поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2018 Җәмгыять

Зәринә Шиһапованың чемпионатлы Казаннан тәэсирләре: «Йөзендә киң елмаю икән, димәк, чит илдән килгән»

Бауман урамы. Ул халыкның күплеге! Тавыш. Бик күпләр муеннарына «җанатар паспорты» элгән. Кулларына төрле кәгазь, рәсемнәр тоткан яшь кенә кыз-егетләр дә, волонтерлар инде болары, әллә кайдан күренеп тора. Алар кунакларга юл күрсәтергә, сорауларга җавап бирергә әзер. Кафелар тулы халык, бар да ашыйлар. Урамда бәйрәм сыман.

Чит ил кешесен таныр өчен тәҗрибә кирәк түгел, аерылып торалар. Йөзендә киң елмаю икән – димәк, читтән килгән. 
 
Мәктәп программасыннан гына инглиз телен бераз чамалыйм. Кулымда сөйләүлегем дә бар. Эскәмиядә көлешеп, чит телдә сөйләшеп утырган өч абзый һәм бер хатын компаниясе янына барып утырдым. Австралиядән килгәннәр. Туганнар. Ирле-хатын да, ирнең абыйлары. Мин шулай кисәк кенә яннарына килеп утырганга бер дә аптырап калмадылар, ачык сөйләштеләр. Әйтерсең мине генә көтеп утырып торганнар. Бер-беребезне мең ел белгәндәй, хәлләребезне сөйләшеп утырдык. Мин алардан бераз сорашырмын дигән идем, тик алар үзләре мине сорауларга күмделәр. Кайда эшлисең, укыйсыңмы, ничә яшь, футбол карыйсыңмы? Үзләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта булганнар инде. Казаныбызны ошатканнар. Матур кешеләр күп сездә, ярдәмчелләр, диләр. Шәһәрегез чиста дип, хәтта юлларны да мактадылар. Сөенеп тыңлап утырдым. Бер нәрсәне әйтми кала алмыйм: мәктәптә инглиз теле укыткан укытучым укымас дип өметләнәм, тик сөйләшүебезнең яртысын аңламадым. Башны селкеп, елмаеп кына утырдым.
 
Авылда һәр узган кешегә «Исәнмесез!» дияргә өйрәтәләр иде безне. Монда да шулай, халык бер-берсе белән «Хеллоу!», «Хай!» (инглизчә исәнләшү сүзләре. – Ред.) дип исәнләшә. Кызык. 
 
Исәнләшә-исәнләшә, хәлләр сорашып, Кремльгә кадәр барып җиттем. Монда туристлар, телефон, фотоаппаратларын кулларыннан төшермичә, фото ясыйлар. 
 
Польшадан, Ираннан, Франциядән, Казахстаннан килгән кешеләр белән танышып алдым. Барысы да футбол дип килгән. Чит илләр молодецлар инде, минәйтәм. Барысы да уңай фикерләр белән генә уртаклаша, шулкадәр җиңел сөйләшеп китәләр. Ничек ошатмыйсың инде аларны.
Үзебезнең илдән килүчеләр дә бик күп. Көньяк Сахалин, Калининград, Бурятиядән килгән җанатарлар белән бераз аралашып тордым. Казан алар өчен чит шәһәр булса да, монда йөрергә бик җайлы, диләр. Юл күрсәткечләре күп, казанлылар бик ачык йөзле дип мактадылар. 
Озак йөрдем, үзем өчен күп яңалык ачтым. Күңелемдә Казаныбыз өчен горурлык, ватанпәрвәрлек хисе артты. Күтәренке кәеф белән өйгә кайтып киттем, телевизордан футбол башлана иде…
 
 

Зәринә ШИҺАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.07.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»