• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137
  • Зеленодольск районы Карәтмән авылында йортка фундаменты булган тигез җир участогы сатыла. 25 сутый. Газ, су, телефон чыбыгы участокка кадәр китерелгән. Бәясе 600 мең сум. Торг. Казаннан 45-50 км. Бик матур, мәчетле татар авылы. Шалтыратыгыз: 8917-90-68-047; 88437128116
  • Актанышбаш. Бәрәңге сатам. Эре һәм вак. Эресе тоннага якын, вагы 2,5 центнер тирәсе. 8 917 934 38 46
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128

 

 

 
Архив
 

07.07.2018 Җәмгыять

Сәяси золымга дучар булучыларның ачы язмышлары тетрәндерә

Сәяси золым елларында кулга алынып, кимсетүләргә, рәнҗетүләргә дучар ителгән, кайберләре атып үте-релгән милләттәшләребез турында элегрәк тә язгаладым. Милләт хадиме, тарихчы һәм педагог Һади бабабыз Атласи һәм аның фикердәшләре, танылган дин галиме Муса Бигиев, әдипләребез Хәсән Туфан, Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова турындагы матбугатта чыккан мәкаләләремне, Татарстан радиосында һәм «Азатлык»та яңгы-раган тапшыруларымны һәм «Тугрылык» дигән радиоспектаклемне әйтүем.

Бу темага язар өчен әле күптән түгел генә яңа бер форсат чыкты. Моның өчен мин Самара төбәген өйрәнүче, тарихчы Шамил Галимовка рәхмәтлемен. Үзе белән күрешкәнче, аның 2012 елда рус телендә нәшер ителгән “Прошлое как вера в будущее” дигән китабын укырга туры килде. Егерменче гасырда Самара өлкәсендә, ягъни элеккеге Идел буе Болгар дәүләтенең көньягында гомер иткән милләттәшләребез турында саллы китап бу. Аны укыганда: “28 июля 1938 года оборвалась жизнь Ш.З.Залялетдинова (родом из села Старое Кадеево Первомайского, ныне Черемшанского района Республики Татарстан)” җөмләсенә юлыктым. Шул чагында миндә якташыбызның кем булуы, ни өчен атып үтерелүе турында күбрәк белү теләге туды. Бәхеткә, былтыр көз “Бердәмлек” газетасында Шамил әфәнденең “Аларның исемнәрен онытмыйк” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Язма узган гасырның 30 - 40 елларында Куйбышев өлкәсендә алтмыштан артык дин әһеленең, татар зыялыларының, эшчеләрнең һәм крестияннарның, 58нче маддә буенча хөкем ителеп, атып үтерелүе хакында. Автор аларның күбесенең исемен атаган иде. Араларында мине кызыксындырган кеше дә бар - 1882 елда Иске Кадида туган Шәйхетдин абзый Җәләлетдинов ул.
 
Ә Шамил Галимовның үзе белән без, ниһаять, Самара шәһәрендә, Халыклар дуслыгы йортында очраштык. Минем өчен яңа таныш булса, бу шәһәрдә яшәүчеләргә ул бик тә яхшы таныш. Тарихи эзләнүләре нәтиҗәсендә туган күпсанлы мәкаләләре, хезмәтләре, китаплары һәм инде җәмәгать эшчәнлеге белән дә. Шуңа да аның 60 яше тулу уңаеннан өлкә губернаторы тарафыннан “Халыклар дуслыгын ныгытуга керткән хезмәт өчен” мактау билгесе белән бүләкләнүе бик табигый.
 
Эзләнүчән яңа танышымның архивын бергәләп карыйбыз... Шуннан ул золым корбаннарының язмышы турындагы НКВД белешмә-ләренең күчермәләрен берәм-берәм алып, шулар белән мине таныштыра башлады:
 
- Менә болары якташларың Җәләлетдиновныкылар... Куйбышев шәһәренең Радищев урамында яшәгәннәр. Шәйхетдин абзый башлангыч белемле эшче булган. Утыз җиденче елның октябрь аенда кулга алынган, чит илләр белән шпионлык итүдә гаепләнгән. Бер айдан соң ынкывыдышниклар Шәйхетдин абзыйның улын, “Красный жестянщик” артеле бухгалтеры Ибраһимны да, өеннән алып киткәннәр. Контрреволюцион Ислам оешмасында катнашкан өчен, имеш. Икесен дә 1938 елда атып үтергәннәр. Нәселләре белән юк ителгәннәр тагын да булган әле. Кутуевлар, мәсәлән. Якуб, Хөсәен һәм Нурмөхәммәт Кутуевларның гомере НКВД зинданнарында өзелгән...
 
Курамша улы Нурмөхәммәт абзый Кутуев хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында 1870 елда туган булган. 1912 елда ул, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасындагы Алексеевка авылына күчә һәм Кутуевларның күн фабрикасында эшли башлый. Улы Гаделша шунда рус мәктәбендә укый. 1917 елда, фабрика чын хуҗасыннан тартып алынгач, бертуган Кутуевлар (дүрт гаилә) Самарага күчеп килә. Кустарь күнче Нурмөхәммәт абзый һөнәрен алмаштырырга мәҗбүр була, яшелчә тозлау өчен мичкәләр ясау белән көн күрә. Булачак язучы Гаделшасының беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга... Тик аларны алда зур авырлыклар, кайгы-хәсрәтле айлар-еллар, нахакка гаепләүләр һәм суд заллары көтә.
 
Мәгълүм булганча, Гадел Кутуй (өстеннән әләк язучылар аны мичкәче малае дип түгел, ә фабрикант малае дип атыйлар) “Җидегән” әдәби оешмасын төзүдә катнашкан өчен 1931 елның февралендә каләмдәшләре белән кулга алына. НКВД тикшерүчеләре оешмага “контрреволюцион” ярлыгын тага. Җидегәнчеләрне сигез ай буена интектерәләр. Җинаять кылуда гаепләрлек нигез таба алмагач кына, НКВД аларны иреккә чыгара.
 
Бу хәлдән соң алты-җиде ел үткәч, Кутуевлар тагын кара кайгыга бата. Бу юлы бөтен нәселләре, гаиләләре белән. Самарада эшләүче Кутуевларның күбесен берәм-берәм кулга алалар, төрмәгә ябалар. Судлар оештырып, үлемгә хөкем итәләр. Элеккеге колхозчы (НКВД белешмәсендә шулай язылган) Нурмөхәммәт абзыйны, әлеге дә баягы, шул уйдырма контрреволюцион милли оешмада катнашкан дип, атып үтерәләр. 1938 елның май башында була бу...
 
Моннан соң күпме еллар үтте, сулар акты. Аталы-уллы Гадел һәм Рөстәм Кутуйларның тормышы һәм иҗаты турында күп мәкаләләр язылды. Ә Маргарита ханым Небольсина беренче булып тирән эчтәлекле “Смысл жизни” дигән китап та чыгарды. Анда Нурмөхәммәт абзыйның хатыны Динә апа белән төшкән фотосы да бар, ә үзләре хакында, төгәлрәге гаилә башлыгының фаҗигале язмышы турында әйтелми китапта. Нурмөхәммәт абзыйның оныгы Рөстәм белән без университетта бергә укыдык. Сөйләшкән чаклар да булгандыр, ә бабасы хакында сүз чыгуы, ай-һай, булмагандыр. Чөнки, Рөстәм бабасы турында әнисеннән, әтисенең туганнарыннан ишетеп белсә дә, аңа бу хакта сөйләү тыелган заман иде шул. Ә безгә, Нурмөхәммәт абзый турында тулы мәгълүмат былтыр гына мәгълүм булды.
 
Райондашларым аталы-уллы Шәйхетдин һәм Ибраһим Җәләлетдиновларны туган авылларында белүчеләр юк диярлек. Шул уңайдан күптәнге танышым, Иске Кадиның аяклы тарихы Мингосман Мортазинга үтенечемне әйткән идем. Эзләгән таба диләр, ул Җәләлетдиновларның нәсел җепләре хакында 90 яшен тутырган Нәкыя әби белән сөйләшкән.
 
Яшәү бәхетеннән мәхрүм ителгән бабалары-әтиләре өчен балалары һәм оныклары хакимияткә, аның да ул замандагы җәзалау органнарына гомер буена рәнҗеп, үпкә белдереп яшәгәннәр дисәм, ялгышмам кебек. Әмма ил өстенә афәт, дошман явы килгәндә, үпкәләрен онытып, Ватан өчен, туган ил өчен көрәшкә күтәрелгәннәр. Гадел Кутуй, мәсәлән, 1942 елның июнендә фронтка китә. Сугыштагы батырлыклары өчен “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен” медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аңа, ни кызганыч, фронттан исән-имин кайту насыйп булмый. Язучының Самарадагы туганы Рәүф Ибраһим улы Кутуев (1925-1944) фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Якташым Җәләлетдин бабайның уллары да нимес фашистларын тар-мар итүдә катнаша, икесе дә яу кырында ятып кала.
 
Бер җөмләдән башланган эзләнүләрдән күпме язмышлар хакында язма туды бит, әй!

Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ
Бердәмлек
№ --- | 07.07.2018
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments