поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2010 Медицина

ГЕНЕТИКА ХИКМӘТЛӘРЕ

Бары тик бер сорауга җавап эзли торган өлкә бар, ул – генетика. Аның тарихы ген нәрсә ул һәм ничек эшли дигән сораудан һәм төрле җаваплардан гыйбарәт. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының табигый-география теориясен һәм алымнарын өйрәнү кафедрасы мөдире, генетик-эволюционист, дистәләгән китап авторы Ренат Карип улы Зәкиев белән нәкъ менә шул хакта сөйләштек.

– Ренат Карипович, сезнең дрозофила, ягъни җимеш чебене белән тәҗрибәләр үткәрүегез турында студентларыгыздан ишетеп беләбез. Тәҗрибә өчен чебен иң кулае дип табылдымыни?

 

– XX гасырның башыннан ук чебен генетиканың модель объекты булып тора. Әлеге бөҗәккә нигезләнеп меңләгән диссертацияләр язылса да, ул һаман да яңа ачышларга җим бирүче булып кала бирә, генетик анализ ясау мөмкинлеге тудыра. Остазым Николай Владимирович Тимофеев-Ресов­ский: “Генетикада чебен ул – савым сыерына тиң”, – дия торган иде. Чебен 12 көн саен яңа буын бирә, бер елга 35-36 буын дигән сүз бу. Әйтик, борчактан бер буын алу өчен бер ел көтәргә кирәк. Генетика өлкәсенең үсеп китүе дә чебен белән бәйле.

 

– Сез бу бөҗәкне өйрәнеп, нинди яңалык ачтыгыз?

 

– Әлбәттә, фундаменталь фән өчен бу катлаулы сорау. Мин үзем исә аның аша радиацион генетика үзенчәлекләрен, күзәнәк бүленгәндә хромосомаларның аерылмау күренешен тикшердем. Нәкъ шул вакытта гади генә бер механизм табылды. Күзәнәк бүленгәндә бер пар хромосома буенча аерылмау күренеше, икенче парда югалу күзәтелә.

 

– Бу күренешләр кеше организмына да хасмы?

 

– Нәселдән килүче авырулар бар. Мондый чирләр хромосомаларның бүленү тәртибе бозылуга бәйле. Мәсәлән, бер күзәнәктә 45 хромосома калса, икенчесендә 47 булырга мөмкин.

 

– Бал кортлары белән дә тәҗрибә үткәреп карагансыз икән. Әмма алар белән эшләү күпкә авыррактыр, шулаймы?

 

– Мәктәпне тәмамлагач, колхоз умарталыгында эшләргә җыенган идем. Әмма абыем Рәшит миңа Казан дәүләт университетына укырга барырга киңәш итте. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, биология-туфрак факультетында белем ала башладым. Диплом темасын бал кортларына радиациянең тәэсирен өйрәнүгә багышладым. СССРда бу темага язылган күләмле хезмәтләрнең берсе иде ул. Татарстанда асралган “Среднеевропейский” токымы белән сынау үткәрү, чыннан да, кыенрак, чөнки алар бик усал. Бездә аларны Кавказдан алып кайтканнары белән кушылдырып, яңа токымнар булдырыла. Андыйлары белән эшләү җиңелрәк.

 

– Аттан ала да туа, кола да туа, диләр. Бер ана тудырган балаларының да төрлеләре була. Акыллы, тәүфыйклылары арасында юньсезләре дә очрый. Бу тәрбиядән киләме?

 

– Кызганычка каршы, генетик закончалыклар бик очраклы. Җенес күзәнәкләре өлгергән һәм кушылган вакыт – теләсә нинди организм өчен, кешеме ул, шул ук чебенме, миллионлаган вариантның бер очрагы. Бу ген атадан, монысы анадан килә дип әйтү дөреслеккә туры килми. Моннан тыш, шушы генетик материалга яшәеш шартлары да тәэсир итә. Бала нинди гаиләдә тәрбияләнгән, аны нинди укытучылар укыткан, дуслары кемнәр – барысына да игътибар итәргә кирәк. Шәхес формалашуда генетиканың әһәмияте ни дәрәҗәдә зур булса, тәрбия дә шундый ук роль уйный.

 

– Соңгы вакытта катнаш никахлар күбәйде. Генетика мондый никахларны хуплыймы?

 

– Генетик яктан караганда бу уңай күренеш дип санала. Николай Тимофеев-Ресовский һәрбер русның генетикасында татар каны бар дип әйтә торган иде. Бер-берсен яр итеп сайлаган егет белән кыз төрле милләттән булып, бер-берсенә җандаш була ала икән, катнаш никахларга каршы түгел мин. Ләкин бит тормышта төрле мисаллар очрый. Безнең төркемдә Башкортстанның обком секретаре малае укыды. Бервакыт курсташым мине үзләренә кунакка алып кайтты. Аның әнисе – рус, әтисе татар иде. Эштән кайтып, ашап-эчкәч, ата кеше пианино алдына утырып, моңлы итеп җыр сузды. Икәүләшеп рәхәтләнеп җырладык. Шулчак ирнең күзләреннән яшьләр атылып чыкты һәм ул миңа: “Гаиләбездә бар да яхшы, ләкин мин – ялгыз. Өйләнгән чакта үз милләтеңнән булган кызны сайла”,– дип әйтеп куйды. Яшь чакта бу хакта беркем уйланмый, олыгая баргач барысы да искә төшә. Шуны әйтәсем килә: кеше картайган көнендә ялгызы булырга тиеш түгел. Катнаш никах коручылар менә шуңа игътибар итсеннәр иде.

 

– Бүген кайберәүләр, икенче буын туганың белән никах корырга ярамый, зәгыйфь балалар туачак, дигән сүзләргә игътибар бирми. Моңа геннар чыннан да каршымы?

 

– Бу нәрсә күптән билгеле. Ләкин бүген нормаль ата-анадан да зәгыйфь балалар туа. Кызганычка каршы, безнең экологиябез шулкадәр начар. Медицинабыз бер яктан көчле, икенче яктан көчсез. Бүген яңа туган балаларны саклап калу 100-200 ел элек белән чагыштырганда йөзләрчә тапкыр кимрәк. 20-30 нчы елларда гарип балалар өчен Ленинград өлкәсендә бер интернат булган, хәзер алар район саен диярлек. Үләсе балаларны саклап кала алабыз, медицинабыз шул яктан көчле. Әмма шунысы бар: аларны сәламәт балаларга әйләндерә алмыйбыз, андыйлар артканнан-арта бара. Авыру ананың үзен карарга кеше кирәк, ә ул бала таба. Аның сабые сәламәт тә туарга мөмкин, әмма ананың үзенә тәрбия кирәк бит.

 

– Кайбер нәселләрдә игезәкләр күп туа. Моның сәбәпләре нидә?

 

– Игезәкләр тууга күп сәбәпләр тәэсир иткәне ачыкланды. Беренчесе, ананың яше. Бер бала тудыру күбесенчә 25-29 яшькә туры килсә, ике игезәк – 30-40, ә инде өч игезәк тудыру 35-39 яшькә туры килә. Икенчедән, хатын-кызларның игезәкләр тудыру сәләте нәселдән килүче факторларга бәйле дип исәпләнә. Кайбер галимнәр әйтүенчә, бер тапкыр игезәк балалар тудырган хатынның яңадан игезләр табу ихтималы башкаларныкына караганда 10 тапкырга артыграк. Игезәкләр тууга ата кешенең дә катнашы бар дигән фикерләр йөри, әмма моның механизмы бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән. Статистика күрсәткәнчә, никахсыз туган балалар арасында игезәкләр чагыштырмача азрак очрый. Ләкин монда, никахның катнашыннан бигрәк, әниләрнең яшь булуы күбрәк роль уйный, күрәсең.

 

– Иң күп игез бала тапкан аналар мәгълүмме?

 

– Мәсәлән, Вена шәһәрендә бер ана 11тапкыр игезәкләр, кыскасы, 32 бала тапкан. Мароккода бер хатынның шундый 11 баласы булган. Шулай ук 44 игез балага якты дөнья бүләк иткән ана да билгеле.

 

– Даун балалар тудыруда ананың яше роль уйныймы?

 

– Хатын-кыз олыгайган саен аның дауннар тудыру ихтималы арта. 18-30 яшьтәге хатыннар өчен бу сан 0,001 процентны тәшкил итсә, 35- 40 тагыларныкы 100 тапкырга арта.

 

– Ирләр дөньядан иртәрәк китә. Хатын-кызларга караганда аларның саны да кимрәк. Нигә шулай?

 

– Гадәттә, туу чорында малайлар һәм кызлар саны якынча тигез ( Җир шарында 106 малайга 100 кыз туа. Әмма шундый кызыклы күзәтүләр дә бар: сугыш алды чорында ирләр күбрәк туган). 18 яшькә әлеге сан тигезләшә, 50 яшькә – 85 иргә 100 хатын-кыз, 80 яшькә – 50 иргә 100 хатын , 100 яшькә 25 иргә 100 хатын-кыз кала. Йөз ел эчендә туу белән чагыштырганда ирләрнең саны дүрт тапкырга кими. Табигать геннарны ир заты аша сыный. Бөек галимнәр арасында ирләр күбрәк, нинди генә һөнәрне алсак та, ирләрнең көчле икәнен күрәбез. Элек, хатын-кызларны саклагыз, дигән сүзләрне әйтсәк, хәзер киресенчә: ”Ирләрне саклагыз!” дип әйтергә мәҗбүр булабыз.

 

– Озын гомер кичерүдә геннар нинди роль уйный?

 

– Ген ул аерым гына эшләми, бездә меңләгән геннар бар, аларның комбинациясе һәркемнең үзенчә. Гасыр кичкәннәрнең балалары да озак яшәячәк дип әйтү дөрес түгел. Әгәр геннар шул комбинациягә якын булганда, ул яшәргә мөмкин. Шуны әйтергә кирәк, һәр кеше генетик яктан уникаль, ул ата-анасын да, әби-бабасын да кабатламый. Билгеле, чалымнар, кайбер әгъзалар ох­шаш була ала. Әмма тулысы белән кабатлану юк. Әгәр кеше туганнан алып эт тормышында яши икән, ул инде озын гомерле була алмаячак.

 

– Ихтыяр көче дигән нәрсә дә нәселдән килергә мөмкинме?

 

– Бер яктан, нәселдәнлек белән билгеләнә. Җырчы булачакмы, башкасымы... Әмма җырчы геннарының комбинациясе булды да, мин җырлап киттем дигән сүз түгел әле. Әгәр бер тапкыр да музыка коралы күрмәсә, җырламаса, ул җырчы була алмаячак. Һәр сәләтне үстерергә кирәк. Ихтыяр көче кешенең нерв системасына, холкына бәйле. Ә холыкны геннар билгели.

 

– Җиде яшьтә кергән акыл җитмештә дә чыкмый, диләр. Акыл ничә яшьтә формалаша?

 

– Кешелек сыйфатлары сигез яшькә 70-75 процентка формалаша. Баланы ана карыныннан тәрбияли башларга кирәк. Бу бик мөһим мәсьәлә. Гаилә тәрбиясе белән мәктәпнеке туры килмәү зур фаҗигагә илтә. Бүген җәмгыятьтә нәкъ менә шул нәрсә күзәтелә дә инде. Без үскәндә тәңгәл килә иде ул. Мәктәп сүзе ата-ана өчен закон иде. Әнием ялгызы гына 9 бала үстерде. Мәктәптә бер чорда 4-5 бала укыткан әниебез айга әллә ничә җыелышка йөри иде. Җыелыштан кайтуын түземсезлек белән көтеп, тизрәк әнинең йөзенә карый идек. Шуннан бар да аңлашыла: йөзе якты булса, безне мактаганнар, ә усал булса, ачуланганнар. Бернинди белеме булмаган әниебез Макаренко һәм башка эстетикларның тәрбия турындагы сүзләрен яттан белә иде.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 49 | 17.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»