поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.07.2018 Фаҗига

"Ирем улыбызның суга батып үлгәнен белми әле. Терелеп бетмичә, әйтергә дә куркабыз"

Бер июнь аенда гына да республикада 22 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – бала. Балалар арасында фаҗи­га­ләр Апас, Әгерҗе, Минзәлә районнарында килеп чыккан. Түрәләр мондый хәлләрне булдырмас өчен кечкенә­ләрне йөзәргә өйрәтергә, әти-әниләргә уяу булырга киңәш итә. Тик кайгыны үз башыннан кичергән­нәр, балаларны сак­лап бетереп булмый, диләр. Нишләргә?

Мәктәпләрдә уку елы ахы­рында, су, янгын кур­кыныч­сызлыгы кагыйдәләрен аңла­тып, әти-әниләргә, балаларга кул куйдырту гына җитми. Елга, күлләрнең тарту көче бик зур. Эсселекнең елга буена куып китергәнен сизми дә каласың. Әгерҗе районының Кадыбаш авылында 12 яшьлек Динар Ша­киров та иптәшләре белән йө­зәргә дип барган. Тик аңа өенә исән-сау кайту на­сыйп булмаган.
 
– Динарны йөзә белми дип әйтә алмыйм. Бергәләп су ко­ен­ганыбыз бар: йөзә, чума иде. Кая барса да, әйтеп йөрде. Дустым янына барам, дигәч, җибәрдем. Әмма су коенырга барам, дигәне булмады. Аягы көзән җыерып, чокырга бат­кан, диләр. Ә сеңлесе – 13 яшьлек Регина, әни ул җирдә коенган бар, әмма чокыр күр­мәдек, ди. Улыбыз бик акыллы, чибәр иде. Әллә күз тидеме икән, дип тә уйлыйм. Аллаһ Тәгаләгә шундый бала кирәк булгандыр инде, – дип елый бүген әнисе 34 яшьлек Ләй­сәния. – Узган елның де­кабрь аенда гына ирем им­гәнде. Өч операция кичерде. Ике көн элек кенә әтиемне җирләгән идек. Балакаем бик боегып йөрде. Әмма өйдә тыныч иде. Әтисе авыргач, бөтен эшемдә булышты. Хәтта эретеп ябыш­тырырга да өйрәнде. Ашарга да пешерде. Бабасының өче­сен үткәргән көнне үзе дә күзләрен мәңгегә йомды. “Әти, теге дөньяда да оныгың кирәк булдымыни? Ник аны үз артыңнан алып киттең?” – дип үзалдыма ка­батлап йөрим. Каберләре янәшәдә генә. Ирем улыбызның үлгәнен белми әле. Лагерьга китте, дим. Терелеп бетмичә, иремә бу хакта әйтергә дә куркабыз. Улымның үлеменә ышанасы килми, кайтып керер шикелле”.
 
Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов әйтүенчә, әлеге буа 42 ел элек үк буылган. “Балыкчыларның су төбенә машина белән төшеп киткәне булды. Батучылар да булды, әмма балалар түгел. Бу очракта алар буаның ярамаган өлешендә коенганнар. Җәй көне авыл җи­рендә балалар тулысынча әти-әни контролендә була алмый. Авыл кешесе печәнен әзерли, башка эшләр белән мәшгуль. Буа яныннан 4-5 яшьлек балаларны куып кайтарганым булгалады. Авыл җыеннарында, мәктәптәге чараларда укучыларга, әти-әни­ләргә куркынычсызлык кагый­дәләре турында аңлатып та торабыз”, – ди башлык.
 
Ник киткән ул көтүгә?
 
Апас районының Коштаулы авылында исә 10 яшьлек Айзилә су корбаны булган. “Әти-әниләр балаларын сакларга тиеш тә бит. Ике кызымны да ялгыз үстерәм. Дүрт ел элек ирем янып үлде. Әти-әниләрем авыру, икесенең дә күзләре күрми. Аларны тәрбияләргә, укол кадап торырга кирәк. Үзем эшләмим. Айзиләнең моңа кадәр сүземнән чыкканы булмады. Барырга кушмаган очракта, елый да шуның белән бетә иде. Зөя елгасына кызларым белән су керергә баргалый идек. Йөзәргә өйрәтеп карадым, әмма нигәдер килеп чыкмады, – дип сөйли әнисе Алсу Идрисова. – Фаҗига буласы көнне Айзилә иртәнге сәгать 8дә үк торды. Башка көнне 10га кадәр йоклый иде. Төш вакытында кайтты да әйтми-нитми күздән югалды. Велосипедына утырып көтүгә кит­кән. Бер кызның әнисе шунда көтү көтә иде. Ник барган ул анда? Изге кое дип йөртелә торган җирдә харап булды. Суы бик салкын аның. Айзилә әйбәт укый, бик матур бии иде. Тыпырдап биегәне күз алдыннан китми. Бу хәсрәт гомергә онытылмас, ахры”.
 
Авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров әйтүенчә, әлеге күл авылдан ике чакрым ерак­лыкта урнашкан. Анда су коенырга йөргән кеше булмаган. “Безнең районда су коенырга рөхсәт ителгән урын юк. Шуңа күрә мәктәпләрдә, су коенырга ярамый, дип кул куйдыртабыз”, – ди ул. 
 
Тыелганга карамыйлар
 
Татарстан Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгы мәгълүмат­ла­рына караганда, быелның июнь аенда 15 районда суга батып үлү очрагы теркәлгән. Казан шә­һәрендә, Кама Тамагы, Менделеевск, Әлмәт, Яшел Үзән, Әгерҗе, Чистай районнарында фаҗига икешәр мәртәбә кабатланган. Үлемнең сәбәпләре – җиһаз­ландырылмаган җирдә коену, суга исерткеч эчемлек кулланып керү һәм балаларга күз-колак булмау. Үлүчеләрнең яртысы тиеш булмаган җирдә су кергән. Республикадагы 30 комлыкта тынычлап ял итәргә була. Анда коткаручылар да, медпукт та эшли.
 
– Сулыкларда көн саен диярлек кеше батып үлә. Кисәтү эшләре алып баруга карамастан, нәтиҗәгә ирешмәдек. Эшне башкара алмыйбыз дигән фикер туа, – дип белдергән Татарстан Премь­ер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару буенча комиссия утырышында.
 
Республиканың кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктовны рейд нә­тиҗәләре канәгатьләндерми.
 
– Без башкаладагы кеше кү­п­ләп ял итә торган кайбер урыннарны тикшердек. Әмма “коенырга рөхсәт ителми” дигән язу бер генә урында тора иде. Җи­һазландырылмаган урыннарда махсус билгеләр куярга ки­рәк. Фаҗигаләрне булдырмау өчен рейдлар уздырыла, мобиль төр­кемнәр эшли. Әмма районнардагы белгечләр безнең белән тик­шерүгә чыгарга ашкынып тормый. Халыкны да аңлап булмый: чиста комлыкта ял итмичә, куркыныч урында су керәләр, – ди ул. 
 
Әллә курыкмый башладылармы?
 
– Зурлар тарафыннан контроль җитми. Үлем очракларын анализлагач, шундый нәтиҗә ясарга була. Гадәттә, авылларда балалар яшьтәшләре белән су коенырга китә. Саксызлык нәти­җә­сендә йә суга егылып төшәләр, йә баталар. Мәсәлән, Минзәлә районында бала велосипеды белән суга капланган. Йөзә бел­мәгән килеш чумасылары килә. Әлеге фактларны истә тотып, республика күләмендә “Йөзәргә өйрән!” дигән акция уздырыла. Моның белән бел­гечләр беренче чиратта әти-әниләрнең балаларына карата игътибарын арттырырга, үзлә­рен генә сулыкларга җибәр­мәүне күздә тота, – ди респу­бликаның кече суднолар буенча баш инспекторы урынбасары Регина Гаязова. – Билгеле, бер көн эчендә генә йөзәргә өйрәтеп булмый. Әмма курку хисен җиңәргә өйрәтеп була.
 
Соңгы елларда республикада бассейннар төзеп, балаларны да йөзәргә өйрәтә башладылар. Апас районының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Хәйруллина әй­түенчә, яңа уку елына аларда тагын бер бассейн төзелә. “Авыл балаларын да тулысынча махсус программа буенча өйрәтергә мөмкинлек булачак”, – ди ул.
 
Йөзәргә өйрәтү – яхшы, әмма элек тә бит йөзә белмәүче балалар бик күп иде. Әллә аларда курку дигән нәрсә юкка чыктымы? “Гадәттә, йөзә белмәгән балалар бата. Мәктәпләрдә йөзәргә өйрәтү дәресләре юк. Кеше баткан очракта да ярдәм итә бел­миләр. Дөрес, ОБЖ дәресләрен­дә беренче ярдәм күрсәтергә өй­рәнәләр, – ди Казан­ның 41 нче мәктәбенең физкультура укытучысы Рәниф Нәҗипов. – Балалар элек тә, хәзер дә су коенырга яраткан. Заман баласы судан курыкмый, дип тә әйтеп булмый. Алар бит анда тирәнлеген бел­мичә керә. Ә йөзә белмәгән кешегә корбанга әйләнер өчен күп кирәкми. Укучыларны мәк­тәпләрдә йөзәргә өйрәтергә ки­рәк. Баланы берничек тә үзен ге­нә сулыкка җибә­рергә ярамый”.
 
Казандагы Су спорты төрләре сарае директоры Альберт Баһа­ветдинов әйтүенчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министр­лыгының башлангыч сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтү программасын кабул итүе кирәк. “Әгәр республика бинаны файдалану, белгечләр хезмәте өчен түләсә, балаларны бушлай өй­рәтә алыр идек. Бүген өч мәктәп физкультура дәресләрен бездә уздыра. Алар күп түләми, коткаручылар бушлай хезмәт күрсәтә. Иң башта судан курыкмаска өйрәтергә кирәк”, – ди ул. 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.07.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»