дәрес вакытында ачлыктандыр инде эчем авыртып елый башладым. Апам нидән икәнен шундук аңлады күрәм, тиз генә ашханәдән бер стакан чәй белән бер телем кара ипи китерде миңа, аның бу яхшылыгын гомерем буе онытмадым”, - дип сөйләде Софья Семеновна күз яше белән.
 
Педучилищеда төпле белем алып, Дзержинск шәһәренә килә яшь кыз, анда әнисенең туганнары яши, шуңа да хәтта беренче вакытта булса да, яшәү урыны була. Ләкин анда бер ел гына эшли – шулай ук туганнарына кунакка килгән Малек исемле Кочко-Пожар егете чибәр кызга бер күрүдә гашыйк була һәм алар 1958 елда гаилә корып, Уразавылга кайтып төпләнәләр. Бер ел Атяравылда укытканнан соң, Сафия Уразавылга күчә, 13 ел башлангыч классларны укыта, 1971 елда Арзамас педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлагач, уртанчы һәм өлкән классларда шул фәннәрне укыта башлый. Башта башлангыч, аннары урта мәктәптә завуч вазифаларын үти.
 
60 ел эчендә ул меңләгән укучысын олы тормыш юлына озата. Укучылар, әти-әниләр, коллектив арасында абруе һәрчак зур була аның. “Мин үземне бүтән эш урынында хәтта күз алдына да китерә алмыйм, яшь чакта дөрес юл сайлаганмын һәм шул юлдан гомер буе бер тайпылмыйча атладым, эшемне җаным-тәнем белән яраттым. Укучылар, әти-әниләр белән һәрчак уртак тел таба алдым, дәресемдә тәртип проблемасы булмый иде. Һәр укучыны иң элек шәхес итеп кабул итәргә кирәк, шул чакта гына ике арада аңлашу туа. Мин моңа ирешә идем дип беләм”, - ди тәҗрибәле педагог. Ә аның бу сүзләренә дәлил – инде үзләре дә әти-әни генә түгел, әби-бабай да булып өлгергән укучыларының игътибары, хөрмәте. Урамдамы, кибеттәме, базардамы – бар җирдә дә аны танып, хәлләрен сорашалар, рәхмәт әйтәләр. Бу инде, әлбәттә, аның ярты гасырдан артык хезмәтенә иң югары бәя, еллар буе намуслы хезмәт белән казанган абруй. Ә бит укытучы кеше бар яктан да үрнәк булырга тиеш, халык аны инә күзеннән үткәрә, йомшаклылык күрсәтергә аның хакы юк, идеал булырга тиеш ул һәм Софья Семеновна нәкъ шундый педагог – эштә дә, өйдә дә үрнәк, гаиләләре дә бар кеше сокланырлык була. Ире Малек та укытучы була аның, Кочко-Пожар педучилищесын, соңрак Арзамас педагогия институтын тәмамлый. Алар 60 ел бик матур яшиләр, тәртипле, инсафлы ике бала үстерәләр. Кызлары Эльвира һәм уллары Илгиз гаиләләре белән башкалада яшиләр, әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр, Сафия апаның ике оныкчыгы да бар инде. Кызганычка, алты дистә ел бер сукмактан атлаган гомерлек юлдашы узган көзне вафат була. Бала-оныклары аңа төшенкелеккә бирелергә юл куймый, гел кайтып йөриләр, колле-галары да ярдәм итә. “Без идеаль гаилә идек дип ышанып әйтә алам, бәхетле булып яшәдек һәм моның өчен мин Ходайга мең рәхмәтле”, - ди Софья Семеновна.
 
Аның чиста, пөхтә өендә идеаль тәртип, һәм, әлбәттә, бихисап күп китап. Олы яшьтә булуына карамастан, ул компьютерны тулаем үзләштергән. Азбарында, бакчасында бар җирдә дә тәртип. Хәзер инде яшелчә күп үстерми, ә заманында барысын да күпләп әзерли булганнар. “Бабаем бакча белән шөгыльләнергә бик ярата иде”, - ди ул.
 
60 ел ул үзе бер гомер, бер чор. Шул чорда кайсы еллар иң катлаулы булды, балалар белән эшләве кайчак җиңелрәк иде дигәч, ул: “Һәр чорның үз авырлыклары, нечкәлекләре була инде аның. Укытучыга таләп һәрчак зур булды. Ә бала ул һәрвакыт бала, аны аңлый белергә генә кирәк. Дөрес, соңгы елларда балалар күпкә иреклерәк тоталар үзләрен, үз фикерләрен әйтеп салырга да күп сорамыйлар. Әмма бу бит шулай булырга да тиеш, шун-дый очракта гына ул шәхес буларак формалаша. Эшләү дәверемдә иң авыры – укучылар белән аерылышу иде. Мин аларның һәрбересенә йөрәгемнең бер өлешен биреп озаттым кебек”, - дип җавап бирде. Ә аның укучылары арасында кем генәме юк – зур җитәкчеләр дә, гади эшчеләр дә, укытучылар, табиблар, инженерлар һ.б.
 
Софья Семеновнаның намуслы, тырыш хезмәте җитәкчелек тарафыннан һәрчак югары бәяләнгән – төрле дәрәҗәдәге Грамота, Рәхмәт хатларының саны дистәләгән, “Хезмәт ветераны”, “Мәгариф отличнигы” исемнәре бирелгән, “Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины” исеменә дә лаек булган.
 
Ул җәмгыять эше белән дә һәрчак актив шөгыльләнгән, профком әгъзасы буларак күп эш башкарган.
 
1988 елда узган соңгы Бөтенсоюз укытучылар съезды делегаты булган, өч районнан сайланып, өлкә делегациясе составына кергән. Болар барысы да аның белемле, тәҗрибәле педагог, актив позицияле гражданин һәм, иң мөһиме, районда, коллективта, халык ара-сында зур ихтирам казанган кеше икәнлеген күрсәтә.
 
“Лаеклы ялга чыккач та, тагы бер стаж диярлек тутырдым, коллективта миңа һәрчак ихтирам зур булды, җитәр инде, яшьләргә урын бир кебек сүзләрне ишетү түгел, бер кырын караш та сизмәдем. “Софья Семеновна, хәлегез бар икән, эшләгез”, - генә дияләр иде, рәхмәт барысына да.
 
Укучыларымнан да бик күп җылы сүзләр ишеттем. Унынчы классым китәсемне белгәч, бик борчылдылар, шулай да бик күп яхшы сүзләр әйттеләр, теләкләр теләделәр. 7 классыма әйтмәскә җыенган идем, алар да ишетеп, өемә килделәр, күз яшьләре белән аерылыштык”, - дип үзе дә яшь аралый сөйләде ул.
 
4 июльдә, нәкъ 80 яше тулган көнне коллектив шулай ук күңел түрләреннән чыккан җылы сүзләр әйтеп, рәхмәт белдереп, бүләкләр биреп озатты аны. Әйе, 60 ел гомерен ул мәктәпкә биргән, үзе өчен яшәргә дә вакыттыр инде. “Бүген сайлау алдында торсам, бер дә икеләнми шул ук юлны сайлар идем. Укучыларымның уңышлары – күпьеллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Үз эшеңне яратып башкару ул үзе зур бәхет. Үз балаларыбызны да лаеклы кешеләр итеп үстердек – монысы инде аерым бер бәхет. Димәк, мин бәхетле кеше”, - ди Софья Семеновна.
 
Әйе, болар барысы да зур бәхет, һәр кеше үзе турында мондый сүзләр әйтә алмый. Шундый ук матур хисләр белән тагы да күп кенә юбилейларны каршы алырга язсын Сезгә, хөрмәтле Софья Семеновна, күңел түрегездә оялаган бәхет кошы бер дә ташламасын Сезне, мәктәптә һәрчак көтеп алган кунак булып, барча якыннарыгыз, бала- оныкларыгыз кадер-хөрмәтендә озак кына яшәргә язсын Ходай.
 
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 09.07.2018
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»