Публикация от ❤ Татарские новости Матбугат ❤ (@matbugat) 8 Июл 2018 в 6:39 PDT
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2018 Хәвеф-хәтәр
Кама Тамагы районында куркыныч өермә күтәрелгән (ВИДЕО)8 июль көндез Кама Тамагы районының Казиле авыл халкын Америка тирәләрендә генә еш очрый торган өермә куркыткан. Авыл өстен болыт каплап алган, көчле җил чыккан. Матбугат.руга өермә видеосын укучыбыз җибәрде. Кадрларга карасаң, моны Татарстандадыр дип күз алдына да китереп булмый. Көчле җил, яңгыр, кара болыт һәм торнадога охшаган өермә күтәрелә. Мондый күренеш гадәттә АКШ тирәләрендә еш була.
Җимерүләр, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми. Тагын бер укучыбыз сүзләренчә, өремә Апас районында да булган, ләкин тиз таралып юкка чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|