поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.07.2018 Җәмгыять

Газсыз, сусыз йортта торучы 100 яшьлек Рауза Мөхәммәдиева: «Тагын 100 ел яшәр идем»

Әңгәмәдәшем 80 яшенә кадәр сарыклар асраган. Хастаханәнең нәрсә икәнен дә белми, күз тимәсен үзенә. "100 яшендә булса да, инвалидлык буенча группада түгел, сырхауханәгә баргач, медицина карточкасы да булмавы ачыкланды", – ди оныгы Ренатның хатыны Илсөяр апа.

Рауза апа догасын калдырмый, тәсбихе һәрчак кулында. Шигырьләр дә яза әле. Элегрәк хисләрен аерым дәфтәргә теркәп барса, хәзер күңелендәгесен җырга салып көйли. Шигырьләрендә яшьлеге, бар тормышы чагыла. Ә узган гомере җиңелләрдән булмаган аның. Ире Мингазиз белән бәхет эзләп Мәскәүгә киткәч, сугыш башлана. Газиз яу кырында ятып кала. Тол хатын киредән туган ягы Балтач авылына кайта, бердәнбер улы Ирекне аякка бастыра. Төрле эшләрдә эшли: тәрбияче, умартачы, гади эшче... Ул оста тегүче дә. Гомер буе үзенә кием-салым теккән. 
 
Улы Владивостокка хезмәт итәргә киткәч, шунда гаилә кора, әмма тигезлектә озак яшәргә насыйп булмый. Өч баласын, ирен калдырып, Ирек абыйның хатыны фаҗигале төстә һәлак була. Сабыйларын ятим итәргә теләмичә, Ирек абый әнисе янына авылга кайтып төпләнә. Балаларның иң олысына да биш кенә яшь була ул чакта, Рауза әби аларга әниләрен дә алыштыра, яраткан дәү әниләре дә була. 
 
Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе. Рауза әбинең җиде оныкчыгы, онык­чыгының ике баласы бар инде. Алар гел әбиләренең хәлен белеп торалар. Әби бүген улы Ирек белән яши. Ирек абый үзе дә 77 яшендә, күзләре начар күрә, сәламәтлеге какшаган. Яшәү шартлары мактанырлык түгел. Агач өйгә газ кермәгән, мич ягалар, суны колонкадан ташыйлар. Ярый әле оныгы Ренат хатыны Илсөяр белән ике йорт аша гына яши. Алар әбиләренә ашарга пешерә, өенә су китерә, идәнен юа, мич яга. 
 
– Безгә кереп яшә дип ничә тапкыр алып чыгарга теләдек әбине – юк. Мине өемә чыгарып куегыз, ди. Башка оныклары Казанга да алып китәселәр иде – китми. Уңайлы шартлар булмаса да, үз йортында яши. Без исә кеше сүзеннән арыдык, 100 яшьлек карчыкны тыңлата алмыйсыз диючеләр дә бар. Нишләтик, аның теләгенә каршы килә алмыйбыз бит инде... – ди Илсөяр апа.

Үз өемдә – үз көем 
 
Рауза Мөхәммәдиева ветеран хатыны буларак дәүләт программасы буенча районнан торак алган алуын. Ләкин әлеге дә баягы туган нигезеннән китәргә теләмичә, район үзәгендәге йортына барып яшәмәгән. Соңрак, үзем исән чагында аз булса да ярдәм булыр, дип, аны сатып, акчасын оныкларына бүлеп биргән. 
 
Кама Тамагы районы башлыгы бу хәлне белә. Рауза әбине 100 яшьлеге белән котларга килгәч тә, аның нинди шартларда яшәвен күреп, канәгатьсезлек белдергән. Район хакимияте бу проблеманы җайга салырга вәгъдә итә. Тик дәүләт үз вакытында бер тапкыр ярдәм иткәч, күпкә өмет итеп булмас, мөгаен. 
 
100 яшьлек әбиләренең газсыз, сусыз йортта яшәве өчен оныклары уңайсызлана. Дәү әниләрен биш куллап үзләрендә яшәтергә әзерләр дә, Рауза әбинең генә үз туксаны туксан. Аны йортыннан чыгарып булмый. Сөбханалла үзе, яшәү дәрте ташып тора. Бер колагы гына начаррак ишетә башлаган. «Тагын 100 ел яшисе иде әле», – ди.

 


Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.07.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»