|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2018 Җәмгыять
Миңнеханов иртәгә Казан оешмаларында эш сәгатен кыскартырга тәкъдим иттеТатарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә, 6 июльдә Казанның оешма һәм предприятиеләрендә эш сәгатен кыскарту тәкъдиме белән чыкты. Президент көндезге сәгать икегә кадәр эшләргә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан президенты сайтында хәбәр ителә. Эш көнен кыскарту тәкъдиме иртәгә Казанда футбол беренчелеге кысаларында узачак Бразилия һәм Бельгия командаларының уены белән бәйле.
Уен 6 июльдә кичке сәгать тугызда башлана. Бу көнне шәһәрдә юл хәрәкәте чикләнә.
"Казанга килгән җанатарлар һәм туристларның күплеген дә исәпкә алганда, эше сәгатен кыскарту җәмәгать транспортын, юлларны бушатачак", - диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|